«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәдәният

Театр бутафорлары: «Сезгә шулай тоела гына...»

Театр тормышы белән якынрак танышкан саен, сәхнә артында күпме тылсым яшерелгәненә инанасың.

Без театр серләрен өйрәнүне дәвам итеп, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының бутафор цехында булдык. Спектакльдә актерлар куллана торган реквизитларны ясаучылар белән таныштык.

НӘРСӘ УЛ БУТАФОРИЯ?

Сәхнәдә тормыш чынбарлыгын тудыруда гаять зур урын алып торган реквизитлар бутафория предметлары дип атала. Сәхнә өчен ясалган декорацияне (чын әйберләрне алмаштырырлык итеп ясалган муляж – җиһазлар, скульптура, савыт-саба, бизәнү әйберләре, корал, кием-салым һ.б.) рәссам-бутафорлар ясый.

Бутафор барлык эшне диярлек эшли белергә тиеш. Чөнки аннан эретеп ябыштыру, тегү, рәсем ясау, төрле материаллардан өлгеләр ясау, сызу, физика, хәтта химия өлкәләрен белү таләп ителә. Әлбәттә, беренче чиратта, бутафор сәнгатен белергә һәм күзаллауга ия булырга тиеш, калганын практикада өйрәнергә мөмкин.

Декорация элементлары, костюмнар яки реквизитлар әзерләү өчен бутафор спектакльне куючы режиссер һәм сәнгать цехыннан башлап, эретеп ябыштыру-механика цехы, сәхнә механиклары белән хезмәттәшлек итә.

Менә шушы җаваплы һәм киңкырлы эшне Тинчурин театрында башкаручылар белән танышыйк.

«ИҢ КАДЕРЛЕ НӘРСӘ – ВАКЫТ»

Лидия Скопа, тумышы белән Түбән Новгород шәһәреннән. Кечкенәдән рәсем сәнгате белән кызыксына. Тормышын шушы өлкә белән бәйләвен гаиләсендә рәссамнар булуы белән аңлата.

– Театр училищесын тәмамлагач, кияүгә чыгып, Казанга килдем. Курчак театрында эшләгәннән соң, бер-бер артлы балалар табып, озак вакыт эштән туктап тордым. 2007 елда Кариев театрында эшли башладым. Анда 17 ел бутафор вазифасын башкарганнан соң, язмыш мине Тинчурин театрына китерде. Бутафория ул – бик кызыклы өлкә: без сатып алырга мөмкин булмаган, ләкин чын тоелган предметлар ясыйбыз, декорацияне эшләүдә катнашабыз, кайчак костюмнарга элементлар ясыйбыз. Безнең эштә бер-береңне аңлау бик мөһим. Цехта өч хатын-кыз эшлибез, үзара дус тату, һәрвакыт аралашып торабыз, чөнки монда башкача була алмый. Бутафор эшенең авыр ягы – зур декорацияләр белән эшләү. Һәм, әлбәттә, эштә иң кадерле нәрсә – вакыт.

Безнең эш күпкатлы дияр идем, ягъни рәссам эскизны тапшырганнан соң, иң элек эретеп ябыштыручы каркас ясый, аннары оста аңа нигез булдыра һәм инде без ябыштыра, буйый башлыйбыз. Без бик күп төрле буяу, исле әйберләр кулланабыз һәм бу сәламәтлек өчен зыянлы. Шуңа күрә эштә бер урында гына тормыйбыз, саф һава сулап керәбез, гел йөреп торабыз.

«НИЧЕК КЕНӘ КАТЛАУЛЫ БУЛМАСЫН, ЭШЕМ МИҢА ШАТЛЫК КИТЕРӘ»

Аня Губская – Казан кызы. Иҗади гаиләдә үсү сәбәпле, ул үзен башка өлкәдә күз алдына да китермәгән. Әби-бабасы курчак театрында рәссам булып эшләгән, әти-әнисе дә театрга бәйле кешеләр. Аня Казан театр училищесын тәмамлаган. Тинчурин театрында икенче елын гына эшләсә дә, театр дөньясына тиз ияләшә ул.

– Эшемне шул дәрәҗәдә яратам ки, көн саен бәйрәмгә барган кебек киләм. Монда эш ничек кенә катлаулы булмасын, ул миңа шатлык китерә. Өйдә дә иҗат белән шөгыльләнәм, бер урында тик утыра алмыйм. Беләсезме, театр ул – могҗизалар урыны. Мәсәлән, мамыкны кемдер медицина материалы дип кенә кабул итә, ләкин аннан бик күп реалистик булган ризык ясарга мөмкин. Шулай ук катламлы камыр, папье-маше теләсә кайсы форманы алырга сәләтле. Алардан ваза, битлек, тәлинкә, чәчәкләр ясарга мөмкин. Без кәгазьдән алып тукымага кадәр материаллар кулланабыз. Хәзер инде сайлау мөмкинлеге күп, шуңа эшләргә җиңелрәк.

«ТЫЛСЫМЧЫГА ТИҢ БУ ҺӨНӘРЛӘР БАРЫСЫ ДА СӘХНӘ АРТЫНДА»

Дизайнер, рәссам Наҗияне күпләрегез беләдер. Тинчурин театрында аның остаханәсендә булганыгыз да бардыр әле. Ул театрда рәсми рәвештә икенче елын эшли. Театр тормышына карата үз карашы, фәлсәсәфе бар аның.

– Мин Удмуртиянең Можга шәһәрендә туып үстем. Казанга килгәч, параллель рәвештә өч уку йортында белем алдым: иртән – Мөхәммәдия, көндез – һөнәри лицей (тегүче-кисүче), кичен – Казан милли тикшеренү технология университеты (дизайнер). Кечкенәдән рәсем ясарга һәвәс, аеруча портрет жанры ошый. Беләсезме, мин гел укырга яраттым. Казан дәүләт мәдәният институтына режиссерлык юнәлешенә барырга ниятләгән идем. Театр дөньясы миңа һәрвакыт кызыклы булды. Тинчурин театрына килгәндә минем инде азмы-күпме багажым тупланган иде. Өстәвенә 2009 елда остаханәмне булдырдым. Пандемия чорында урын эзләгәндә, театрга чакырдылар. Спектакльгә килгән тамашачылар остаханәм белән таныша, китапларны укый, осталык дәресләрендә катнаша.

Берсендә режиссер Туфан Имаметдиновның курслары башлануын белгәч, мин дә килдем. Укуны дәвам итәргә булдым, хәзер читтән торып ГИТИСта режиссерлыкка укыйм.

Театрны өйрәнү – минем төп максатым, биредә һәр юнәлеш кызыклы, аның структурасын аңларга кирәк. Спектакльне тулы бер команда чыгара һәм бу эш бер-берсенә тыгыз бәйләнгән. Әйтик, режиссер пьесаны өйрәнә, кабул иткәннән соң, актерларны сайлый, композитор һәм драматург белән эшне башлый, аннары костюмер цехы, рәссамнар кушыла. Бу этапта бутафорлар цехы гаять әһәмиятле роль уйный. Архитектор зур бина төзелешен күзәтеп барган сыман, режиссер да спектакльгә әзерлекне шулай күзәтә. Мин костюмерлар эшенең дә ничек катлаулы икәнен аңлыйм, чөнки опера театрында костюмер булып эшләдем. Тылсымчыга тиң бу һөнәрләр барысы да сәхнә артында эшли. Аларның көче күренми, икенче планда кала кебек. Хәер, күренә ул: тамашачы спектакль алдыннан «Хәзер башлана...» дигән көтү режимында утыра. Ул тоя торган энергия – спектакльне барлыкка китергән команданың көче. Безнең эштә «Ничек ясарбыз икән?» – дигән сорау була алмый, һәркем үз эшен башкара. Бу өлкәдә стандарт, нормаль кешеләр эшли алмас иде кебек, чөнки театрда эшләү өчен аңа чын күңелдән бирелгән булуың мөһим. Театр бит ул халыкның мәдәниятен, тарихын, моңын, традициясен саклый һәм халыкка, буыннарга җиткерә, чит ил әдәбияты белән дә таныштыра. Театр җәмгыятькә ачык булырга тиеш.

Тинчурин театрында бара торган спектакльләргә килгәндә, мин «Идегәй», «Җилкәнсезләр» спектакльләрен аерып әйтер идем. Аларда эшләргә өлгермәсәм дә, икесе дә яраткан спектаклем.

Бутафория өлкәсенең тагын бер үзенчәлекле ягы бар – реквизитлар репетиция өчен дә аерым ясала. Чөнки режиссер шунда ук «Монысы кирәкми» дип аны алып куярга яки яңа предмет өстәргә мөмкин. Мондый очраклар еш була һәм бу – табигый хәл, чөнки спектакль чыгару – иҗади процесс. Кайвакыт реквизит көтмәгәндә ватыла яки актерга кулланырга уңайсыз була. Аны бары тик эш барышында гына аңларга мөмкин.

​​​​​​​

Театр бутафорлары белән танышкач, мин шуңа инандым: спектакльдә һәр нәрсәнең үз урыны һәм әһәмияте бар. Мәсәлән, өстәлдә торган камыр ризыклары да өстәлгә килеп утырганчы күпме этап аша узган, декорацияләргә күпме кешенең кул хезмәте кергән. Һәм болар барысы да бер спектакльне булдыру өчен башкарылган. Ә театрда спектакльләр шулхәтле күп – карарга өлгер генә!

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое