Ярату сүзенең этимологиясен кемдер «ярау», кемдер «яра»дан, кемдер гарәп теленнән чыккан ди.
Сүзнең килеп чыгышының тагын бер матур аңлатмасы бар: ярату сүзе – «яр итү» дигәннән чыккан диләр. Бәлки ярату һәм йөрәк сүзләренең дә уртак нигезе бардыр. Бу язмада без йөрәгебезгә тынычлык бирмәгән сорауларга җавапны фәнне популярлаштыручы галим, кардиолог, Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты, Морфология һәм гомуми патология кафедрасының өлкән укытучысы Роман Урсан белән эзләрбез.

ЙОДРЫК КАДӘРЛЕ ЙӨРӘК
Бөтен дөньяда бертөрле аңлашыла торган бер мәхәббәт символы бар, ул – йөрәк. Без аны көндәлек тормышта ошаткан хәбәрләребезгә реакция итеп куябыз, гашыйклыкны аңлатыр өчен кул белән күрсәтәбез, җырларыбызга салып җырлыйбыз. Ул шул дәрәҗәдә мәдәнияткә кергән ки, «йөрәк» сүзен ишеткәндә, күз алдына иң элек орган түгел, ә нәкъ менә « » билгесе килә. Чынлыкта, кеше йөрәге бу символга артык охшаган дип әйтеп булмый.
Роман: Йөрәк формасы белән әйләндерелгән тамчыга охшаган. Ул күкрәк турысында, уртада, бераз сул яктарак урнашкан. Якынча йодрык зурлыгында була. Ирләр йөрәге уртача 300 грамм авырлыкта, хатын-кызларныкы – 250 грамм чамасы. Билгеле, монда кешенең авырлыгын да исәпкә алып, саннар бераз аерыла. Мәктәптәге биология дәресләрен искә төшерәбез: йөрәк – кан йөгертә торган насос, аның дүрт камерасы бар. Бер ягы белән ул канны үпкәгә таба куа, икенче ягы белән кислород белән баетылган канны үпкәдән тәнгә тарата. Йөрәк – туктаусыз, туганнан алып гомернең соңгы минутына хәтле эшли торган орган. Ул беркайчан да арымый һәм беркайчан да ял итми. Бөтен дөньяда үлем сәбәбе буларак беренче урында йөрәк авырулары тора.
Бүгенге көндә йөрәкне яхшы дәваларга өйрәнделәр. Хирургия зур адымнар белән алга китте.
Роман: Соңгы 25 елда пациентларны кисмичә генә, кан юллары аша йөрәккә эләгеп операцияләр ясарга өйрәндек. Бу инде могҗиза түгел, ә безнең бүгенге көнкүреш. Шундый операцияләр ярдәме белән бүгенге көндә миллионлаган кешенең гомерен саклап калабыз. Алгарышлар күп булды, без йөрәк эченә бик кечкенә приборлар – кардиостимуляторлар урнаштыра алабыз. Алар, кирәк булганда, йөрәкне эшләтә. Соңгы берничә елда, яңа дарулар барлыкка килде, алар яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Профилактика да алга китте. Безнең гасырда, мөгаен, махсус 3D принтерда кирәкле органнар «пичәтли» башларбыз.
ДУҢГЫЗ ЙӨРӘГЕ НИГӘ ХАҖӘТ?
Булгаков үз заманында «Собачье сердце» әсәрен язган, бүгенге көндә галимнәр дуңгыз йөрәген һәм башка органнарын кешегә күчереп утырту юлларын эзли. Америкада Тим Эндрюс 9 ай буе дуңгыз бөере белән яши, аннары аңа туры килә торган кеше бөере табыла. Тим хәзерге көндә дә исән-имин яшәп ята. Тулы бер орган күчерү – шактый катлаулы нәрсә. Ә менә органнарның ниндидер аерым өлешләрен күчереп утырту, мәсәлән, клапанының нигезен алып, аның биологик өлешен алып ташлап, трансплантациядә куллану бездә дә гади практикага әверелде. Хәзер кешелек дуңгызларны модификацияләү һәм аларның органнарын иминлек өлкәсендә куллану белән шөгыльләнә. Нигә, мәсәлән, кешеләргә күпкә якынрак булган маймылларның йөрәген күчереп утыртмыйлар икән, дигән сорау да туа.
