«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Өчпочмак энергияне каян ала?
Новости
Фән

Өчпочмак энергияне каян ала?

Без һәркөнне каядыр чабабыз. Сөйләшәбез, язабыз, кул болгап сәлам бирәбез, социаль челтәрләрне тикшерәбез, эшлибез, ризык әзерлибез...

Кайберәүләр тормышларына физик күнегүләр, бию хәрәкәтләре дә өсти. Болардан тыш, без күрмәгән яшерен дөньяда – тәнебездә дә иксез-чиксез процесслар бара. Йөрәк тибә, күз ачып йомган арада сигналлар тиешле урыннарга барып җитә, ферментлар, медиаторлар, әллә ниләр барлыкка килә. Болар өчен һичшиксез бик күп энергия таләп ителә. Ул куәт кешегә каян килә соң? Әлбәттә, ризыктан! Ә ризыкка каян?.. Әйдәгез әле, шул энергиянең юлын күзәтеп карыйк.

Башта үзебезнең организмга күз салыйк. Әни пешергән өчпочмак иң элек ашкайнату системасында молекулаларга таркала: камыр, суган һәм бәрәңгедә булган крахмал – глюкозага, итнең аксымнары – аминокислоталарга, майлар – май кислоталарына әйләнә.

Бу вакытта бераз җылылык бүлеп чыгарыла, тик энергия беркайда да тупланмый. Эчәклектә алар канга сеңеп, тән буйлап таралышалар.

КАДЕРЛЕ ШИКӘР

Күзәнәкләрнең иң яраткан һәм көтеп алганы – глюкоза, ягъни шикәр. Инсулин ярдәмендә ул күзәнәк тышчасы аша үтеп керә һәм цитоплазмада тагын да таркатыла башлый. Әлеге процесс гликолиз дип атала һәм кислородсыз башкарыла. Монда барлыкка килгән кислоталар көч станцияләре – митохондрияләргә барып җитәләр. Матдәләр Кребс боҗрасында әйләнеп алганнан соң, гаҗәеп катлаулы төзелгән аксым комплекслары, ниһаять, кислород сарыф итеп, универсаль энергия чыганагы – АТФ (өч фосфатлы аденозин) молекулалары барлыкка китерә. Ә аларны инде теләсә кайсы эштә кулланырга мөмкин. АТФны хәтта күзәнәкләрнең төп валютасы дип атыйлар. Көч сарыф итәргә җыенасызмы? Рәхим итегез, берничә молекула түләгез.

Кандагы шикәрнең барысы да берьюлы сарыф ителеп бетми. Бер өлеше гликогенга әйләнеп, бавыр һәм мускулларда туплана. Кирәге чыкканда, глюкагон гормоны аны кире глюкоза молекулаларына таркатып бирә. Әгәр туплану чоры озаккарак сузылса, май катламнарына әверелергә дә ерак калмый.

ӘЙБӘТЛӘП СУЛАГЫЗ!

Бу урында сулышның да әһәмияте бик зур. Туклыклы матдәләрдән энергияне алу өчен кислород таләп ителә бит. Әгәр ул җитәрлек булмаса, «әчү» процесслары башлана һәм глюкоза сөт кислотасына әверелә (нәкъ суыткычта озак торган сөт әчегәндәге шикелле). Гадәттә бу хәл бик тырышып авыр физик күнегүләр ясаганнан соң яки күп чакрымнарга йөгерүдән килеп чыга. Тәндә тупланган сөт кислотасы бераз мускуллар авыртуы сыман җайсыз кичерешләр аша үзе турында белдереп тора.

Ә ӨЧПОЧМАК ЭНЕРГИЯНЕ КАЯН АЛА?

Ярый, монысын ачыкладык, ди. Ә глюкозага һәм аны сыйдырган өчпочмакка мондый кодрәт һәм сәләт каян килгән? Фотосинтез! Без тырышып үстергән бәрәңгеләр бакчада җәй буе кояшка үрелеп, аның көчен «батарейларга» җыеп утыралар. Һавадан углерод диоксиды (без сулап чыгарган углекислый газ), җирдән су алып, алар шушы ике гап-гади матдәне – шикәргә, ә соңыннан крахмал һәм целлюлозага әйләндерәләр. Моның өчен аларның күзәнәкләренә яшел төс бирүче хлорофилл, рубиско дип аталучы фермент (аксым) һәм кояш нурлары да таләп ителә. Чын могҗиза түгелме?

Өчпочмакта ит тә бар, ул да туклыклы. Бозауларыбызның да җәй буе сусыл үлән утлап йөргәнен онытмыйк. Камыр өчен йомырка салган тавык та ярма чүпләгән.

БЕТМӘС КӨЧ

Шулай итеп, озын-озын чылбырлар, миллион чакрымнар аша кояшның көче безгә килеп җиткән. Һәр күзәнәгебездә янган кечкенә генә «учак» шул көчне тышка чыгара. Бу чыннан да шулай, чөнки чын учак янганда чыккан яктылык һәм җылылык – шул утыннарның кайчандыр фотосинтез барышында туплаган көче. Бүлмәбездәге лампа уты да кайсыдыр җылылык электр станциясендә янган күмер исәбенә барлыкка килә бит, димәк, ул да 300 миллион ел элек, күмер чорында җыелган кояш нурларын безгә җиткерә. Киләсе юлы тәмле итеп ашаганда яки спорт белән шөгыльләнгәндә болар турында искә төшерергә онытма!

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое