Әлеге язма «Идел»нең март санында басылды.
Февральдә MOÑ театр мәйданчыгында «Яңа исем. Хәтер» дип исемләнгән әдәби-музыкаль перформанс күрсәтелде. Бу кичәдә лабораториянең бер еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды – әдәбиятка килүче һәм актив иҗат итүче яшь язучылар һәм олпат әдипләребез бер урынга җыелды.
НИ ӨЧЕН «ХӘТЕР»?
«Яңа исем» икенче тапкыр оештырылды, беренчесендә ул әсәр иҗат итәргә илһам эзләүгә («Алло, илһам») багышланса, икенчесе исә «Хәтер» дип исемләнгән иде. «Ни өчен хәтер?» дигән сорауга, иҗади мәктәпнең катнашучысы буларак, җавап биреп карыйм: узган елдагыдан аермалы ягы шунда иде ки – катнашучылар остазлары белән төрле сәфәрләргә чыкты. Экспедицияләр арасында – Равил абый Фәйзуллинның туган ягына – Балык Бистәсенә кайту, Мөхәммәт Мәһдиевнең туган авылына – Арча районы Гөберчәк авылына сәяхәт, Муса Җәлилнең музей-фатирына экскурсия һәм башка кызыклы сәфәрләр каралган иде. Алар дәвамында яшь иҗатчылар мәшһүр әдипләрнең эзләреннән атлап, бик озакка сакланачак хатирәләр тупладылар.
Катнашучыларга килгәндә, лабораториядә 14 яшьтән 35 яшькә кадәр барлыгы 60 язучы катнашырга теләк белдергән. Иҗади мәктәпнең шарты буенча, алар ел азагына кадәр остаз белән берлектә шөгыльләнеп, бер яңа әсәр тәкъдим итәргә тиеш булган. Алар арасында 21 катнашучы «финиш»ка ка кадәр җитте – лаборатория кысаларында иҗат иткән әсәрләр «Яңа исем»нең «Казансу», «Чулман» альманахында басылып чыкты.
«ЯҢА ИСЕМНӘРНЕ КИЛӘЧӘК ӘЙТЕР»
Гөлүсә Закирова, язучы, «Яңа исем» проекты җитәкчесе:
Проектның үзенчәлеге – катнашырга теләк белдергән яшьләргә тиеш дип тәкрарлап тормау. Аларны төркемнәргә, остазларга беркеткәндә башта ук: «Бу остаз белән эшли алырсыңмы?» – дип сорыйм. Димәк, остаз биремнәрен үтәү, аңа сорау яудыру, күрешү иреге бирелә. Берәр чара үткәргәндә дә: «Килә аласызмы?» дигән сорау куелды. Кем файдаланды – шул молодец. Яшьләр арасында Проектны җитәкләгәч, ышанып әйтә алам, өметлеләр бар әле. Яңа исемнәрне киләчәк әйтер.
«КЫЛАНАМ, МАКТАНАМ ДИП УЙЛАМАГЫЗ, МИН МОНДА ҮТКӘН САЕН КОЕНЫП ЧЫГАМ!»
Ихтыяр Кыямов, «Яңа исем» шәкерте:
Проектта икенче тапкыр катнаштым. Осталыгымны арттыру өчен һәр әдәби бәйге, мәктәптә катнашырга тырышам. Остазларның киңәшләрен колакка элеп, иҗатымны камилләштерәм. Остазым Ләбиб Лерон булды. Ул үз гомерендә бик күп язучылар белән аралашкан шәхес. Равил ага Фәйзуллин белән Балык Бистәсеннән кире Казанга әйләнеп кайтканда, үземне кызыксындырган сораулар бирү өчен дә бик кулай иде. Балык Бистәсендә исә, Равил абыйның дипломатын тотып йөрү үзе бер символик мәгънәгә ия булды. Бу бит бик зур ышаныч билгесе! Равил аганың чишмәдә коенуы әле дә күз алдында кебек. Сап-салкын суга чумып чыкты! Әле: «Кыланам, мактанам дип уйламагыз, мин монда үткән саен коенып чыгам!» – дип өстәп тә куйды.
Хәзер инде «Яңа исем»нең быелгы сезонын башларга әзерләнәләр. Сер итеп кенә әйтәм – бу юлы яшьләр әдәбиятта ниндидер «мөгез чыгарырга» ниятлиләр. Нинди мөгез икәнен ел дәвамында күз күрер. Ә без ИДЕЛ журналында «Яңа исем» шәкертләренең иҗаты белән таныштырып барырбыз.
Нет комментариев