«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
(Татар) хатыны ниләр кичерми?
Новости
Тәҗрибә

(Татар) хатыны ниләр кичерми?

Хейтерлар, каләмнәрегезне әзерли торыгыз, бүген без тыелган тема – секс һәм хатын-кыз оргазмы турында сөйләшәчәкбез.

Ни өчен татар телле журналда шундый теманы алырга булдыкмы? Чөнки кайбер галимнәр фикеренчә, татарлар барлыкка килүдә сексның да күпмедер дәрәҗәдә роле бар.

Эволюция ягыннан караганда, хатын-кыз оргазмы бик кызыклы күренеш. Ул репродуктив сәләткә берничек тә тәэсир итми. Аны акыл тешләре яки ир-атларның имчәкләре белән чагыштырырга булыр иде – функциональ яктан алар безгә исән калу өчен кирәк түгел. Бәлки ул очраклы «уңыш» кынадыр, ә бәлки бу табигатьнең катлаулырак хәйләседер! Бу мәкаләдә шуны ачыкларга тырышырбыз.

Ир кешегә оргазмның ни өчен кирәк булуы күпмедер дәрәҗәдә аңлашыла. Гадәттә ир кеше оргазмы эякуляция – ягъни аталык орлыгы бүлеп чыгарылу белән бергә бара. Ләкин ир-атларның бер өлеше (5 % тан кимрәк), эякуляция вакытында оргазм хис итмәскә дә мөмкин – бу сирәк очрый торган аноргазмия патологиясе белән бәйле. Оргазмны тоймасалар да, мондый ирләрнең бала ясау мөмкинлеге кимеми. Шулай ук күпчелек хайваннарга оргазм хис итү хас түгеллеге дә оргазмның кирәклелегендә шик уята.

КОНФЛИКТЛАРНЫ ХӘЛ ИТҮ ЧАРАСЫ

Танылган профессор, биология фәннәре докторы Вячеслав Дубынин фикеренчә, хайваннар арасында оргазмны дельфиннар һәм кайбер приматлар тоя. Бонбо шимпанзесының, мәсәлән, конфликтларны хәл итәр өчен җенси мөнәсәбәтләр куллануы аларның бу процесстан рәхәтлек алуы турындагы нәтиҗәгә этәрә. Ул аларга агрессия һәм киеренкелектән арынырга ярдәм итә.

Башка хайваннарның оргазм тоюы турында төрле галимнәрнең фаразлары аерыла – кайберләре фикеренчә, эт һәм дуңгызлар да оргазм тоярга сәләтле.

Шулай да, хәзерге тикшеренүләргә таянып, хайваннарның һәм кешеләрнең сексуаль гадәтләрен чагыштыру дөрес түгел, чөнки кешеләрнең сексуаль тормышы хайваннарныкыннан күпкә катлаулырак. Кешеләрнең җенси активлыгы, хайваннарныкы кебек гормональ фон үзгәрешенә һәм овуляциягә генә таянмый. Кешенең сексуаль тормышы эмоциональ, психологик хәләтенә һәм башка бик күп факторларга бәйле. Хатын кызлар өчен бигрәк тә күп төрле факторлар, шул исәптән элеккеге тәҗрибә һәм партнерның статусы да зур рольгә ия.

БАШ МИЕНӘ РӘХМӘТ

Физиологик яктан оргазм – ихтыярсыз, ягъни безнең контрольдән тыш мускул кыскаруы дип әйтергә була, мәсәлән, көзән җыерган кебек. Ләкин ул рәхәтлек бирә, чөнки оргазм вакытында организмда бер өем гормон бүленеп чыга.

Оргазм вакытында кан йөреше тизәюе белән бергә, баш мие активлыгы артуын ачыклаганнар. Тикшеренүләр барышында эмоцияләр формалаштыру өчен җаваплы гипокамптта, миндальсыман тәнчектә һәм гипоталамуста нейроннарның активлашуы күзәтелгән.

Димәк, оргазм өчен җавап бирә торган төп орган – баш мие дигән нәтиҗә ясарга була. Әлеге нәтиҗәгә өстәмә итеп, йоклаганда хис иткән оргазмнарны да искә алырга була. Бу оргазм җенес органнарын стимуляцияләмичә булуын исәпкә алсаң, баш миенең роле аеруча зур икәнен дә ассызыкларга була.

ҖЕНЕС АЕРМАЛАРЫ

Әле карын эчендә булганда, аерым бер вакытка хәтле баланың җенесен аерып булмый. Булачак кыз яки малай эмбрионы физиологик яктан тулысынча тәңгәл килә. Эмбрионнарның җенси органнарындагы нерв юллары да бер үк төрле була. Ләкин аерым бер периодта, ир затындагы баланың җенси органнары тышка чыгып, хатын кызныкы эчке якта калып формалашып бетә.

Шул рәвешле ир-атның җенси органында нерв юллары тышкы якта кала, шуңа күрә алар оргазмга җиңелрәк ирешә. Хатын-кызның исә бала тапканда авырту тоймас өчен җенси органнары системасында нерв күзәнәкләре санаулы гына. Ә аның концентрациясе – хатын-кызның клиторында (ул ир-атларның җенес әгъзасының аналогы кебегрәк, шулай ук стимуляциягә реакция бирә).

1683 пар арасында оештырылган сораштыру күрсәтүенчә, ирләрнең – 87% ы, хатын-кызларның 49% ы гына оргазм кичерә.

ДАИМИ ПАРТНЕР НИГӘ ХАҖӘТ?

Хатын-кыз оргазмына уңай яки тискәре тәэсир итүче факторлар арасында демография, хатын-кызның мөстәкыйльлеге, белеме һәм яше (уңай якка таба), ниндидер традицион яки дини ышанулары (ешрак тискәре контекстта) тәэсир итә.

Австралия галимнәре 5118 кеше арасында үткәргән сораштыруга ышансак, хатын-кыз оргазмы ихтималына тәэсир итә торган бердәнбер уңай фактор – даими партнер булдыру. Шулай, сораштыруда катнашканнар арасында даими һәм озак бер кеше белән мөнәсәбәтләр төзүчеләрнең 70% ы оргазм тоюы турында хәбәр иткән. Даими партнеры булмаганнар исә 49% очракта гына ләззәт алган.

Ир кеше белән хатын-кызның оргазмы физиологик яктан күпмедер дәрәҗәдә аерыла.

Эякуляциядән соң, ир кеше организмында норадреналин, серотонин, окситоцин, вазопрессин, азот оксиды, пролактин һәм башка гормоннар бүленеп чыга. Әлеге гормоннарның, бигрәк тә пролактинның артуы йокыны китерә. Окситоцин гормоны киеренкелек кимүенә – стресс халәтеннән чыгуга китерә. Күзәтүләргә караганда, секстан соң йокы килү күренеше ир җенесендәге хайваннарга да хас икән.

Иң кызыгы: партнер белән бергә алган оргазм үзеңне стимуляцияләүдән алган оргазмнан гормоннар күләме белән аерыла.

ХИССИ БӘЙЛЕЛЕК

Ир кешегә, эякуляциядән кала, оргазмның ни өчен кирәк булуы турында теория бар. Гормоннар коктейле пар арасындагы мәхәббәтне арттыра. Оргазм вакытында окситоцин – тынычлык хисе бирә торган гормон һәм вазопрессин – якын күрү, ияләшү хисен барлыкка китерү өчен җавап бирә торган гормон күләме арта.

Мондый бәйләнеш яңа туган бала белән ана арасында да була. Ягъни, гормоннар ярату һәм эмоциональ бәйлелек хисе тудыра. Бу булачак балаларның исән калу шанслары күбрәк булсын өчен кирәк. Кеше баласының үз-үзен тәэмин итә алмый торган чагы башка имезүчеләр белән чагыштырганда күпкә озынрак (якынча 4-6 ел). Бу ир кешегә җенси мөнәсәбәтләрдән соң, булачак гаиләсен ташлап китмәс өчен кирәк.

Хатын-кыз оргазмын өйрәнүче биологларга психологлар кушылгач, алар сорауларына мондый җавап формалаштыра алган: хатын кызның оргазмы партнерны сайларга ярдәм итә. Эш шунда ки, күзәтүләргә караганда, хатын-кыз оргазмны үзе турында гына уйламыйча, хатын-кызны кайгыртучы, аңа карата игътибарлы булган ир-ат белән ешрак тоя. Эволюция күзлегеннән бу хатын-кызга яхшы күңелле, кайгыртучан партнер сайлау һәм шундый ук балалар үстерү өчен кирәк.

Ничек кенә булмасын, хәзерге фән тулысы белән бу теманы өйрәнмәгән, бөтен үткәрелгән тикшеренүләр шактый яңа икәнен билгеләргә кирәк. Оргазмның хатын-кыз организмы өчен дә, ир кеше организмы өчен дә уңай тәэсирен – стресс белән көрәшергә ярдәм итүен билгеләргә була. Бу мәкаләдә без бернинди киңәшләр дә бирмибез. Ләкин сез үзегез фәнни эзләнүләргә карап, нәтиҗә ясый һәм аларны тормышта куллана аласыз.

Мәкаләне бөек классик сүзләре белән бетерәсе килә: «Сугышмагыз, сөешегез!»

Әлеге материалны әзерләргә КФУның Фундаменталь биология һәм медицина институты, кеше һәм хайван физиологиясе кафедрасы доценты, биология фәннәре кандидаты Розенталь Светлана Геннадьевна ярдәм итте.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое