Пилотсыз очу аппаратлары бар.
Моны хәзер бала-чага да беләдер инде. Ә пилотлы очу аппаратлары буламы? Нишләп кайбер сүзлекчеләр «кәҗә гөмбәсе»нең исемен алыштырган? Бу юлы шуларны карыйк әле. Һәм әйтелешкә игътибарны күбрәк бирербез: «якут» сүзен ничек әйтү дөрес? «Канун» сүзен? Болар белән бергә «катойконим»нарның ни икәнен һәм алар ясалышында нинди проблемалар барлыгын да ачыкларга тырышырбыз.
АЛАБАЙ, КАНУН, БОЛГЫР…
Русча да, татарча да бер үк төрле язылган кайбер сүзләрнең укылышы ике телдә аерыла ала. Нишләптер мондый сүзләрне русчалап әйтү, уку еш кына очрап тора. Мәсәлән, русча алабай, алтай, атлас (тукыма), казна, каланча, сазан, саранча, таракан кебек сүзләр татар телендә [аолаоба́ й], [аолта́ ой], [аотла́ ос], [қаозна́ о], [қаолаонча́ ], [саоза́ он], [саораонча́ ], [таораоқа́ н] итеп әйтелә. Сирәк булса да, Габдулла Кариевның фамилиясендәге беренче хәрефне Галиәсгар Камалныкындагы кебек әйтү ишетелгәли. Әмма бу ике фамилиядә ике төрле к кулланыла: Кариевта – [қ], Камалда – [к]
Тагын бер кызык очрак бар: ике телдә ике төрле языла торган сүзләрнең татарчасын кайбер кеше, татарныкы түгелдер диптер инде, русчага якынайтып әйтә. Мәсәлән, русча канон булгач, татарча да [к]анун дип уйлыйлар, ләкин дөресе – [қаону́ н].
Һәм тагын бер категория сүз бар. Аларның татарча эквивалентлары, дөресрәге татарча язылышлары юк дип санала, әмма алар бар. Мисал өчен, булгур, кускус, питахайя, хиджама кебекләр татар телендә сүзлекләргә болгыр, күскүс, питаһайя, хиҗамә язылышында кергән. «Нигә теге яки бу сүзнең татарчасы юк?» шикелле уйлар килмәсен өчен, мондый сүзләргә игътибарлы булсак иде.
Телнең сафлыгын һәм үзенчәлекләрен саклау һәрберебезнең шәхси җаваплылыгы бит. Телебез – милли рухыбызның төп таянычы. Аның байлыгын тану һәм дөрес файдалану аша гына без аның матурлыгын башкаларга да күрсәтә алачакбыз.
КӘҖӘ ГӨМБӘСЕ
Гөмбәне атау өчен сөйләшләрдә гембә/гымбә, гереп/гырип/гыриба, гиби, мәшкә, пэн’е/паңгы (Паңгы булдыңмы – кер кызауга) дигән вариантлар бар. Төрки телләрдә дә гөмбәне белдерә торган сүзләр үтә төрле: башк. әдәби телендә бәшмәк, диал. гөмбә/көмбә, мешкәк/ мәшкә; чув. кǎмпа; каз. саңырауқұлақ, төр. mantar, азәр. göbələk, үзб. zamburugʻ, qoʻziqorin, кырг. козу карын, алт. мешке
Вариантларның күплеге ата-бабаларыбыз өчен гөмбәнең әһәмияте аз булуын күрсәтә, шул сәбәпле гөмбә атамалары термин буларак шактый соң формалашкан.
«Биологиядән русча-татарча аңлатмалы сүзлек»тә (1998) киң таралыш алган гөмбәләрне белдергән терминология чагыштырмача тулы бирелгән. Шулар арасында игътибарны кәҗә гөмбәсе җәлеп итә. Авторлар аны русча «козляк» дигәннең эквиваленты дип тәкъдим иткәннәр. Әмма бу белешмәлеккә кадәр күпкә алдан чыккан сүзлекләрдә эзлекле рәвештә бу термин башкача тәрҗемә ителгән: 1927 елгы ботаника терминнары исемлегендә сморчок) кәҗә сүзе ничектер кәбә шикелле күренсә дә, бу техник хата булса кирәк); 1966 һәм 2007 елгы тулы типтагы татарча-русча сүзлекләрдә – кәҗә гөмбәсе «сморчок»; 1959 һәм 2018 елгы шундый ук типтагы русча-татарча сүзлекләрдә – сморчок «кәҗә гөмбәсе».
Шул ук биология терминнары сүзлегендә сморчокны «җыерчалы гөмбә» дигәннәр. Һичшиксез, авторларның кайбер татар атамаларын колактан тартып булса да русныкына якынайту омтылышы күзәтелә. Ягъни рус телендә козляк булгач, татарча да ул гөмбәне «кәҗә»гә бәйләргә тырышканнар, ләкин «кәҗә гөмбәсе» термины инде буш булмагач, аны башка атамага күчереп, сморчок өчен яңа сүз уйлап тапканнар. Әкәмәт, билләһи!
Биологиянең аерым терминнарын тәртипкә салган иң яңа белешмәлек – 2020 елда нәшер ителгән «Үсемлек атамаларының татарча-русча аңлатмалы сүзлеге». Анда гөмбәләр аерым бүлек итеп бирелгән. Шөкер, авторлар тәрҗемәләрне теге биология сүзлегеннән сукырларча шытырдатып күчереп алмаган. Кәҗә гөмбәсе – «сморчок», козляк исә «сыер гөмбәсе» дип тәкъдим ителгән. Шуны да әйтергә кирәк: русчага якынайтумы, юкмы, белмим, ләкин козляктан тыш, сыер гөмбәсенең рус сөйләшләрендә коровяк дигән исеме дә бар икән.
КАТОЙКОНИМ
Ил, төбәк, шәһәр, авыл кебек билгеле бер территориядә яки торак пунктта яшәүчеләрнең исеме катойко́ ним яки демо́ ним дип атала. Хәзерге татар телендә катойконимнар, гадәттә, әлеге территория яки торак пункт исеменә -лы/-ле кушымчасы ялганып ясала: казанлы, уфалы, мәскәүле һ. б. Сөйләм телендә күплек санда кулланылган географик атамалар да катойконим буларак йөри: конкурсантлар арасында арчалар, балтачлар, хәтта уфалар да бар иде.
Аеруча киң төбәкләрдә яшәүчеләрнең исеме этнохоро́ ним дип атала. Татар телендә алар да нәкъ катойконимнар калыбында ясала. Мәсәлән, кавказлы, себерле, ураллы, европалы, азияле, африкалы һ.б. Бу безгә нигә кирәк, дип утырасыздыр, бәлки? Проблема бар шул, җәмәгать.
Телебездә ике яки аннан да артыграк компоненттан гыйбарәт географик атамадан ясалган катойконимнар һәм этнохоронимнар бер сүз булып оеша һәм, әйтелгәнчә, -лы/-ле кушымчасы ала. Бу алай бәхәс тудырмый шикелле (алтынурдалы, түбәнкамалы, түбәнновгородлы, ярчаллылы, яшелүзәнле). Әмма югарыда китерелгән дәүләт яки шәһәр исемнәренең берсе дә изафә конструкциясендә түгел (Алтын Урда, Түбән Кама, Яшел Үзән). Изафәле сүзтезмәләрдән катойконимнар ясаганда, сәер генә (ихтимал, миңа гына шулай тоеладыр) бер нәрсә килеп чыга: әйтик, Кама Тамагында яшәүчеләр – каматамагылылар. Моңа карата сорау юк. Балык Бистәсе, Латин Америкасы кебекләрдә яшәүчеләрне ничек атыйбыз?
Формаль яктан якын килгәндә, алар балыкбистәселе, латинамерикасылы булырга тиеш. Хет сез нәрсә әйтегез, нигәдер бу миңа һич татарча түгел кебек! Исегездәме икән: кайчандыр этүләнечәләр, бакаяфрагычалар кебекләрне караганда да шуңа охшаш сорау килеп чыккан иде. Ул вакытта бу сүзләрне ашказаны, ишегалды ишеләрнең төрләнеше белән чагыштырган идек: ашказаннары (ашказанылар түгел), сәламәт ашказанлы кеше (ашказанылы түгел). Хәзер менә кайбер кайтоконимнарның ясалышы да боларга килеп кушылды. Бу мәсьәләне һич формаль яктан гына чишәргә ярамый кебек, сыман, шикелле.
