«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Быел укырга мәслихәт китаплар
Новости
Лайфстайл

Быел укырга мәслихәт китаплар

Бу юлы без быел син һичшиксез укырга тиешле китаплар исемлеген төзедек.

Фәрһад Бәхтияри, композитор:

Балачакта гаиләмдә олылар бу әдипнең исемен вакыт-вакыт телгә алалар иде. Шуңа урта сыйныфларда аның бер зур китабын җәй көне укып чыгарга уйладым. Ләкин ерып чыга алмадым. Теле авыррак булды. Соңгы елларда бу китап күзгә еш чалына башлады. Җитмәсә Татарстан радиосында шәп радиоспектакль әзерләнде, Мәскәүдә бер китапханәдә көтмәгәндә шул әсәрнең латин имлясындагы басмасын очраттым. Сораша торгач, яңа имлядагы искерәк нөсхәсе дә табылды. Укымый, тыңламый калырга мөмкин түгел инде, кыскасы. Катлаулы чорлар – казакъның думбра көйләре кебек эчкерсез, корты сыман тозлы, кымызлары кебек шифалы да, әче дә чынбарлык. Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» китабын бик киңәш итәм.

Галимҗан Ибраһимов, «Казакъ кызы» 12+

Галимҗан Ибраһимов – шактый авыр язмышлы татар классик язучысы. Аның иҗат юлы да тормышы кебек катлаулы булып чыга. Шул ук «Казакъ кызы» романын бастыру да җиңелләрдән бирелми. Язучы әсәрне ике ел дәвамында яза. Бастырырга «Вакыт» нәшриятына бирә, әмма нәшриятка тентү белән киләләр һәм кулъязма югала. Берничә елдан соң Галимҗан Ибраһимов үзендә калган караламаларны тагын бер мәртәбә барлап җыя, әмма аның үзен кулга алалар һәм кулъязмалардан 70 бит югала. Шулай, 1911 елда чыгарга тиеш булган әсәр 1923 елда гына дөнья күрә. Әдип анда кардәш казакъ халкының XIX йөз ахыры – ХХ йөз башындагы тормыш күренешләрен, гаилә һәм ыруглык мөнәсәбәтләрен, гореф-гадәт, йолаларын гаҗәеп тәэсирле итеп сурәтли.

Раилә Илаева, укытучы

Финанслар белән бәйле әдәбият һәрвакыт популяр булачак, якын арада кирәге дә чыгып куюы бар. Шундый китаплардан иң кызыклысы – Теодор Драйзерның «Финансист» романы. Китап сюжеты чын тормыштан алынган. Әсәрдә яшь һәм табигатьтән сәләтле финансист турында сүз бара. Романны укучы бик күп икътисади терминнарга юлыга: опцион, диверсификация, альфа коэффициенты, спред, хеджер һ.б. Моннан тыш китап үзенең сюжеты белән шаккатыра! 21 яшьлек гади маклер үзенең башы, нык холкы белән бар тормыш авырлыкларын җиңә ала! Нинди генә махинацияләр ясалса да, банкрот калса да, аның гел запас варианты бар, һәм иң мөһиме, ул үз-үзенә бик нык ышана!

Теодор Драйзер «Финансист» 16+

«Финансист» – Америка язучысы, журналист Теодор Драйзерның иң беренче зур әсәре дияргә була. Төрле чорларда бик күп тәнкыйтьләнгән китап. Мәсәлән, Совет чорында китапны материализм культы һәм акчага табыну дәреслеге дип атыйлар. Бүгенге көндә китапта язылган идеяләр янәдән актуаль. Акча һәм финанс мөмкинлекләре – иң беренче чиратта мөмкинлекләр. Китапны икътисад факультеты профессорлары укырга киңәш итә. Кемдер бу китапны XIX гасыр биржа икътисад дәреслеге дип атый. Финанс грамоталыгын арттыру өчен файдалы булудан тыш, әсәрнең сюжеты да бик мавыктыргыч.

Денис Рафиков, студент:

Бу китаптан алынган цитаталарга социаль челтәрдә юлыккалаганым бар иде, кызыктыргач, тулысынча укып карарга булдым. Үкенмәдем, әсәр тирән тәэсир калдырды. Джон Гаттоның «Фабрика марионеток» әсәре дәүләт белем бирү системасының асылы турында. Автор фикеренчә, бүгенге көндә мәктәпләр кешегә белем бирми, нибары аны буйсынырга өйрәтү белән шөгыльләнә. Мәктәп кешеләрдән система «шөрепләре» ясый, аларны буйсынырга мәҗбүр итә һәм тәнкыйди фикерләүне «баса» дип яза автор һәм фикерен үзенең укытучылык тәҗрибәсеннән чыккан үрнәкләр белән тулыландыра. Әсәрне «эссе» дип атау дөресрәк булыр, ул шактый тиз укыла һәм уйланырга мәҗбүр итә.

Джон Тэйлор Гатто «Фабрика марионеток. Исповедь школьного учителя» 16+

Джон Тэйлор Гатто – 30 еллык мөгаллимлек тәҗрибәсеннән соң, замана мәгариф системасы, аның максатларын, тарихын һәм нәтиҗәләрен тәнкыйть итеп берничә китап язган автор. 1989, 1990 һәм 1991 елларда Нью-Йоркның «Ел укытучысы» буларак таныла. Гатто үзенең укытучылык юлында сәләтләрен югалткан һәм гаиләләре җимерелгән хисапсыз кешеләрне күргәч, мәктәп урлаган вакытны гаиләгә кире кайтарырга киңәш итә. Әти-әниләрне үз баласына игътибарлырак булырга чакыра.

Гөлнара Әхмәтова, сценарист, режиссер:

Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» романын укырга киңәш итәм. Мавыктыргыч сюжет, иске татар авылының көнкүреш hәм гореф-гадәтләре, мәхәббәт драмасы – укучыны җәлеп итү өчен барлык ингредиентлар да бар. Мин бу китапның гади, беркатлы, әмма игелекле һәм ахыргача яхшылыкка ышанган геройлары өчен чын күңелдән борчылдым. Милләттәшләрем тормышының нечкәлекләре минем үз тормыш тәҗрибәмне һәм эчке дөньямны баетты кебек, татарлар тарихының бу битен ачу бик кызыклы булды.

Мәхмүт Галәү «Мөһаҗирләр» 12+

Роман укучыны ХIХ гасыр ахыры мохитенә чумдыра. Казан губернасының кайбер татар авылларында халык санын алу вакытында крестьян чуалышлары башлана. Моның сәбәбе – татарларны яңадан чукындырачаклар дигән имеш-мимешләр hәм, гомумән, крестьяннарның авыр тормышы. Романның геройлары – әнә шундый авыл халкы, бәхет эзләп, Төркиягә күченеп китәргә карар кыла. Геройлар яңа җиргә, яңа тормышка зур өметләр баглый, әмма юлда аларга күп кыенлыклар аша үтәргә туры килә. Сүз уңаеннан, «Мөһаҗирләр» романын сез аудио форматында да таба аласыз. Моннан тыш, Г.Камал театрында әсәр буенча куелган спектакль дә бара.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое