Тәүге тапкыр эчегездә күбәләкләр пырхылдавын сизгән көнегез истәме?
Җырда да «Онытылмый беренче саф мәхәббәт» диләр бит – без моны тикшереп карарга булдык. Моның өчен яшьләрдән гашыйклыкка бәйле хатирәләрен искә төшерүләрен сорадык. Бәлки аларның тарихларын укыгач, син дә бу хисне яңадан кичереп, күңелеңдәге хатирәләрне яңартырсың!
Камилә Лотфуллина, 20 яшь, КФУ, телевидение бүлеге студенты:

Альберт, Эдуард... бәлки, Роберт... исемен хәтерләмим дә. 4 яшь булгандыр миңа. Ярар, Альберт булсын, ди. Безнең абьюз мөнәсәбәтләр турында сөйлим хәзер. Ул мине гел этеп-төртеп йөрде. Тәрбиячеләр дә, үч иткәндәй, берәр кая барасы булса, безне парлап бастыралар иде. Гел шулай кулга-кул тотынышып йөрдек. Әле ул тәрбиячеләр нигәдер шул малайга бәйләнмәскә кушып, миңа ачуланалар да иде! Ә мин башт арак, бергә бастырмасалар, аны бар дип тә белми идем! Мин аның әнисен бик яхшы хәтерлим: чәчен гел карага, иреннәрен гел кызылга буяп, аягына беләзек тагып йөри торган бик «секси» апа иде ул.
Альбертка мин комлыкта «пешергән» ризыклар бер дә ошамый иде, гел т аптап, бозып китә иде... Кыскасы, аның өчен мин начар хуҗабикә булып чыктым. Ул мине гел үпкәләтә иде, хәтта сукканы да бар дип хәтерлим. Ә мин барысына да түзгәнмен. Шулай «йөрдек» без. Ләкин мин башка егеткә гашыйк булдым, шуңа күрә бу абьюз мөнәсәбәтләрдән китәргә булдым.
Ә икенче мөнәсәбәтләр тагын да кызыграк! Мин, малай һәм тагын бер кыз. Моны мәхәббәт өчпочмагы дип атарга булыр иде, ләкин без бер гаилә булырбыз дип хыяллана идек. Янәсе, бу егет эштән кайтышка без бу кыз белән аны өстәл әзерләп, көтеп торачакбыз, кырыйда безнең балалар йөгереп йөриячәк... Нинди бәхетле тормыш! Хәзер көлке инде, тик ул вакытта без чып-чынлап шулай уйлый идек.
Өчәүләп кулга-кул тотынышып йөрдек шулай. Беркем этми, үпкәләтми – мин к анәгать. Тагын шуны хәтерлим: мин туйга кадәр үбешергә ярамый дип уйлый идем. Теге кыз да шулай уйлый иде, димәк, чикләр билгеләнгән, барысы да яхшы. Без шундый тәртипле пар(лар) булдык. Бакчадагы чыгарылыш кичәсендә әни мине сандык өстенә утыртып фотога төшерде. Ә минем «булачак ирем» әнисе белән яныбыздан узып китте. Шунда безнең күзләр бик озакка очрашкан иде. Мин бүген дә аның шул вакыттагы карашын хәтерлим…
Салават Кадыйров, 25 яшь, «Идел» яшьләр үзәге директоры:
Мәктәп елларында «мәхәббәт» темасын бик күтәрмәскә тырыштым, чөнки бәласы күп булачагын аңлый идем. Башка егет-кызларның мәхәббәт тарихларын күзәтүдән чыгып, укуга бик аз вакыт калачагын чамаладым.
Шулай да, бәйге һәм ярышларда актив катнашып йөреп, бер кыз белән бик якын дуслар булып киткән идек. Мин җиденче-сигезенче сыйныфларда булганмындыр, ә ул кыз миннән бер яшькә кечерәк иде. Берсендә мин аңа үземнең хисләремне аңлатырга булдым. «Яратам» дип түгел, ә «Син миңа ошыйсың, синең белән аралашырга бик җайлы», – дигән мәгънәдә әйттем бугай мин аны. Озак сөйләштек һәм шундый фикергә килдек: дуслыкны башка дәрәҗәгә күчерсәк, яхшы булмас дип уйлаштык. Бүгенгесе көндә ул вакытта акыл белән шул карарга килгәнебезгә мин бик шат. Ул сөйләшүдән соң да бәйгеләрдә урыннар алып, якын аралашып йөрдек, дуслыгыбызга зыян килмәде.
