Казан тирәсен йөреп чыкканнан соң, «Стилист – авылда» командасы Чирмешән районына юл тотты.
Бу якны мишәрләр күпләп яши торган як дип саныйлар, әмма баксаң, монда мордва, чуваш, руслар да бердәм булып яши икән.
Чирмешәнлеләр, чыннан да, бик ачык, көләч һәм тырыш.
Район үзе артык зур булмаса да, кирәкле бөтен әйберне табып була. Шуңа яшьләрне киендерә алырлык кибетләр табу авыр булмады. Проектыбызны күзәтеп баручылар беләдер: чыгарылыш саен кызыклы герой табып, аның имиджын үзгәртәбез я яңа төсмерләр өстәргә тырышабыз. Стилист Исмаил Сафиулов һәм аның экспериментларга ачык булуы – бу эштә төп юлдаш. Чираттагы героебыз – блогер, авыл җанлы егет, күптән түгел җырлар да чыгара башлаган Равил Закиров. Чәчрәп торган энергияле кешегә образлар сайлау гына түгел, аның үзе белән аралашу да кызык булды.
Беренче образ – кэжуэл. Равил үзе әйтмешли, дуслар белән очрашуга да, туганнар янына барырга да килешле. Иң кызыктырганы – юка табанлы кроссовки булып чыкты, чөнки героебызның моңа кадәр «самбо» модельләренә игътибар иткәне булмаган. Киресенчә, калын табанлы һәм биек аяк киемнәре сайлаган. Стилистыбыз Исмаил шушындый классикага тартымлы спорт аяк киемнәре алдагы сезоннарда да актуаль булачак дип ышандырды.

Киләсе образ үзеннән-үзе туды. Кием киштәләре арасында йөргәндә Равилнең күзе зәңгәр төстәге спорт костюмына төште, ә Исмаил аңа шушы толстовканы гади классик зәңгәрсу күлмәк һәм чалбар белән киеп, эксперимент ясап карарга тәкъдим итте. Җыйнак һәм җитди образ килеп чыкты. Зур рәсми чаралар өчен менә дигән лук!

Героебызны сәхнәгә кия торган образсыз да калдырмадык. Соңгы сезоннарда актуаль киң чалбарга кызыклы принтлы куртка өстәгәч, шундый лук килеп чыкты. Өстендәге киеме белән илһамланып, Равил җырлап та күрсәтте. Анысын видеода карый аласыз.

ИСМАИЛ САФИУЛОВ ФИКЕРЕ
«Иң истә калган һәм кызык сәфәрләребезнең берсе бу, минемчә. Равилнең шуклыгы, юмор хисе, актив яшәү рәвеше һәм күпкырлы булуы сокландыра. Образларын да төрлеләрдән сайларга тырыштым. Чирмешән кибетләре зур булмаса да, зәвыгыңа туры китереп киенергә ассортимент бар».

Фирүзә Вәлиева фотолары
Нет комментариев