«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәдәният

Тинчурин театрының костюмнары кайда яши?

Театр элгечтән башлана диләрме әле?

Бу юлы без сезнең белән К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының тагын бер серле урынына – костюмнар яши торган бүлмәләренә керербез. Спектакльдә күреп сокланган костюмнар өчен җаваплы белгечләр белән танышырбыз.

«ТЕАТРДА 3 МЕҢНӘН АРТЫК КОСТЮМ БАР»

Юлия Выборнова тумышы белән Казаннан. Казанның 41нче санлы һөнәри көллиятендә парикмахер-технолог белгечлегенә укыган. Аннары Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында, ул вакытта Тинчурин театрының баш режиссеры Рәшид Заһидуллин курсында театр режиссурасы һөнәрен үзләштергән. 2011 елда режиссер аларның курсын «Кияүләр» спектакленә күмәк күренешләргә алган. Ә инде бер елдан соң Юлия Тинчурин театрына гример буларак эшкә чакырылган.

– Безнең студент тормышы кайнап узды: һәрберебез диярлек театрда төрле вазифада эшкә урнашты, шул ук вакытта спектакльләрдә дә уйнадык. Ләкин институтны тәмамлагач, мин театрдан киттем һәм анда кире кайтырмын дип уйламадым. Башкача килеп чыкты: берничә елдан мине костюмнар цехы җитәкчесе вазифасына чакырдылар. Шулай итеп, мин театрдагы гаиләмә кире әйләнеп кайттым, – дип Юлия безне костюмнар «яшәгән» бүлмәгә алып керде:

– Безнең эштә гадәти булмаган нәрсә юк үзе, әмма мин спектакль премьералары алдыннан рәссам белән эшләүне бик яратам. Рәссам костюмнар эскизын алып килгәч, эзләнү, иҗат мохите барлыкка килә. Тегүче тегә, без костюмнарга кирәк-яракларны сатып алабыз. Мин үзем кул эшләре яратам, мөмкинлек һәм вакыт булуга тегәм. Һәм инде, әлбәттә, артистларга костюм сайлау ошый, кайвакыт эскизны күрүгә, башымда ниндидер күзаллау туа. Прогон вакытында нидер үзгәрсә, инде әзерләнгән костюмны читкә алып куеп торабыз һәм ул үзенең «йолдызлы» сәгатен көтеп тора. Минемчә, безнең эштә иң мөһиме – аңлашып, тату эшләү, чөнки спектакльне чыгару – тулы бер команда эше ул.

Юлия безне үзенә аеруча кадерле булган костюмнар янына алып килде. «Ядәч. Исемдә!» спектакле өчен әзерләнгән костюмнар булып чыкты ул, куючы рәссамы – Анна Мария Купаж. Юлия чит илдән чакырылган рәссам белән эшләү мөмкинлеге туганга һәм аның белән яңа тәҗрибә алганына сөенә.

Иҗат өлкәсендә гадәттән тыш очраклар еш булып тора: артистлар сәхнәдә сүзләрен онытып, импровизация белән дәвам итә алса, костюмның төймәсе өзелсә яки ертылса, нишләргә?

– Әлбәттә, көтелмәгән хәлләр булмый тормый, – дип елмайды Юлия. – Сәхнәдә каблук очканы да, аяк киеме төбе төшкәне дә булды. Костюмны тиз генә алыштырырга кирәк булган очракта я ертып салдырасың, я замок тегәсең. Хәл итә алмаслык очракларның булганы юк.

Һәр эшнең кызыклы, шул ук вакытта катлаулы яклары була. Юлия өчен иң авыры – берни дә эшләмәү. Кайбер куелышларда костюмер өчен эш булмаска мөмкин икән. Андый вакытта Юлия үзенә эш табарга тырыша – кемнедер киендерә, төймәли, ярдәм итә. Нәкъ менә эш көне тыгыз булганда, һәр һөнәр мөһим икәнен аңлыйсың, ди ул.

– Театрда яраткан спектакльләрем берничә, шуңа берсен аерып әйтә алмам. Ләкин чын-чынлап «фаворит» булганнары – «Чулпан», «Сүнгән йолдызлар», «Беренче мәхәббәт». Мин аларның берсендә дә костюмер булып эшләмәдем. Шулай ук репертуардан инде төшкән спектакльләрдән «Гөләндәм туташ хатирәсе», «Карурман», «Төш», «Гамлет»ны атыйсым килә, ахыргысында мин гример буларак беренче тапкыр эшләдем. Театрда берничә тапкыр кием алыштыра торган спектакльләр бар. Мәсәлән, «Алай түгел, болай ул», «Гомер буе сине көтәм», «Ядәч. Исемдә». Андый куелышларда эш аеруча күп була һәм бу миңа ошый!

Юлия әйтүенчә, Тинчурин театрында 3 меңгә якын костюм бар. Һәм алар барысы да зур булмаган өч урында «яшиләр». Юлия безгә әлеге урыннарны күрсәткәннән соң, үзенең хезмәттәшләре – костюмер кызлар белән таныштырды.

«ИҢ МӨҺИМЕ – ПАНИКАГА БИРЕЛМӘСКӘ»

Лена Филюшина шулай ук Казанда туып үскән. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында кино һәм телевидение факультетын тәмамлаган. Тинчурин театрына исә очраклы килеп эләккән ул:

– Элегрәк монда гример булып эшләгән иптәш кызым театрга костюмер эзләгәннәрен әйтте. Юлия мине эшкә кабул иткәннән соң шуны аңладым: костюмерга махсус уку йортларында укытмыйлар, ул сиңа үзеннән-үзе килә. Мин инде театрда эшләп, сәхнә арты тормышына шул дәрәҗәдә күнеккәнмен ки, тамаша залыннан спектакль караганда, каз тәннәрем чыга – ди Лена.

Аның вазифасы спектакльләрне костюмнар белән тәэмин итү, аларны әзерләү, актерларга кием алыштырырга булышудан гыйбарәт. Яраткан образы дип ул «Хыялый» спектаклендәге Йолдызны саный. Әлеге образны гадилеге, шул ук вакытта романтик һәм самимилеге өчен ярата.

– Театрда эшли башлагач та, мин шуны аңладым – монда спектакль реаль вакытта бара, ягъни син ни генә булса да, тиз һәм төгәл реакция белдерергә, чыгу юлын эзләргә тиешсең. Иң мөһиме – паникага бирелмәскә. Бу шундый зур җаваплылык сорый, чөнки синең эшең башкаларга турыдан-туры бәйле. Спектакльдә костюмнар күбрәк булган саен, костюмерның да эше арта. Мисал өчен, «Туган-тумача», «Хан кызы Турандык», «Кияүләр» кебек зур спектакльләрнең башыннан ахырына кадәр ыгы-зыгы була.

«АКТЕРЛАРНЫҢ ХОЛКЫН ӨЙРӘНЕП БЕТТЕМ»

Лена белән әңгәмәбезгә театрның тагын бер талантлы костюмеры Азалия Вәлиева килеп кушылды. Ул хәзерге вакытта хисапчы-икътисадчы булырга укый, ләкин тормышын иҗат белән бәйләячәген күптән белгән.

– Минем якын дустым, төркемдәшем Камил Гарифҗанов биредә тавыш режиссеры булып эшли башлагач та, үзенең хис-кичерешләре, кызыклы вакыйгалар белән бүлешә иде. Шулай итеп, мин театрда ешрак күренә башладым. Кыска вакыт эчендә ул минем якын урыныма әйләнде. Хәзерге вакытта Юлия Выборнова канаты астында эшләвемә бәхетлемен. Мин эшкә җаваплы карыйм, һәрвакыт иртә киләм һәм костюмнарны әзерли башлыйм. Кайвакыт эшне иртәрәк тәмамлагач, эшсез утырудан моңсуланып та куям, – ди Азалия.

Театрда күптән түгел генә эшли башласа да, актерлар белән танышып беткән диярлек. Костюмер һәр актер белән элемтәдә эшли, шуңа яхшы мөнәсәбәт урнаштыру иң мөһим шартларның берсе булып тора.

– Минем иң яраткан спектаклем – «Туган-тумача», чөнки тулы эшчәнлегем нәкъ менә аннан башланды. Аны расписаниедә күрүгә, кичем шәп үтәчәген беләм. Ул шундый күләмле һәм зур спектакль, – ди Азалия.

Кызлар белән сөйләшкәннән соң, әлеге һөнәр тизлек, төгәллек, җаваплылык һәм бай фантазия сорый дигән нәтиҗәгә килдем. Тинчурин театрының костюмерларына әлеге сыйфатлар хас та. Аларның үз эшләрен яратып башкарулары, иҗади яктан күзаллаулары сокландырды.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое