«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Тәҗрибә

Фриланс яисә офис: татар яшьләре нинди форматны өстен күрә?

Бер яшь белгечләр бизнес-үзәкләргә иртәнге 9 га ашыгалар, икенчеләре өйләрдән эш көне башлау өчен уяна гына. Традицион офис эшчеләре һәм фриланс сайлаучылар арасында аерма көннән-көн арта бара.

Чыннан да, хәзерге вакытта Татарстанда яшьләр көннән көн читтә торып эшләү белән кызыксына, әмма фриланс белән офис эше арасында сайлау индивидуаль кыйммәтләргә, һөнәри максатларга һәм шәхси үзенчәлекләргә бәйле. Тикшеренүләр буенча, яшьләрнең бер өлеше азатлык һәм үз-үзен тормышка ашыру өчен фриланска тартыла, ә башкалар тотрыклылыкны һәм офис эше тәкъдим итә торган карьера перспективаларын бәяли.

Татарстанда хезмәт базарындагы тенденцияләр:

ТР Хезмәт министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстанда соңгы елда һәр өченче белгеч читтә торып эшләп караган.

Казан яшьләре арасында бигрәк тә иҗади һәм IT-белгечлекләр популяр, анда фриланс барыннан да көчлерәк үсеш алган. IT-секторда һәм креатив индустрияләрдә 45% ка кадәр вакансияләр гибридлы яки читтә торып эшлэу форматын күздә тота.

Эш эзләү өчен бер платформа статистикасы буенча, Казаннан теркәлгән фрилансерлар саны 40% ка арткан.

Татарстанда фриланс өчен төп популяр өлкәләр булып дизайн һәм визуализация, веб-разработка һәм программалаштыру, копирайтинг һәм контент-маркетинг, онлайн-укыту һәм репетиторлык торалар. 

Сораштырулар нигезендә эш форматларын чагыштыру:

Сайлау белән нәрсә этәрә – модамы, зарурлык яки аңлы карармы?

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укучы студентлар арасында сораштыру үткәрелде. 

Аның нәтижәләренә нигезләнсәк, 42% студент офиста эшләргә тели, ә инде 28%ы фрилансны төп эш белән берләштерергә яхшырак дип исәпли, 8%ы - тулы фрилансерлар. Яшьләр офис форматын сайлауда төп этәргеч - тотрыклылык дип санадылар. Шул ук вакытта, фрилансерлар читтә торып эшләүнең өстенлеге уңайлы график дип билгели. 

Алинә 20 яшь, графика дизайнеры:

Мин фрилансны сайладым. Төп критерий –  үзем кайчан телим шул вакытта эшләү. Фриланс миңа эш белән институтта укуны бергә алып барырга мөмкинлек бирә.

Диана 22 яшь, репетитор:

Мин офиста эшләүне сайлыйм, әлбәттә. Миңа әлеге формат якынрак, ләкин хәзерге вакытта мин гибрид форматта эшлим. Үзем укуда булганда онлайн дәресләр үткәрәм, укудан тыш ял көннәрендә мин дәресләремне «очный» форматта алып барам. Күзгә күз карап эшләгәндә нәтижәсе уңышлырак була дип уйлыйм.

Татарстан яшьләре өчен өчтенлекләр һәрберсе өчен дә төрле: традицион офислардан алып фрилансны актив үзләштерүгә кадәр. Төп тренд-тотрыклылык һәм автономия арасында баланска омтылу. Хезмәт базарының киләчәге, мөгаен, ике форматның да өстенлекләрен берләштергән гибрид модельләр артында булыр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә: «Кайда эшләвең түгел, ә ничек эшләвең һәм нинди нәтиҗә бирүең мөһим».

Сабина Идиятуллина

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое