Туганнар мәҗлесе үзенең кульминациясен тыныч кына кичереп, «уф» дип куйгач, «Мин доула булырга уйладым!» – дидем.
Мәҗлес тере булса, минем тик тормаган телем өчен ипи шүрлегемә менеп төшәр иде, валлаһи. «Ник телеңне тыеп кына утыра алмыйсың син, кызый? Тавыш-нисез генә үтә идем бит!» – дияр иде. Әмма минем бу яңалык белән тиз арада уртаклашасым килә, чөнки ул шундый мөһим! Ул хатынкыз тормышындагы иң әһәмиятле вакыйгаларының берсе – бала табу белән бәйле, хатын-кызларның хокукларына, аларга карата игътибарга, хөрмәткә, аларга беренче чиратта бала табучы ит кисәге түгел, ә шәхес итеп карауга бәйле!
Әле ике (хәтта бер дисәм дә ялгыш булмас) буын элек мондый һөнәр турында белүчеләр бик аз булган, ә бүген һәр теләгән хатын-кыз бала табу процессын ялгызы түгел, ә шәхси ярдәмче белән үтә ала.
Җәмгыятьтә бәби чүпрәкләре, имезлек һәм тәрбия турында әз-мәз булса да сөйләшәләр, ә менә бала табуның эмоциональ һәм тән белән бәйле үзенчәлекләре турында гомумән ләммим, бу темалар табу диярлек. Мондый сораулар өчен табиблар җаваплы, табигать үзе белер, инстинктлар үз эшен эшләр, дибез без эре генә.
Мин алты яшемнән бирле кечкенә балаларны карау белән таныш. Энем тугач, әти-әнием еш кына мине аның белән калдыра башлады. Бала кайгырту вазифасы мине сизгер, кайгыртучан, сак булырга өйрәтте, мультитаскинг (күп әйбер белән берьюлы мәшгуль булу) сәләтен каныма сеңдерде һәм күңелемне тагын да йомшартты.
КЕМ УЛ ДОУЛА?
Рәсми аңлатма болай ди:
1. Бала тапканчы, бала тудырганда һәм бала тапканнан соң, хатын-кызга эмоциональ һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтүче.
2. Доула – (грек δούλλη – кол хатын) – хатынкызга бала табу, ясалма аборт, үле бала табу кебек репродуктив һәм үлем кебек репродуктив булмаган кичерешләрне үтәргә ярдәм итүче өйрәтелгән компаньонка.
«Шуның белән шулмы? Өстәвенә моның өчен әле акча да түлисеме?» – диярләр күпләр.
Мин үзем доуланы үткәргеч, күпер дип атар, ә бала табуны сәяхәт белән чагыштырыр идем. Тәгаен беләм: дус сәяхәттә сынала һәм кешенең сәяхәт итүгә булган мөнәсәбәтеннән аның турында күп нәрсә белеп була. Кемдер биш минутта җыенып, каядыр чыгып чабарга мөмкин, кемдер кыска гына сәяхәттә дә, бар нәрсәне җентекләп өйрәнгәч кенә ниндидер карарга килә, кемдер ялгызы дөнья гизүне якын күрә, кемдер ышанычлы иптәшсез еракка чыгып китәргә кыймый.
Бала табу кебек мөһим процесста да күпләргә янәшәдә ярдәмче кирәк. Бу процесс – үзенә күрә бер ачыш, хатын-кызның тормышын икегә бүлә торган чик, рухи яңалык та. Әмма кешелек әле бүген дә булачак ананың үзгәргән аң халәтен кичерү периодын (ә бала табу бу халәтсез үтә алмый) йомшарту, җайлау турында аз кайгырта. Бездә әле бүген дә ярдәмгә мохтаҗлыкны ниндидер авыру я психик тайпылыш дип кабул итү, сызлану, җәфа чигү хатын-кызның рухын ныгыта дигән мәгарәви уйлар яшәп килә.
ДОУЛА: ЯРЫЙ ҺӘМ ЯРАМЫЙ
Доула, иң беренче чиратта, медик та, шәфкать туташы да, акушер хатын да түгел, ә эмоциональ ярдәм күрсәтүче. Ул – хатынкызның янәшәсендә хуплаучы, кулыннан тотып торучы, бу халәттә ялгыз калудан саклаучы. Төгәлрәк әйткәндә, доула хатын-кызга:
– тыныч, тотрыклы булырга булыша;
– борчыган сорауларына җавап бирә;
– массаж ясый;
– дөрес суларга өйрәтә;
– диастазны булдырмау өчен профилактика ясата;
– яңа туган баланы карау күнекмәләрен өйрәтә;
– бала тапканнан соң барлыкка килергә мөмкин депрессия белән эшли;
– бала тапканнан соң эчне бәйләү кебек сихәтләнү күнекмәләрен эшләргә ярдәм итә;
– анага хәзергедә калырга һәм моментны булдыра алганча тулы итеп кичерергә булыша. Доула шулай ук хатын-кызга душ керергә яисә бәдрәфкә барырга булыша, кочаклый, нәрсәдер укый, сөйләшә, көче булмаса, хатын-кыз урынына смс яза яисә якыннарына шалтырата. Әмма доулага катгый тыелган нәрсәләр исемлеге дә бар:
– табибларның эшенә кысылырга я каршы килергә;
– хатын-кызны табиблардан якларга тырышырга, алар белән конфликтка керергә; – хатын-кызга медиклар күрсәтергә тиешле ярдәм күрсәтергә;
– бала таптырырга.
НИ ӨЧЕН ХАТЫН-КЫЗГА БАЛА ТАПКАНДА ЭМОЦИОНАЛЬ ЯРДӘМ АЛУ МӨҺИМ?
Бала табу – алдан төгәл прогнозлап булмый торган процесс, бигрәк тә физиология күзлегеннән чыгып карасак. Шуңа күрә хатынкыз бу вакытта үзенә җылылык һәм кайгырту бирерлек кешегә мохтаҗ.
Медицина хезмәткәрләре, эш күләменең күплеге аркасында, күп очракта перманент эмоциональ ару халәтендә. Аларның бурычлары да башкарак – бала табу процессын кайгырту, ә хатын-кызның хәлен бертуктаусыз күзәтү аларның бурычына керми. Аерым очракларда бала табу хатын-кыз өчен авыр ярага, психологик һәм хәтта физик көчләүгә әверелергә мөмкин. Доула травма булдыра ала торган очракларны минимальләштерә. Хатын-кыз янында ярдәмче кеше булганда аңа мөнәсәбәт бермә-бер үзгәрә.
БАЛА ТУДЫРУ ЙОРТЛАРЫНДА ХАТЫН-КЫЗНЫҢ ДОУЛА БЕЛӘН БАЛА ТАБУЫНА НИЧЕК КАРЫЙЛАР?
Төрлечә. Барысы да бала тудыру йортыннан, шәһәрдән тора. Кызганычка, күп кенә Россия шәһәрләрендә «доула» сүзен дә, аның белән бала табып булуы турында да ишеткәннәре юк. Әмма яхшы хәбәрләр дә бар: заманча бала тудыру йортлары даими рәвештә доулалар белән хезмәттәшлек итә, аларның волонтёрлык программалары да бар – мәсәлән, алар 7, 20, 27, 36 номерлы Мәскәү бала тудыру йортларында һәм Семашко исемендәге Самара бала тудыру йортында каралган. Анда волонтёр доулалар атнага берничә тапкыр хатын-кызларга бала табу процессында һәм тулгак вакытында бушлай ярдәм итә.
Доула һөнәре алга таба үсеш алып, тагын популярлашыр дип өметләнәм. Бала табу – зур могҗиза һәм бүләк, хатын-кыз ана булуның ләззәтен тулы көчендә татысын иде.
МИНЕМ ТӘҖРИБӘ
Доула булырга күптән хыяллансам да, бу юнәлештә укуны декабрь башында гына башларга кыйдым. Мин белем алган уку йорты – аналарга ярдәм итүгә бәйле һөнәрләргә дистанцион өйрәтү буенча Россиядәге беренче үзәк. Курс җитәкчеләре – акушерлар, маммологлар, хирурглар, нутрициологлар, педиатрлар, психологлар, профессиональ доулалар, күбесе Аналарга һөнәри ярдәм күрсәтү берлеге (СППМ – Союз профессиональной поддержки материнства) әгъзалары, медицина фәннәре кандидатлары.
Доула һөнәре бертуктаусыз укуны, белемнәрне киңәйтүне, заман белән бергә атлауны таләп итә. Шулай ук доула һәрчак тыныч, ярдәмчел, катгыйлыктан, кискенлектән ерак булырга тиеш. Дәресләрдә булачак доулалар психологик аспектларны гына түгел, ә анатомияне дә, терминологияне дә өйрәнә, буталчык һәм четерекле сорауларга җавап эзли.
Шулай ук курста офлайн очрашып, бала табарга җыенган хатын-кызга Мәскәү бала табу йортында ярдәм күрсәтү мөмкинлеге дә каралган. Укуым тәмамлангач, иң беренче чиратта мин дусларыма, кыз туганнарыма ярдәм итеп, тәҗрибә алырга телим. Чынлыкта исә, нәкъ менә якыннарыма ярдәм итү теләге – доулалыкка укый башлавым өчен иң әһәмиятле сәбәп иде. Шулай ук бу белемнәр үз баламны тапканда һәм тәрбияләгәндә дә кирәк булыр дип өметләнәм.
Нет комментариев