Роман: Моның сәбәпләре күп. Беренчедән, маймыллар безгә якын булганга, кешенекенә охшаган чирләр белән авырыйлар. Генетик охшашлык бар. Парадоксаль факт, әмма организм аксымнары охшашрак булган саен, иммун реакция көчлерәк була. Этик моментлар да бар. Күп илләрдә маймылларда экспериментлар кую, алардан орган алу тыелган. Ә дуңгызлар инде болай да бөтен дөньяда ризык буларак кулланыла. Шуны аңларга кирәк: без дуңгызлардан йөрәк күчереп утырту турында сөйләшкәндә, әлбәттә, гади дуңгызларны күз алдында тотмыйбыз. Ул махсус генетик модификацияләр кертеп, геннары «ватылган» хайваннар. Аларда генетик яктан бездә иммун җавап барлыкка китерә торган аксымнар юкка чыгарыла.
I ♥ YOU, БӘГЪРЕМ
Мәсьәләгә дин ягыннан да күз салырга булдык. Берничә чыганакка таянып, шуны әйтергә була: ислам дине дуңгыз органнарын һәм, гомумән, органнарны күчереп утыртуга каршы булса да, әгәр ул кеше тормышын саклап калу өчен бердәнбер чара икән, аны кулланырга була ди. Әлбәттә, йөрәкне техник ысуллар белән дә ясыйлар. Ул механик йөрәк була. Аның үз уңай һәм тискәре яклары бар. Зарядка, тәннең чит объектны читкә тибәрү проблемасы…
Механизмның эшләве, хуҗасына ишетелеп торып, дискомфорт та тудыра икән. Иң мөһиме, андый йөрәк кеше йөрәге кебек иң нәфис хисләргә, куркуга я мәхәббәткә булсынмы, кисәк реакция бирә алмый. Безнең табигый йөрәгебез исә, гормоннар тәэсирендә, секундында диярлек йөрәк тибү ешлыгын, басымны һәм башкаларны көйли. Бәлки шуңа күрә йөрәкне мәхәббәт символы итеп күрәләрдер дә.
Йөрәк мәхәббәт символы буларак беренче мәртәбә 1250 елда сурәтләнә. Анда гашыйк егет сөйгәненә йөрәген бүләк итә. Ләкин монда йөрәк кирегә әйләндерелгән. Әмма аңа хәтле дә йөрәкне хисләр һәм җан белән бәйләгәннәр. Мәсәлән, борынгы Мисырда мумификация вакытында бары тик йөрәкне генә бәдәндә калдырганнар.
Соңрак, XIV гасырда йөрәк формасы әйләнә һәм без белгән йөрәккә охшап кала. Ләкин аның әле аортасы була. Ахыр чиктә, аны уен карталарында ясый башлыйлар һәм ул шул рәвешле халык арасында киң таралыш ала. 1970 елда йөрәк символы бик зур кризистан чыгарга ярдәм итә. «I ♥ NY» логотибын махсус экономик кризиска каршы Нью-Йорк шәһәрендә туризмны үстерер өчен уйлап табалар. Нәтиҗәдә, бу логотип шул дәрәҗәдә популярлаша ки, 2000 елларда Россиядә бөтен кызларның шундый принтлы футболкалары, сумкалар яки значоклары була. Хәзер без бу билгене илнең һәртөрле почмагында күрәбез. Шунысы кызык: кайбер халыкларда ярату хисе өчен гомумән башка органнар җавап бирә. Африка халыкларында бу – фаллик символлар, казах, кыргыз, татарларда – бавыр. Без белгән «бәгырь» сүзе дә шуннан килеп чыккан.
ЯРАТУ КАЙДА ТУА СОҢ?
Роман: Бавырның мәхәббәткә катнашы юк юклыгын. Әмма ул тормыш өчен иң әһәмиятле органнарның берсе – шуңа ул күбрәк метафора буларак кулланылгандыр. Ул безнең организмда иң югары температуралы һәм каны күп булган орган да. Фән ягыннан караганда исә, төп мәхәббәт органы – баш мие. Бәйлелек хисен тудыра торган серотонин, гашыйк итә торган дофамин да шунда барлыкка килә. Мәхәббәт хисе баш миендә туса да, без хисләрне йөрәк аша тоя алабыз. Гашыйклык объектын күргәндә, йөрәк тизрәк тибә башлый, басым уйнап тора. Шагыйрьләр, җырчылар, язучылар һәм сынчылар шуның хәтле әсәр багышлаган «ярату» хисе, бәлки, безнең табигатебездәге бер исән калу механизмы гынадыр. Ә бәлки ул безнең яшәвебезгә һәм яшәргә теләвебезгә бер сәбәптер. Бәлки, галимнәр кеше тормышын коткарган кебек, ярату да бер көнне галәмне коткарыр.
Нет комментариев