Мәхәббәт – эш урыны түгел, аны эзләп булмый. «25 февраль көнне сәгать 12 дә гашыйк булам» дип план корып, график буенча эшли торган әйбер түгел икәнлегенә дә инандым. Ул күңел белән эшләнә торган, беркая да язылмаган тылсым. Авылдашым Туфан абый Миңнуллинның «Кеше белән язылмаган кануннар идарә итәргә тиеш» дигән фикере бар. Минемчә, мәхәббәт тә шул кануннарның берсенә керә.
Лиана Хәйруллина, 24 яшь, рилсмейкер:
2018 ел... Миңа 17 яшь, 11 нче сыйныф азагы. Әле дә хәтерлим, 5 гыйнвар иде б у – авылда гадәттәгечә каникуллар вакыты. Ул чакта авылдагы клуб та гөрләп тора иде әле. Без инде дуслар белән дискотекага чыктык, ә аннан соң яшьләр җыела торган тукталышка төштек. Һәм шул вакытта безнең авылдагы Илдан исемле егет белән (барлыгын белсәм дә, мин аның белән моңарчы аралашмый идем) ничектер аралаша башладык. Дус кызым Гөлияне Илданның иң якын дусты Инзил ошатып йөри иде. Ул көнне Инзил Гөлияне озатып кайтты, Илдан да безгә иярде. Ул мине оза та кайткан булган икән! Ул вакытны барлык детальләре белән
хәтерлим... Мин өйгә кереп барам, ул миңа «Әйбәт кенә кереп җиттеңме?» – дип яза. Өйгә кергәч, шкафтан нәрсәдер эзләдем, ә кулымда телефон. Миңа хәбәр килә: «Син миңа ошыйсың». Шул көнне аралаша башладык та. Ә мин башка егетне ошата идем! Һәм ул моның турында каяндыр белеп алган! Илдан миңа булган җылы мөнәсәбәтен бер дә яшермәде. 2–3 тапкыр очраша башларга тәкъдим итте, мин ризалашмадым. Соңыннан үзем дә үкендем.
Шул ризалашмавым аркасында күңелемдә аннан гафу үтенү теләге калган иде. Бер кичне дуслар белән теге тукталышка кабат чыктык. Илдан да кушылды. Бөтен кеше белән исәнләште, ә миңа карамады да, әйтерсең мин бу дөньяда гомумән юк. Аралашмый башлады. Бу егеттән соң 4 ел беркемне дә йөрәгемә якын китермәдем. Мин аңа хәтта хисләремне аңлатып хат та язган идем, тик тапшырмадым гына. Кайдадыр «Кешене күңелеңнән җибәрер өчен, аны хәтерләткән барлык әйберне юк итәргә кирәк» дигән фикер укыдым. 2022 елны, җәй көне авылга кайткач, мин ул хатны яндырдым. Чыннан да, җиңел булып китте! Бәлки, ул вакытта үзем суынган булганмындыр. Әле мин авылга кайткач, шул җәйдә үзе белән күрештек тә. Өйләнгәнен, баласы барлыгын беләм. Аның дусты: «Синнән дә әйбәт туры килүче юк иде аңа», – дип шаярт а иде. Ләкин мин бергә булмавыбызга үкенмим. Мәхәббәт, хисләргә бик җитди карыйм ахрысы, шуңа да еш кына мине «салкын» кеше дип саныйлар…
Булат Шәйми, 28 яшь, Yummy Music лейблы продюсеры:

Балачактан алып 20–25 яшькә кадәр булган мәхәббәт «тәҗрибәсе» куркуларга, уңышсызлыкларга бәйле. Беренче мөнәсәбәтләр 14 яшемдә булгандыр, лагерьда дип хәтерлим. Ошаткан кыз белән ничек танышырга, сөйләшергә белми идем, кыюсыз булдым. Тәҗрибә булмаганлыктан, үземне ярата белмәгәнлектәндер ул. Әлбәттә, еллар узгач, тәҗрибә белән үземне дә, янымда кемне күрергә теләгәнемне дә аңлый башладым.