ЯКУТ
Телебездә якут дигән ике омоним бар. Аның «кыйммәтле таш» мәгънәсендәгесе шактый күптән гарәп теленнән алынган (төбендә грек сүзе), яңгырашы тулысынча татар фонетикасына буйсындырылган, ягъни [йаоқут] дип әйтелә. Ул төрле асылташларны ачыклау өчен дә кулланыла: кызыл якут – ләгыль, рубин, сары якут – тапас, топаз, зәңгәр якут – сафир, сапфир.
Икенче якут – төрки кардәшләребезне белдерә торган этноним. Моның татар телендә әйтелешен ачык кына беркайда да таба алмадым.
Якутлар үзләрен саха (сахалар) дип атый. Гомуми кагыйдә нигезендә без бу сүзне [саоҳа] дип әйтә алабыз. Моңа шигем юк. Әмма якут сүзен хәзерге татар телендә дөрес итеп ничек әйтергә? Әгәр дә аны рус теленнән кергән алынма дип карасак ки, бу этноним чыннан да руслар тарафыннан дөньяга таралган, аның әйтелеше дә русчалатып [йакут] булып чыга. Әмма әгәр төпкәрәк төшеп якут сүзенең рус теленә эвенк телендәге yoqo сүзенә кайтып калганын, чыганак телдә уртадагы [қ] авазының тел арты тартыгы булуын исәпкә алсак, аны татарчалатып [йаоқут] дию дә хата булмый кебек.
«Татар теленең этимологик сүзлеге»ндә дә «Татарлар йақут дип әйтәләр», диелгән. Ләкин норматив сүзлекләрдә, беренче чиратта татар теленең орфоэпик сүзлекләрендә, бу сүзнең әйтелеше теркәлмәгән. Аны башка төрки телләрдән карап күчереп тә булмый, чөнки хәзерге төркиләрнең күбесе якутларны үзатамалары белән саха дип белдерә.
ПИЛОТСЫЗ ОЧУ АППАРАТЫ
Хәзер бу очкычның ни икәнен белмәгән кеше калмагандыр инде. Ялгышмасам, пилотсыз очу аппараты термины дөнья телләренә инглиз теле аша таралган. Татар телендә ул күпчелек фәнни атамалар кебек үк рус теленнән тәрҗемә итү юлы белән ясалган дип аңлыйм. Гомумән, миндә ул сорау тудырмый. Бер генә нечкәлек бар: аны татарча кыскартыбрак пилотсыз очкыч дип тә була бугай. Кайберәүләр бик тырышып самолёт урынына очкыч сүзен кулланса да, термин буларак ул нәкъ «очу аппараты» дигәнне белдерә.
Шул ук вакытта мондый озын терминнарны кыскарту һәр телдә диярлек таралган. Мәсәлән, рус телендә беспилотный летательный аппарат дип тутырып әйтү белән бергә БПА, соңгы арада ешрак БПЛА дигән кыскартмалары да кулланыла. Кайбер хөкүмәт сайтларының татарча версияләрендә пилотсыз очу аппараты янәшәсендә әлеге русча БПЛА дип тә язалар икән. Ләкин болай рус кыскартылмасын алуның бер дә кирәге юк бит. Без үзебезнең телдә кыскарта алмыйбызмени?
Төрки телләрнең күбесендә бу термин безгә шактый яхшы аңлашыла: башк. пилотһыҙ осоу аппараты, кырг. учкучсуз учуучу аппарат. Аның кыскартылма вариантын ясаган телләр дә бар: каз. ұшқышсыз ұшу аппараты --- ҰҰА, азәр. pilotsuz uçuş aparatı --- PUA, үзб. uchuvchisiz uchish apparati --- UUА, төр. insansız hava aracı --- İHA.
Күргәнебезчә, болар үз телләрендәге терминны кыскарталар, читтән алмыйлар. Татарча да шул юл белән барырга һәм кыскартылган вариантны ПОА дияргә бик мөмкин. «Болай кыскарту дөрес булмый, чөнки ПОА дигәннән пилотсыз да, пилотлы да очу аппараты аңлашыла ала», – дигән фикер дә әйтелде, ләкин мин берничә телдә пилотлы очу аппараты дигәнгә килә торган сүз эзләп карадым, таба алмадым.
Нет комментариев