«Ал да гөл, ал да гөл, монда рәхәт шуны бел!» сүзләрен һәр Сәләтле яттан белә һәм дәррәү килеп, аланнарны яңгыратып җырлый.
Ел саен меңләгән яшьләрне берләштергән Сәләт мохитендә яңгыраган әлеге сүзләр күпләр өчен җәйнең иң җылы хатирәләре белән бәйле. Нәкъ менә шушы көчле энергия, ихлас эмоцияләр һәм бердәмлек хисе яңа җырга илһам бирде.
Быелгы җәйдә Сәләт атмосферасын музыкаль форматта саклап калучы өр-яңа җырны Илгиз (ILGIZ) һәм Malsi Music (Ислам Вәлиев) тәкъдим итә. Җыр сүзләрен музыкантлар шагыйрә Зөләйха Камалова белән берлектә яза.
Композициядә Сәләт рухы, алан тормышының иң якты мизгелләре, дуслык, иҗат һәм яшьлек хисләре чагылыш таба. Җырның сүзләре дә, көе дә беренче тыңлаудан ук күңелгә кереп кала һәм яңадан-яңадан кушылып җырларга этәрә.
Артислар «Сәләт»нең беренче сменасы – «Алдынгылар Биләр Форум» да әлеге җыр белән 800дән артык бала алдында чыгыш ясады.
Җыр инде барлык төп музыкаль мәйданчыкларда да тыңлау өчен ачык. Аны үзеңнең плейлистыңа өстәргә, дусларың белән бүлешергә һәм Сәләтнең җәйге атмосферасын теләсә кайсы вакытта яңадан тоярга мөмкин.
Әгәр син дә быелгы җәйнең иң күңелле мизгелләрен хәтердә яңартырга телисең икән, яңа трекны тыңла, кушылып җырла һәм Сәләт рухын бөтен республикага тарат!
Нет комментариев