11 нче сыйныфта укыганда бер кызга гашыйк булдым. Миңа – 17, аңа 16 яшь. Мин ул кызның портретын ясап бүләк иттем. Әле мәхәббәт турында рэп та укыган идем. Бу минем аңа булган хисләремне аңлату булды инде. Озак йөрмәдек, берничә ай булгандыр. Мәктәптән тыш күрешеп аралашу булмады. Мәктәптә, укытучылар янында булганга да оялу бар иде. Кызның әти-әнисе дә рөхсәт бирмәде. Минем йөрәктә беренче яра калдырган мөнәсәбәт булып тоелды ул. Ләкин, минемчә, ул чын ярату түгел иде инде, беренче бәйлелек. Андый бәйлелек кайчан да булса тәмамлана, бу очракта ул кыз туктатты аны. Аерылышкач, каты елаган идем, шуны хәтерлим. «Травмалы» дип әйтерлек булмаса да, кирәк булган тәҗрибә.
Студент чакта җитдирәк мөнәсәбәтләрдән китү шулай ук авыр үтте. Шул үземне, хисләремне аңламавым аркасында, эмоциональ интеллект түбән булганга күрәдер инде. Миңа язмаган кеше белән булырга тырышып, психикамда тирән эз калдырган һәм шулай итеп үсеш биргән мөнәсәбәт дип атар идем мин аны. Сабак итеп кабул итәм, шулай караганда ул рухи яктан үсеш тә бирә.
Миләүшә Насыйбуллина, 26 яшь, медиа-белгеч:
Мин балачакта дусларым арасында популяр кыз идем. Безнең төркемдәге барлык егетләр дә миңа гашыйк иде. Яңа елга дип әни миңа ул вакытта бөтен кеше караган «Клон» сериалыннан Жадиныкына охшаган күлмәк тегеп бирде. Калган кызлар кар бөртекләре булып киенгәндә, минем аерылып торуым хәтердә калган.
Башлангычта укыганда, малайлар мине туган көн белән котлап, урындыкта килеш, ничә яшь тулса, шулкадәр күтәрәләр иде – башка берәүне дә алай котлаганнарын күргәнем булмады.
Без, кызлар һәм егетләр, бер төркем булып йөри идек. Күпләрнең үземне ошатып йөрүләрен дә белдем. Кыскасы, Булат исемле егетне сайладым мин. Шулай бер кич йөргәндә дус кызым регистратор булып, туй да үткәргән идек. Нәкъ ЗАГСтагы кебек булды ул. Кайткач, әти-әнигә: «Мин кияүгә чыктым. Мин иремне яратам», – дип хәбәр иттем. Аларның ни өчен Булатны яратуымны сорауларына җитди итеп:
«Чөнки ул Шәймиевка охшаган!» – дип җавап кайтардым. Бәлки, әнием Актаныштан булганга, кечкенәдән ватанпәрвәр булып үскәнгә шулай җавап биргәнмендер инде.
Әле тагын бер кызыклы тарих бар! Беренче сыйныфта укыганда миңа сыйныфташым гашыйк булган икән. Тик ул кыюсыз булгангадыр, миңа карата хисләре барын белмәдем дә. 2023 елда сыйныфташлар очрашуында йөрергә тәкъдим ясады – мин баш тарттым. Ә узган җәйдә аңа кияүгә чыгарга ризалыгымны бирдем. Башкалар еллар буе көткәндә, миңа ике ай йөреп тәкъдим ясадылар! Үзенә дә шулай дигән идем, «Мин сине 19 ел көттем», – дип җавап кайтарды.
*Булат һәм Миләүшәнең тарихларындагы охшашлыклар очраклы. Үзем дә шаккаттым.
Нет комментариев