Биләр дәүләт тарихи-археологик музей-тыюлыгы 15 нче ел рәттән йөзләгән сәләтле яшьне каршы алды.
26 июньдә биредә XV Халыкара яшьләр уку-укыту форумының беренче сменасы — «Алдынгылар Биләр форумы» үз эшен башлап җибәрде.
Быелгы форумның тәүге сменасы Россия балалар һәм яшьләр оешмасы «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә үткәрелә. Биләр җиренә Татарстанның төрле районнарыннан 12–17 яшьлек 800 гә якын сәлкеш җыелды. Аларның һәркайсы конкурс сайлап алуын узган. Форумга эләгү өчен катнашучылар «Остазлар» темасына эссе әзерләгән һәм шәхси уңышларын чагылдырган портфолио юллаган.
27 июньдә форумның рәсми ачылышы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, Татарстан Республикасындагы «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы рәисе Тимур Җәүдәт улы Сөләйманов чыгыш ясады.
«Сезнең һәрберегез үзенчәлекле. Сезнең һәркайсыгыз — кечкенә бер дөнья, кечкенә генә галәм, ә бергә без — зур җиһан. Безне уртак тарих берләштерә, һәм ул безнең киләчәгебез белән тыгыз бәйләнгән. "Алдынгылар" сәләтле, ә сәлкешләр — һәрвакыт алдынгы. Башкача була да алмый! Бирегә, изге Биләр җиренә, мин килмим — мин Биләргә кайтам. Монда булганда һәрвакыт бөек бер хис кичерәм. Уйлап карагыз: мең еллар элек монда Константинопольдән соң зурлыгы буенча икенче урында торган шәһәр булган! Бүген без тарихның бу катламын күз белән күрә алмыйбыз. Әмма аны тоярга, өйрәнергә һәм аның турында хыялланырга мөмкин», — диде ул.
Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Анатолий улы Демидов та сәлкешләрне сәламләде.
«Яшьләр көнендә Биләрдә иң сәләтле һәм иң алдынгы яшьләрнең җыелуы — үзе бер зур вакыйга. Җәйнең бу атнасын мөмкин кадәр файдалы һәм күңелле итеп үткәрергә тырышыгыз!» — диде ул.
Беренче сменаның төп темасы — остазлык һәм лидерлык. Форум программасы укучыларда җаваплылык хисен, лидерлык сыйфатларын һәм командада эшләү күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән. Балалар көн дәвамында 12 юнәлеш буенча белем алачак. Алар арасында мәгариф, фән, мәдәният, экология һәм башка өлкәләр бар. Сәлкешләр остаханәләрдә катнашып, алган белемнәрен практикада сынап карый алачак.
Быелгы яңалыкларның берсе — «Биләр. Тамырлар» проекты. Аның кысаларында археолог, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы «Биләр дәүләт тарихи-археологик музей-тыюлыгы» директоры Зөфәр Гомәр улы Шакиров балаларны тарих һәм археология һөнәре белән таныштырачак.
Белем бирү программасында төрле өлкәләрдән чакырылган экспертлар чыгыш ясый. Практик психолог һәм арт-терапевт Анна Костюкевич иҗат аша эмоцияләр белән идарә итү серләрен өйрәтә. Нейрокоуч Анастасия Христич эмоциональ интеллектны үстерү алымнары турында сөйли. Бизнес-остаз Дмитрий Шакирҗанов һөнәр сайлау һәм карьера белән идарә итүгә багышланган очрашулар үткәрә. Социаль проектлар буенча белгеч Әлфия Сафина грант гаризалары әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклаша. Педагогика фәннәре кандидаты Галина Комарова сулыш алу һәм антистресс техникалары белән таныштыра. Психолог Людмила Горяная нәтиҗәле аралашу күнекмәләренә багышланган дәресләр үткәрсә, педагог-коуч Гөлнар Шәмсетдинова яшьләр белән заманча остазлык алымнары турында фикер алыша.
Биләрдәге форум атмосферасын быел да онлайн күзәтергә мөмкин. «Җанлы Сәләт» проекты аша көн саен форум яңалыклары, репортажлар һәм туры эфирлар тәкъдим ителә. Трансляцияләр «Сәләт»нең рәсми ВКонтакте аккаунтларында алып барыла.
Быел «Сәләт» форумы 26 июньнән 29 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Дүрт смена кысаларында Татарстан районнарыннан, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән 6 меңгә якын сәләтле бала, яшьләр һәм остазлар бер мәйданчыкта очрашачак. Проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Нет комментариев