Редакциябездә эт-мәчеләрне яратучылар күплеген исәпкә алып, без бу елда яңа фотопроект башларга булдык.
Без йорт хайваннарын үзләренең хуҗалары белән фотога төшерәбез һәм аларның холыклары, тарихлары турында язабыз. Йорт хайваны үзенең хуҗасына охшаган була, диләр. Бу чыннан да, шулаймы икән?
Ләйлә Хафизова, вокал укытучысы:
«Зирәкнең үткәне бик моңсу: ул балалаганнан соң, аны балалары белән бергә пакетка салып чүплеккә атканнар. Ул берүзе генә исән калган һәм этләр арасында яшәгән. Аны волонтёрлар табып, приютка илткән. Үземә песи эзләгән чагымда социаль челтәрдә Зирәкне күрдем һәм үземә алдым».
«Зирәк – бик назлы песи, ләкин үпкәләтсәң, үч алырга да мөмкин. Ул шаян, ләкин нечкә күңелле, кызыксынучан. Зирәк мине аңлый торган чын дус».
Нет комментариев