«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
«Стоп, кода! Туй була!»: бәхет турында уйланулар
Новости
Мәдәният

«Стоп, кода! Туй була!»: бәхет турында уйланулар

20-21 мартта К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында башкорт драматургы Наил Гаетбай пьесасы буенча “Стоп, кода! Туй була!” спектакленең премьерасы узды.

Режиссер Зөфәр Харисов матбугат конференциясендә әлеге спектакль аркылы гаилә кыйммәтләрен, мәхәббәт асылын күрсәтүне максат итеп куйганнарын әйткән иде. Аннан тыш, комедиядә бик күп проблемалар күтәрелә. Хәзер шул хакта сөйләрбез. 

Төп проблемалар 

Сюжет уртасында дүрт парның мөнәсәбәте күрсәтелә. Алар сәхнәдә бер зур казанда сыман кайнашалар. Айнур белән Рушания – курсташлар. Әти-әниләре аларны өйләндерергә җыена, тик яшьләр бу турыда берни дә белми. Айнур айти өлкәсендә 30 миллионлык грант откач, Рушаниянең әнисе Айсылу кызын аңа кияүгә бирергә ниятли һәм туганнарын алдалап туйга чакыра. Шул моментта тышкы низаг барлыкка килә: кеше өчен нәрсә кыйммәтрәк? Акчамы, яки саф мәхәббәтме? 

Әлеге тышкы низагтан геройларның эчке конфликты да барлыкка килә – аталар һәм балалар проблемасы ачыклана. “Әти-әни сүзенә буйсыныйммы, әллә үз юлымны сайлыйммы?”, - дип уйлый Айнур һәм Рушания. Егетнең композитор буласы килә, тик әтисе моңа каршы булгач,ул айти юнәлеше буенча китә. Рушаниянең кеше алдалап, кияүгә чыгасы килми, ләкин анасы аны йөклегә чыгарып, Айнурга димли.

Димләү дигәннән, спектакль ул проблеманы да ачыклый. Айсылу кызына тиң парны үзләре сайлый ала дип уйлый, янәсе, алар тормышны яхшырак белә. “Беләсеңме нәрсәгә аерылышалар? Интернетта танышканга күрә!”, - дип әйтә ул кызына. Замана алга барса да, комедиядә димләү темасы актуаль дип табыла. Шулай ук, бер милләт вәкиленә өйләнү яки кияүгә чыгу темасы да тасвирлана. Бу хакта соңрак.

Демография проблемасы күбрәк Гөлбикә һәм Гыйльфан пары аша күрсәтелә, ләкин Камил белән Хәлимә, Хәмит беләт Айсылу парларында да ул тема чагыла. Гөлбикә белән Гыйльфанның, күпме еллар бергә тормыш итсәләр дә, балалары юк, чөнки беренчесе үз карьерасын иң төп мәсьәлә итеп таныса, икенчесе бала тәрбияләр өчен үзе дә үсеп җитмәгән әле.

Гаилә кыйммәтләренә, шулай ук, бер-береңне аңлау һәм хөрмәт итү керә. Пьесада билгеләнгән өлкән буынның гаиләләре бер дә идеаль түгел. Барсында да “тиран” (Айсылу, Гөлбикә, Камил) һәм “корбан” (Хәмит, Гыйльфан, Хәлимә) рольләре бар. Бер-берсе белән аңлаша алмау, бер-береңә юл бирмәү әлеге парларны тәмам аерылышыр хәлгә китерә яза.

Пьеса геройлары

Әйтергә кирәк, бөтен персонажлар да гиперболизацияләнгән, ләкин актерлар аларны шулкадәр табигый рәвештә уйнадылар. Әлеге образларны безнең тормышта бер тапкыр булса да, күргән бардыр. Геройлар, чыннан да, казанда сыман кайнашалар. Сәхнәдә бер тик тору юк, комедиянең һәр минуты да эмоцияләргә бай.

Рушания белән Айнур, студент булсалар да, үзләрен әле бала сыман хис итәләр. Алар әле әти-әни канаты астында яши һәм олылар сүзеннән чыгарга курка. Комедиядә яшьләрнең протесты ачыклана. Алар үз юлларын эзлиләр һәм үз бәхете өчен көрәшәләр. Айнур, ниһаять, әтисенә музыка бүлегенә укырга керү хыялы турында әйтә. Шулай да, егеттә өлкән буынга карата хөрмәт көчле, чөнки музыка бүлегенә укырга керүдән тыш, ул әтисенә айти буенча да укуын тәмамларга сүз бирә. Рушания да, әнисе теләгәнчә, Айнурга кияүгә чыгарга була, ләкин әлеге конфликтта акча түгел, чын мәхәббәт җиңә.

Айсылу һәм Хәмит парында, һичшиксез, хатын – гаилә башлыгы. Хәмит роленең ирониясе шунда ки, үзе офицер булса да, “хатынына баш була алмый”. Ул кызын чынлап ярата һәм аңа бәхет тели. Айсылуда да ана хисе бар, әлбәттә, ләкин аннан тыш, комсызлыгы да көчле.

Аларның кодалары, Камил белән Хәлимә, көзгедәй капма-каршы. Хәлимә иренең артык эмоциональ булуын аңлый һәм түзеп тора, әмма аның түземлегенең дә чиге бар. Камилнең көнләшүе артык була башлагач, хатыны берзаман протест күрсәтә,тегесе хәтта куркып та китә.

Музыка һәм декорацияләр – спектальдә төп фикерне ачыклауда ярдәмче элементлар. Музыка өлеше буенча композитор – М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Ильяс Камал, җыр текстлары авторы – ТРның атказанган артисты Илфак Хафизов. Чыннан да, көйләр бик зур роль уйный, чөнки пьесада кимендә ике персонаж музыка белән шөгыльләнә. Айнур язган җырлар аның тормышка карашын ачыклый. Баштарак ул музыка аркылы, яшьләрчә, “Мине беркем дә аңламый” дип әйтә. Аннан, Рушания башкарган җыр буенча тамашачы Айнурның кыйммәтләре турында белә. Димәк, мәхәббәт аның өчен соңгы урында тормый дигән фикергә киләбез. 

Комедия булгач, музыка юморны арттыру өчен дә кулланыла. Композитор “конфуз”лы урыннарны кызык көйләр белән үрелдереп бара, шуңа күрә дә юмористик эпизодлар безгә тагын да көлкеле булып тоела. 

Бер милләт вәкиленә өйләнү яки кияүгә чыгу темасына кайтканда, аны музыка һәм ут ярдәмендә аерым бер эпизод итеп күрсәттеләр. Гыйльфан, пьесада иҗади персонаж буларак, бүтән геройларны гипнозлап, акрын музыкага аларга шул проблеманы ачыклый. “Нигә Айнур, туган җирен ташлап, Мәскәүгә китәргә тиеш? Аның таланты татарлыкны күтәрү өчен, милләт музыкасын таныту өчен кирәгрәк”, - дигән фикер әйтә. 

Декорацияләр гади өй – фатирларны күрсәтә. Фоны комедиягә хас, караңгы төсләр юк: ачык зәңгәр күктә йөрәк формасындагы болытлар рәсеме төшкән. Һәр геройга да үзенә килешкән киемнәр сайланган. Айсылу һәм Гөлбикә – җете төстәге комбинезоннардан, Хәмит гаскәри формадан, Камил офис стилендә, Хәлимә гади халаттан, Гыйльфан эш формасыннан, ә Рушания белән Айнур яшьләрчә киенгәннәр.

Кызык та, кызганыч та

Комедия, гади сюжетлы, җиңел күренсә дә, анда тасвирланган образлар, темалар, низаглар – барысы да тормыштан алынган. Кызганыч, күп гаиләләр аерылышалар, бер-берсенә юл бирмиләр, тормышның, мәхәббәтнең, мөнәсәбәтләрнең асылын аңламыйлар. “Стоп, кода! Туй була!” комедиясендә әлеге проблеманы юмор аркылы күрсәтсәләр дә, тормышта бу бер дә кызык әйбер түгел. Балаларга да, әти-әнисенең кычкырышуын, бәхәсләшүен күрү авыр. “Кош оясында ни күрсә, очканда да шуны кыла”, - диләр халыкта. Шулай итеп, спектакль көлдерә дә, уйландыра да…

Эльза Минашаева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое