«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әдәбият

Закирның беренче китабы

Дәрдемәнд – Закир Рәмиев – татар әдәбиятының иң серле һәм иң моңлы шагыйрьләреннән.

Псевдонимы ук моңлы, хәсрәтле булуы турында сөйли. Аның иҗаты тирәнлеге белән таң калдыра, әмма Дәрдемәндтән безгә килеп җиткән әсәрләр саны күп түгел. Бөтен мирасын бер сәгать эчендә укып бетереп буладыр. Әлбәттә , аның шигырьләрен аңлар, фәлсәфәсен төшенер өчен еллар һәм, бәлки, тулы бер гомер кирәктер. Ә аның беренче шигырь китабын Советлар Союзында гына бастыралар.

КЕМ СИН, ДӘРДЕМӘНД?

«Дәрдемәнд» сүзе уникаль түгел. Шигърияттә моңлылык, хәсрәтлелекнең аерым бер стадиясен белдергәндә, шагыйрь үзен дәрдемәнд, ягъни моң-хәсрәт иясе дип атый ала. Шуңа күрә Габдулла Тукайның да әүвәлге иҗатында үз лирик героен «Дәрдемәнд» дип атавына аптырыйсы юк. Татар шагыйре һәм иганәче, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, депутат эшмәкәр, миллионер...

Мөхәммәтзакир Рәмиевне шулайрак тасвирлап була. Ә аның әдәбияттагы чагылышы булган Дәрдемәнд исә… Ул күбрәк үз күңелен күрер өчен шигырь язган диләр. Монысы белән килешмим. Шигырьләрен халыкка җиткерүдә активлык күрсәтмәсә дә, алардагы идеяләр – кешелек ишетергә тиешле фикер-сөрәннәр бит. Әмма Рәмиевкә үз исемен яшерү дөрес тоелган. «Күп шигырьләрен яшерен саклаганы кебек, татар язучылары арасында үз исемен бик нык яшерен саклаган да ул булды. Заманында матбугат, әдәбият дөньясына якын торганнар да Дәрдемәнднең кем идеген белмәделәр», – дип яза Исмәгыйль Рәми.

1880 елларда ук 20 яшьлек Закир әдәби тәҗрибәләрен башлый. Шигырьләр яза, төрекчәдән татарчага хикәяләр һәм роман тәрҗемә итә. Әмма ул чордагы иҗатыннан сакланган үрнәкләр берничә генә. Без белгән Дәрдемәнд шигырьләренең күбесе 1900-1920 еллар аралыгына карый.

1910 елда Дәрдемәнднең үзе исән чакта басылган бердәнбер китабы чыга. «Балалар өчен вак хикәяләр» дип атала ул. Китапчыкка балалар өчен язылган нәсерләр һәм парчалар, тәрбияви хикәяләр кертелгән. Аның шигырьләре кайвакыт «Шура» журналында басылган. Дәрдемәнд даирәсенә кергән кайбер дус-ишләрендә һәм гаилә әгъзаларында да аның кайбер шигырьләре сакланган. Әмма үзе исән чагында Закир Рәмиев – «Вакыт» газетасы һәм «Шура» журналларын чыгаручы, иң сыйфатлы техникага ия «Вакыт» типографиясе хуҗасы, мәдрәсәләр һәм мәчетләрне финанслаучы миллионер – үзенең шигырь җыентыгын бастырмый.

КАЙЧАН ТУДЫҢ СИН, КИТАП?

Ниһаять, әллә 1929, әллә 1928 елда «Дәрдемәнд әсәрләре» исемле китап басыла. Нигә ике дата арасында адашып йөрисең, диярсез. Китапның тышлыгында – 1929 ел, ә эчке ягында 1928 ел күрсәтелгән. Мондый ике даталы китаплар ул чорда еш очрый. Гадәттә, искерәк дата дөресрәк булып чыга. Бу очракта да китапның туган елы дип 1928 елны әйтергә кирәктер.

Җыентыкны атаклы библиограф Исмәгыйль Рәмиев төзи, ә кереш сүзне шагыйрьне шәхсән яхшы белгән дусты һәм хезмәттәше, Рәмиевләр гаиләсе акчасына чыккан «Вакыт» газетасының баш мөхәррире Фатих Кәрими яза. Кереш сүздә Дәрдемәнд турында шактый тулы биографик белешмә дә бирелгән, ә текст, гомумән, ике ел алдан язылган. Димәк, шагыйрьнең әлеге җыентыгын әзерләү эше күптән барган.

Китап Казанның «Яңалиф» нәшриятында басыла. Ул исә 1926 елда «Яңалиф» җәмгыяте янында татар әдипләренең әсәрләрен латин хәрефләре белән бастыру максатыннан оештырыла. Биш ел гына эшләсә дә, нәшрият 198 төрле китап чыгарырга өлгерә. Аларның 121е – матур әдәбият әсәрләре. Ә «Дәрдемәнд әсәрләре» җыентыгы исә «татар классикларының тулы мәҗмугаларын бастыра башлауда беренче адымның җимеше» була: моңа кадәр классикларны җентекләп җыеп бастыру гамәлгә кертелмәгән әле.

ТУЛЫ БУЛМАГАН КИТАП

«Бу китапка «Тулы мәҗмуга» дип исем бирсәк тә, чын мәгънәсе белән тулы, капитальный, академик бер әсәр дип әйтә алмыйбыз. Андый әсәр булып чыгуын икенче, бәлки өченче басмаларда гына көтә алырбыз». Бу сүзләрне «Яңалиф» нәшриятыннан билгеләнгән мөхәррирләр китапның алгы битләренә язып куйганнар. Чыннан да, 1920 елларда әле Дәрдемәнд иҗатын барлау эшендә беренче адымнар гына ясала. Автор үзе китап итеп тупламаган әсәрләрне чит кешеләр каян җыеп бетерә алсын инде!

Исмәгыйль Рәмиевнең батырлыгына әле болай да кул чабарга кирәк, чөнки ул мөмкин булган чыганаклардан файдаланып, Дәрдемәнд шигъриятен укучыга җиткерә алган. Шулай да, мөхәррирләрнең никадәр хаклы булуын әйтеп үтмичә мөмкин түгел. Эш шунда ки, 1928 елгы китап та, аннан соң 1959 елда, соңыннан 1970-1980 елларда һәм хәтта безнең заманда чыккан Дәрдемәнд җыентыкларының берсе дә «тулы, капитальный, академик» дип атала алмый.

Сәбәбе бик гади: шагыйрьнең бөтен язган әсәрләре дә безгә килеп ирешмәгән. Шуңа күрә нинди җыентык бастырсаң да, анда һәрвакыт нидер җитешмәгән шикелле тоелачак. Шунысы кызык: 1928 елгы китапны яшьләр өчен дип чыгарганнар. Чыннан да, латин хәрефләрен беренчеләрдән булып яшь буын үзләштергән бит. Яңалифта басылган китапларның да яшь аудитория өчен булуы табигый. Махсус «надан» яшьләр өчен Дәрдемәнд шигырьләрендәге авыррак сүзләргә аңлатмалар да бирелгән. Шуңа күрә аның әсәрләрен укыганда таныш булмаган сүзләр очратсагыз, кыенсынмагыз: 100 ел элек тә аны аңлап бетерә алмаучылар булган икән.

Айдар Шәйхин, Татар китабы йорты директоры

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое