Кыю һәм белемгә омтылучан бер хатынкыз җәмгыятьтә никадәр әйберне үзгәртергә сәләтле?
Сара Шакулова, Ләбибә Хөсәения һәм Фатиха Аитованы чын мәгънәсендә беренче татар мәгърифәтче хатын-кызлары дип атарга була. «Карале»нең чираттагы чыгарылышы нәкъ менә шушы өч хатын-кызга багышланган. Аларның тарихы – безгә үрнәк, киләчәк буыннарга мисал.
Фатиха Аитова
Татар кызларын белемле итү идеясе белән яшәгән тагын бер шәхес – Фатиха Аитова. Ул да, Ләбибә ханым кебек үк, мәктәпләр ача, ә 1916 елда кызлар өчен беренче татар гимназиясенә дә нигез сала.
Фатиха ханым 1866 елда хәзерге Чиләбе өлкәсендәге Троицк шәһәрендә мәшһүр сәүдәгәр, миллионер Габделвәли Яушев гаиләсендә дөньяга килгән. Яушевлар үз байлыкларын мәгариф һәм мәгърифәт өлкәсендә сарыф итәргә кыенсынмаган, халык турында кайгырткан нәсел ул. Фатиха әтисенең ташып торган энергиясен һәм әнисенең тырышлыгын һәм чибәрлеген үзенә мирас итеп ала (хәер, ата-ана мирасының акчалата өлеше дә зур булачак әле). Аны шундый ук булдыклы шәхес, Казан сәүдәгәре Сөләйман Аитовка кияүгә бирәләр. Ләбибә ханым кебек үк, Фатиха да кияүгә чыккан чакта ук иренә үзенең зур хыялы, хатын-кыз мәгарифен үстерү нияте турында әйтеп куя.
1897 елда Аитова Казанның Сукно бистәсендә ярлы гаиләләрдә үскән кызлар өчен бушлай башлангыч мәктәп ача; анда гомуми белем белән рәттән кул һөнәрләренә дә өйрәтәләр. Бу тәҗрибә җәмәгать каршылыгына очраса да, Аитова проектын дәвам итә һәм инфраструктура, укыту программалары өчен ресурслар җыя.
Татар кызларын белемле итү идеясе белән 1906 елда әтисе вафат булгач, Фатихага шактый зур суммада мирас кала. Ул бу акчаны яңа мәктәп төзүгә сарыф итә. 1909 елның 27 августында Фатиха ханым Иске Татар бистәсендә дүрт сыйныфлы кызлар мәктәбе ача. Мәктәптә татар телендә дөньяви белем дә бирелә, рус теле дә укытыла. Укытучылар составын яхшырту һәм белем бирү программасы сыйфатын күтәрү өчен ул төрле хөкүмәт оешмалары белән даими эш алып бара. Аитова мәктәбе чыннан да ниндидер бер могҗиза булып тоелган: бары тик кызлар гына укый торган мәктәптә Коръән, хәдисләр, татар теле, арифметика, география, тарих, рәсем, кул һөнәрләре, рус теле һәм башка файдалы дәресләр керә. Укучыларның махсус мәктәп формасы – көрән төстәге күлмәк, ак яки кара алъяпкыч, алсу каймалы ак яулык. Кызларга дини тәрбия дә бирелгән – ул яктан мәктәп шул заман татар дөньясының дини карашларыннан тайпылмаган.
Фатиха ханым үз мәктәбен «кызлар мәдрәсәсе»нә әйләндерергә теләгән. Хөкүмәт каршында мәдрәсә мәктәптән югарырак дәрәҗәдә торган. Аитова ахыр чиктә мәктәбен шәхси уку йорты буларак рәсмиләштерергә карар кыла. Шуннан соң аның статусын күтәрергә дә мөмкинлек барлыкка килә: озак еллар тырышлыктан соң, 1916 елда Казанда татар кызлары өчен гимназия ачыла. Бу вакытта дөньяда татар егетләре өчен гимназия дә юк әле. Ә Аитова кызлар гимназиясен төзи! Бу уку йортының рәсми ачылу тантанасына Казан губернаторы да, шәһәр башлыгы да, мәгариф өлкәсендә булган барлык җитәкчеләр дә килә.
Аитова гимназиясе революциягә кадәр озак эшләргә өлгерми. 1918 елда ул совет мәктәбенә әверелә. Әмма Ләбибә ханым, Фатиха ханымнар төзегән мәктәпләр совет чорында да әһәмиятен югалтмый. Алар тәрбияләргә өлгергән кыз балалардан зур шәхесләр үсеп чыга. Аитова укучылары арасында, мәсәлән, композитор Сара Садыйкова, җырчы Мәрьям Рахманкулова кебек зыялы һәм кыю татар кызлары булган.
Ләбибә Хөсәения
Ләбибә Хөсәения – татар кызлары өчен мәктәп ачкан шәхес. Ул 1880 елда хәзерге Норлат районының Яңа Әмзә авылында туа. Аның әтисе Һади хәзрәт авылда мулла була. Һади хәзрәт Казанда данлыклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен җитәкләгән бөек дин галиме һәм педагог Галимҗан Баруди белән бик яхшы мөнәсәбәтләрдә була. Нәкъ менә Галимҗан Баруди Ләбибәне үзенең хатыны Маһруй абыстайга ярдәмче булып эшләргә чакыра. Шулай итеп, 1896 елдан 16 яшьлек Ләбибә Казанда кыз балаларны укыту эшенә керешә.
Галимҗан Барудиның хатыны Маһруй абыстай вафат булгач, аның мәктәбе тарала. Калган укучылар Ләбибәнең яңа мәктәбенә күчәләр. Тора-бара укучы кызлар саны арта. Нишләргә? Димәк, кызлар мәктәбенә аерым бина салырга кирәк!
Ләбибә ханым краудфандинг ача: мәктәптә укыган балаларның ата-аналарына мөрәҗәгать итеп, алар аша иганәчеләр туплый, шулай итеп, мәктәп төзерлек акча җыела башлый. 1908 елда Казан тарихында беренче тапкыр татар кызлары мәктәбе өчен махсус бина төзелә. Кайчандыр Ләбибәнең өендә ике бүлмә генә тәшкил иткән мәктәпнең укучылары 200 дән артып китә.
1914 елда Ләбибә ханымның мәктәбе яна. Казан сәүдәгәре Садыйк Галикәев үз хисабына ике катлы бина төзергә тәкъдим итсә дә, Ләбибә бу юлы да үзенчә эшли: төрле байлардан бурычка акча алып, бинаны үзе салдыра. Нәтиҗәдә, ул аерым бер байның ихтыярына бәйле булмыйча, үз иреген саклап кала. Бурычларын 1918 елга кадәр түләп тә бетерә. Дәүләт тарафыннан 100% танылмаса да, Ләбибә ханымның үз имзасы һәм мөһере сугылган дипломнарны татар дөньясы кабул иткән. Аның мәктәбен тәмамлаган кызларны эшкә чакырып төрле төбәкләрдән килгәннәр.
1917 елда исә мәктәп рәсми рәвештә «дарелмөгаллимат», ягъни укытучылар әзерләү мәктәбенә әверелә. Ләбибә Хөсәения Патша вакытында Ләбибә ханым мәктәбенә күп тапкыр тикшерүләр килә, мәктәпне яптыруны таләп итеп шактый хатлар языла. Каршы кешеләр күп булса да, кызлар мәктәбе эшен дәвам итә. 1920 елда Ләбибә ханым янә фаҗигага тарый: алар яшәгән кварталда зур янгын була, өйләре яна. Өстәвенә, гаилә тиф белән чирли башлый. Шул елның көзендә Ләбибә ханым вафат була.
Сара Шакулова
Сара Шакулова Касыйм шәһәрендә мактаулы гражданин гаиләсендә туган. Ул гади гаиләдән түгел: Шакуловларның нәселе сәедләргә, ягъни Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) нәсел дәвамчыларына барып тоташа. Димәк, Шакулова – сәидә, ягъни пәйгамбәр оныкларының берсе. Өстәвенә, аларның гаиләсе төрле бай сәүдәгәрләр һәм сәнәгатьчеләр белән дә туганлашкан.
Дөрестән дә, Сара туташка искиткеч затлы белем алырга насыйп була. Башлангыч сыйныфларны ул яңача укыта торган татар мәктәбендә укый, ә аннары 8 ел Касыйм шәһәренең кызлар гимназиясендә белем ала. Аны 1905 елда тәмамлагач, Петербургка китә. Петр Лесгафт дигән галим ачкан тәрбиячеләр һәм мөгаллимәләр курсына укырга керә. 1909 елдан исә Сара Парижда укый: ул вакытта дөньяда иң танылган вузларның берсе – Сорбонна университетында математика һәм физика фәннәрен өйрәнә.
1913 елда Сара Шакуловага механика профессоры дәрәҗәсе бирелә. Күз алдына китерегез: дөньяда беренче татар математигы, Сорбоннада укып чыккан беренче татар кызы, беренче татар профессоры бит бу!
Россиягә кайткач, үз илендә укытыр өчен Сарага Россия дипломы кирәк була. Моның өчен ул Мәскәү университетында имтихан тапшыра. Әмма аңа барыбер Мәскәү яки Питерда эшләү мөмкинлеге бирелми: моның өчен, беренчедән, ир-ат булу, икенчедән, христиан динендә булу таләп ителгән. Шулай да, аңа бер еллап Зарайск шәһәрендә училищеда укытырга насыйп була. Ә аннары ул Казанга килә.
1916 елда Сара Шакулова Фатиха Аитованың беренче татар кызлар гимназиясендә һәм Ләбибә Хөсәенованың кызлар мәктәбендә эшли башлый.
Сара ханым совет елларында да югалып калмый, татар мәгарифенә хезмәтен дәвам итә. Ә инде тормышының иң зур мәхәббәте – математика фәненә – ул гомере буе тугры кала. 75 яшенә кадәр ул Мәскәүнең техник вузларында механика һәм геометрия фәннәрен укыта, үзе кебек үк тырыш студентлар тәрбияләп калдыра.
Автор: Айдар Шәйхин
Кулланылган чыганаклар: «Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары» / төзүчеләре Сәрия Усманова, Тәэминә Биктимирова.
Нет комментариев