«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Тәҗрибә

Ак төс фәлсәфәсе

Төс. Нәрсә соң ул? Физик күренешме? Ә бәлки иҗтимагыйдыр? Төсләр һәрвакыт булганмы?

Бәлки аларны аерып исем бирер өчен кешелек тарихына билгеле бер баскычка менеп җитәргә кирәк булгандыр? Әлеге һәм киләсе саннарда мин бергәләп төсләр турында уйланырга дәшәм. Бу язмалар «төсле» белемнәр өчен энциклопедик нигез дә, тарихи искәрмә дә булырга омтылмас. Биредә төсләрнең дөньяны күзаллавыбызны ничек чагылдыруын, сөйләмгә һәм без язган тесктларга ничек тәэсир итүен күзәтеп карарбыз.

ИҢ ЭЛЕК АК ТӨС

Ак төс, һичшиксез, борынгы кешеләрнең дә тормышын чолгап алган төсләрнең берсе булган. Ак чәчәкләр, болытлар, ташлар, тешләр, аулаган хайваннарның сөякләре – барысы да ак төстә, әмма болар шулкадәр төрле нәрсәләр… Борынгы кешеләр аларны төс билгесе буенча берләштереп караганнармы икән? Ак төс иң борынгы рәсемнәрдә аз очрый, кешеләр ул чакта ак буяуны ешрак тәннәренә тамгалар төшерү өчен кулланган дип фаразлана. Әлеге тамгалар нәселләрне билгеләү яки йола өчен кирәк булгандыр.

АК ПАТШАЛАР ҺӘМ АК УРДА

Төрки халыкларда ак төс символикасы киң колачлыгы ягыннан күк төстән генә калышадыр. Топонимнарда да «ак» сүзенә еш юлыгабыз. Төркиләр өчен ак төс көнбатышны аңлаткан. Көнбатышта җәелгән рус җирләре кенәзләрен «ак патшалар» дип атаганнар. Алтын урданың көнбатыш олысы Ак урда булган. Ак урданың ишеге дә «ак», ягъни көмеш белән бизәлгән. «Көмештән суккан ак ишек»не «Идегәй» дастанында да очрата алабыз.

Борынгы халыклар һәрберсе якларны үзенчә билгеләгән. Кытайлардан кергән бүленеш буенча, төркиләр күзаллавында көнбатыш – ак, төньяк – кара, көнчыгыш – күк (яшел), көньяк – кызыл, ә үзәк сары булган. Төсләр безгә әле бу вакытта дөньяның ике капма-каршы яктан тормавын, «шытырдатып» ак-кара, яман-яхшыга бүленмәвен сөйли. Һәрбер тараф әле изге.

АКСӨЯК, АКСАКАЛ, АК ӘБИ

Шулай да ак төснең «үзгә, башка, аерылып торган» мәгънәсе дә булган. Корбанга китерү өчен борынгы кешеләр ак (яки кара) йонлы хайваннарны сайлаган, һәм ак торналарны, аккошларны изгеләштергән. Ак төснең безнең өчен иң борынгы мәгънәләренең берсен «аксөяк» сүзендә күзәтәбез. Ягъни иң элек ак төс – илаһи куәт, затлылык һәм илаһи кагылгысызлык билгесе.

Шушы ук кагылгысызлык асыл каннар белән беррәттән, өлкән яшькә җиткән кешеләргә дә бирелә. Аксакал дигәндә, ак төс чал чәчләрне һәм тормыш биргән зирәклекне белдерсә, «ак әби»гә таба ул көнкүреш, матди зарлардан ерагаюны, өлкән кешенең рухи дөньяга йөз тотуын, җирдәге төстән арынып, чистарынып, киләсе дөнья катламына күчәргә әзерләнүен дә чагылдыра. Миңа калса, ак әби образы безнең бүгенге аңнарда «божий одуванчик» гыйбарәсенә килеп кушылып, фәрештә һәм гөнаһсызлык белән тәңгәлләшә.

АК ҖИСЕМ

Рифат Сәлахның «Ак фәрештә» шигырендә кыз бала болында тузганакларның ак мамыгын туздыра, ә лирик герой аларны фәрештәгә охшатканга, бу аны дөньяның фанилыгы, кайчандыр барыбызның да җаннары тузганак мамыгы, ак фәрештәләр булып очачак дигән уйлануларга этәрә. Әлеге мотив гомуми аңда бик күптәннән булса кирәк.

«Очар безнең җаннар, очар…» (1)

Көлтәгин ташында аның үлеме турында učdï дип язылган, очты, ягъни галәм катламына күчте. Үлемне күккә күтәрелү, һавада эрү, үтә күренмәле өрфиягә әверелү итеп тоемлауны әдәбият күктән төшкән ап-ак кар образы аша чагылдыра. Мисал өчен, Шәриф Камалның «Буранда» хикәясендә ананың үлеме дөньяны кар һәм җил белән томалаган табигать көче аша сурәтләнә. «Бибинур» фильмы төп каһарман, ак яулыклы әби үлгәнен кар ява башлавы белән хәбәр итә. Болардан тыш, өрәкләр, рухлар да күп мәдәниятләрдә ак төстә дип күзаллана.

Ак төс – нәкъ менә яшәешнең төрле баскычларына күчерә торган төс. Иң элек сабый ак биләүгә төрелә, аннан туй күлмәге, иң соңыннан – кәфенлек. Өлкәнәйгәч хатын-кыз киемен акка алыштырган, бу аның репродуктив цикллары узуын һәм яңа баскычка чыгуын аңлаткан. Хәзерге аң өчен ак төс матәм хисе бирми, багышлау, хөрмәтләү, зурлау чагылышына әверелә. Ак төснең билгесезлек, серлелек, киләчәк һәм хыял аспекты taraf төркеменең «Ак җисем» җырында ачыла.

«Ак җисем нидән ерак галәмгә дәшә?» (2)

Нинди ак җисем ул? Аймы, башка күк җисемеме, әллә гади бер җиһазмы, әллә аңлашылмаган халәт иясеме? Бу җисем геройны үзенә ияртә, бер үк вакытта сагаерга, шикләнергә дә мәҗбүр итә.

ПӨХТӘЛЕК

Мин бишенче сыйныфка барганда, безнең мәктәп күлмәкле алъяпкычлы форма тектерергә булды. Яңа күлмәкнең ак якаларын һәм җиңнәрен атна саен яңартып торырга кирәк иде. Шуңа өстәп һәрберебезгә ике алъяпкыч: көндәлеккә – карасы, бәйрәм көннәренә агын киясе. Ак алъяпкыч, ак яулык, аклы ситса күлмəк, ак җəймə укыганда ук бәйрәм рухы сизелә бит! Ак төс эш киеменә батмый, элек-электән ул бәйрәмнәрдә кию өчен һәм гыйбадәтләр өчен сайланган. Ак кием кисәң – бик пөхтә һәм сак булырга кирәк. Йога студияләре иплелекне арттыру өчен кундалини дәресләренә актан киенеп килергә киңәш итә.

АК КҮҢЕЛ, АК ЭШ, АК ХЫЯЛ, АК НИЯТ, АК НАМУС, АКЛАНУ

Бүгенге сөйләмдә ак төс беренче чиратта рухи чисталыкны белдерә. Бу мәгънә Ислам дине аша килеп кергән булырга тиеш. Хәдисләр ак төсне «исәннәр һәм үлгәннәр төсе», «кабергә ятканда да, мәчеткә барганда да төренергә иң хәерле кием төсе» дип атый. Ак төс илаһи нурны символлаштыру вазифасын ала.

АК, КАРА, КЫЗЫЛ

Мишель Пастуро үзенең төсләргә кагылышлы китапларында борынгы кешеләрнең күзаллауларында өч төснең – ак, кара, кызылның өстенлеген тукыма һәм аларны буяу аша аңлата. Пастуро язуынча, иң элек кулланылган буяу кызыл төстә булган һәм тукыма да иң беренче кызылның төрле төсмерләренә буялган. Шуңа ул Аурупа халыклары өчен, мәсәлән, матурлык төсе булып киткән. Татар телендә дә матурлык төсе – кызылның бер төсмере – алсу төс. Шулай дөньяны сурәтли торган өч төп төс барлыкка килә: кызыл – буялган тукыма, ак – буялмаган һәм чиста тукыма, кара – пычрак тукыма. Ак төснең берьюлы ике антагонисты бар була.

Ак-кызыл бәйләнешен без чигүле сөлгеләрдә күрәбез. Кызыл+ак – саф көч, җетелек һәм бәйрәм, муллык халәтен сурәтләгән. Ак һәм кызыл бәйләнеше, мөгаен, дала халыклары өчен изге сөт һәм итне дә сурәтләгән булса кирәк. Сөт һәм кан бәйләнеше күп тапкыр «Идегәй» дастанында күзәтелә. Сөт образы анда татулык, тулылык, бөтенлек, иминлек төсе булса, кан – намус, дан, җир (туган җир), нәсел төсе. Чисталыкка бәйле безнең телдә [корымга буялмаган] ак мунча, [җәй көне кунарга яраклы] ак келәт, [кунаклар каршы алырга] өйнең ак ягы яши.

ЗИННӘТ

Нәсел һәм өй дигәннән… Күз алдыңа китер: балачак, агач өй, тәрәзәдән ак чаршаулар аркылы шәфәкъ нуры керә, син башыңны ап-ак мамык мендәргә салып ятасың, су буеннан тезелешеп кайткан бер көтү каз муеныңнан кочаклаган кебек була. Ак төснең йорт, иминлек, муллык, байлык мәгънәсе ак мендәрләр һәм ак мамыкларга да тоташа. Мамык мендәр – зиннәт, бер зур мендәргә дистә казның иң йомшак, иң җылы йоны җыелган бит.

Язманы тулысынча ИДЕЛнең ноябрь санында укыгыз.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое