«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Лайфстайл

Айгөл Әхмәтова: «Кибеттәге бәяләр канәгатьләндерми икән, үзем тегәм»

Айгөл исемле булса да, үзенә «Ай» дип эндәшкәннәрен ярата.

Чыннан да, ай кебек ул – серле, чибәр һәм үзенә тартып тора торган көчкә ия. Бүген сине «MOÑ», «Угол», «Особняк Демидова» театр мәйданчыклары актрисасы, режиссер ярдәмчесе һәм администраторы Айгөл Әхмәтова белән таныштырам.

АЙ һәм ГӨЛ

– Ни өчен «Ай»?

– Абыем Таһир булганга, әбием миңа Зөһрә дип кушарга теләгән. Әмма әнием башка исемне сайлаган – мин аңа моның өчен рәхмәтле. Шулай итеп, Айгөл дип кушканнар. Мәктәптә укыганда, рус кызларына кызыга идем. Ни өчендер, алар миңа ирекле тоелалар иде. Шуңа берара үз исемемне рус исеменә алыштырасым килде. Җитмәсә, татар булуым йөземә үк чыккан. Бераз үсә төшкәч, татарлыгыма мәхәббәт уянды, шундый нык горурлана башладым. Исемемне дә яраттым.

Аннары тагын бер нәрсә... Мин психологка йөрим. Сеансларда үземнең ике ягым булуын ачыкладым һәм шуларның икесен бергә яшәтергә тырышам. Көчле, һәрвакыт игътибар үзәгендәгесе – «ай», ә «гөл» – эчемдәге назлы, бөтен кешегә дә күрсәтә алмый торган икенче ягым. Шуңа сез нәкъ менә «Ай»ны күрәсез.

- Сәхнәгә тартылуың турында сөйлә әле.

– Балачакта үземне ямьсез дип саный идем, моны үзгәртү юлларын эзләдем. Харизманы үстерергә тотындым. 5 нче сыйныфта сәхнә тормышына кереп киттем: бәйгеләр, концертлар... Һөнәр сайларга вакыт җиткәч тә, театраль өлкәдән тыш башка юл турында уйламадым да. Миңа уку, персонажларны өйрәнү, анализлау ошый, игътибар үзәгендә булырга яратам.

ҮЗТӘНКЫЙТЬ ҺӘМ РӘХМӘТЛЕ БУЛУ

– Ягъни белемең буенча син актриса?

– Казан мәдәният институтында режиссерлыкка укыдым мин. «Созвездие-Йолдызлык» театрында эшләп алдым, аннары чаралар оештыру өлкәсенә күчтем. Параллель рәвештә «Угол» театры проектларында да катнаша идем. Берара җырчы «Лейна»ның концерт директоры булып эшләдем. Шул вакытта ук «Живой город» фонды оештыручыларының берсе Инна Яркова белән таныштым. Ул мине «MOÑ» мәйданчыгына чакырды. Инде дүртенче ел биредә эшлим.

– Үзеңне еш мактыйсыңмы?

– Мин күбрәк үз-үземдә казынырга, тәнкыйтьләргә яратам. Соңгы тапкыр үземне мактавым апрельдә ике параллель проектта катнашкан вакытка туры килде. Бер мәйданчыкта бик заманча, үзгә лаборатория бара. Икенчесендә – бөтенләй башка команда, режиссер, таләпләр. Процесста рәхәтләнәсең, ә арыганлык һәм үзеңә рәхмәле булу соңыннан гына килә.

– Көчле якларыңны беләсеңме?

– Мин бик җаваплы, игътибарлы һәм процесс эченә тиз кереп китәм. Шулай ук, эмпат мин. Берәрсенең моңсу йөзен күрсәм, шунда ук аның хәлен белеп, юатырга телим. Күптән түгел спектакль алдыннан хезмәттәшләрем белән каһвә эчәргә кердек. Өстәл янында елап утырган кызга күзем төште дә, үземне озак телгәләгәннән соң, барыбер янына барып, кочакларга рөхсәт сорадым, спектакльгә дәштем. Бер карасаң, аның тормышына катышмасам да була иде. Бәлки, ул ярдәм итүләрен теләмәгәндер дә…

ТӨПСЕЗ ШКАФ

– Синең өчен кием – нәрсә ул?

– Үз-үземне иҗатчы буларак күрсәтү.

– Бервакыт гримеркадагы өстәлеңдә тегү машинасы күрдем, син үзең дә кызыклы киемнәр тегәсең бит? Нинди тәҗрибәләр ясыйсың?

– Дусларым гел: «Синең шкафыңның төбе юкмы әллә, көн дә кием алыштырасың?» – дип сорый. Шкафымда Нарния юк, мин бары тик киемнәрне бер-берсе белән төрлечә аралаштырырга яратам. Мин бай гаиләдән түгел, балачакта киемнәрем чикле булган, шуңа хәзер шул дефицитны «тулыландырырга» тырышам, күрәсең. Гомумән, киенү процессын яратам. Иртән көн образын сайлауны мин ритуал дип кабул итәм.

– Беркайчан да кимәм дигән әйберләрең бармы?

– 26 яшемә кадәр кыска итәк шул исемлектә иде. Шулай ук балачактан кереп калган чикләү инде. Бер тапкыр кыска итәк киеп карадым да, ошады. Тагын... бәлки, артык ялтыравыклы кием кимәмдер.

– «Дөньядан качасы» килгән көннәрдә нинди кием эченә «яшеренәсең»?

– Андый көн өчен размерсыз чалбарым һәм зур худи бар.

– Парфюм да образның бер өлеше бит.

– Әйе, образыма, кәефемә карап парфюмны да сайлыйм. Бер брендның бөтен төрен алып бетердем бугай.

– Үзең теккән әйберләреңне бүләк итәсеңме?

– Тегү турында сорау бирерсең дип көтмәгән идем, дөресен генә әйткәндә. Минем күптәнге зур хыялым бар. Кызлар өчен өйдә кия торган кием коллекциясе чыгарасым килә. Еш кына кибетләрдә манекеннарны карап узам да, матур әйбернең бәясен карыйм, үз бәясенә тормый ич бу әйбер, дип уйлыйм. Тукыма сатып алам да, рәхәтләнеп үзем тегәм. Бүгенге образымдагы сетка да макраме гына бит – бер авырлыгы юк. Дусларым, хезмәттәшләремә шулай ук макраме техникасында ясалган чәчәк савыты өчен тышлыклар бүләк иткән идем.

КӨЧЛЕ ҺӘМ СЕРЛЕ ТАТАР ХАТЫН-КЫЗЫ

– Синеңчә, замана татар хатын-кызы нинди ул?

– Күптән түгел узган гасыр башында үзләре турында дөньяга белдергән өч хатын-кыз турында «Табу» спектаклен куйдык. Бу проектта шундый нык катнашасым, шушы героинялар турында сөйлисем килә иде. Татар хатын-кызы бик көчле ул. Теләсә нинди авырлыкларны да җиңеп чыга ала. Һәм бик нәзакәтле – кая гына барса да, үзе белән шушы җылылыкны йөртә. Мин бу турыда озак сөйли алам кебек… Һәм бик серле дә әле ул.

– Укучыларыбызга көзге күңел төшенкелегеннән саклану өчен киңәшләр бир әле.

– Үз-үзебезне җылытыр өчен юллар табарга кирәк: җылы, рәхәт, матур төсләрдәге киемнәр киегез, тәмле ризык белән сыйланыгыз, үләнле чәйле термос йөртегез, якты фильмнар карагыз, романтик китаплар укыгыз, дусларыгыз белән очрашып, өстәл уеннары уйнагыз, пицца пешерегез!

– Синең уеңа еш килә торган цитата яки сүз?

– Тормышның рәхәтлеге – гадилектә. Йөзегемдә дә язылган: «Просто делай – делай просто». Тормышыгызда могҗиза «тотарга» онытмагыз. Гомумән, кешеләр – ул могҗиза.

фото: Фирүзә Вәлиева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое