Тирмәнең «кирәгә», «уык», «чаңгырак» дигән өлешләрен беләсезме? Ә бәлки сез, бөтенләй «тирмә» сүзен кабул итмичә, «юрта» дию яклыдыр?
Татарның яшерен телләрен ишеткәнегез бармы? Гадәттәгечә, бу һәм башка шундый сорауларга җавап эзләрбез. Орфография мәсьәләләрен дә карамыйча булмас. Әйтик, «Казан кремле» дип язаргамы, «Казан Кремле» дипме? «Нугай» дию дөресрәкме, «ногай»мы? Тоткарланып тормыйк, эшкә керешик.
ТУЛПАР / ТОЛПАР
Телебездә беренче иҗегендә у да, о да язылып йөри торган бер төркем сүз бар. Исемә төшкәннәре менә болар: нугыт – ногыт, нугай – ногай, курган – корган, тулпар – толпар. Я, болардан кайсы варианты дөресрәк дип уйлыйсыз? Теләсә кайсын күрсәтергә була ул, тик фәнни яктан исбатлавы гына алай җиңел түгел. Җиңел булса, бүгенгә кадәр вариантлар сөйрәлеп килмәс тә иде. Татар теле тарихында кайбер сузык авазларның күчеш кичергәне билгеле. Борынгы төрки телдәге о > татарча у; у > о̆ ; ö > ү; ү > ө; э > и; и > ӗ һәм аерым очракларда (беренче иҗектә) э > ә. Болар арасыннан безне беренче ике очрак кызыксындыра.
Борынгы төрки тел белән чагыштыру мөмкин булмаганлыктан, әлеге борынгы форманы саклаган хәзерге берәр төрки тел белән чагыштыру көтелгән нәтиҗә бирергә тиеш. Мондый тел функциясен төрек теле үти ала дип уйлыйм. Төрек телендә сузыклар чылбыры -о-у- (-o-u-) булган сүзләргә татар телендә -у-ы- сузыклар чылбыры туры килә: oğul – угыл, odun – утын, oğuz – угыз, orun – урын, otuz – утыз, dokuz – тугыз, sokur – сукыр, topuk – тубык һ. б. Димәк, төрекчә nohut яңгырашына татарча нугыт туры килә.
Шулай ук төрек, үзбәк һ.б. телләр белән янәшә куеп караганда, нугай (нуг. ногай, каз. ноғай, төр. nogay, үзб. noʻgʻay) варианты татар теле үсешенә хас, о аша язылуның диалекталь булуы аңлашыла.
Курган сүзенең төрки телләрдәге вариантлары: каз. қорған, уйг., к.-калп. қорған, үзб. қўрғон, кырг. коргон, төркм. диал. горгон. Димәк, татарчасы курган булу табигый. Моның телебездәге корган варианты, күрәсең, корырга «төзергә» сүзе тәэсирендә барлыкка килгән (төрки телләр белгече Герхард Дёрфер). Әмма асылда курганның бу фигыльгә кагылышы юк, ул кургарга, ягъни «сакларга» сүзеннән ясалган.
Тулпар сүзендә бераз кыенлык бар. Булуы көтелмәгән телләрдә дә беренче иҗектән соң у килә: азәр. tulpar, үзб. tulpor, ком. тулпар. Әгәр югарыдагы сүзләр принцибына таянсак, татар телендә язылышы толпар булырга тиеш кебек, шулай да күпчелек норматив сүзлекләрдә ул тулпар рәвешендә теркәлгән, мин үзем дә шул язылыш яклырак. Катгыйрак фикергә килү өчен, минемчә, гарәп язуындагы текстларга карарга кирәк: әгәр искәлифтә тдан соң و язылса, димәк хәзерге язуда у язуны тарихилык белән аңлатып булачак. Әлбәттә, ялгышуым ихтимал, тик төрле язылыш вариантларын ачыклап биргән аңлатмага юлыкканым булмады.
ЯШЕРЕН ТЕЛ
Әти белән әнинең без энем белән аңлый алмый торган телләре бар иде. Соңрак без аның серенә төшендек тә, ул телнең кирәге калмады. Беркөн барыбыз бергә җыелган чакта, шуны искә төшереп көлешеп алдык. Формула белән бирсәң, ул тел болай булыр иде: тартык + сузык (иҗек) > тартык + сузык + ф + шул ук сузык. Мәсәлән: «Тифизеферәфәк буфул, софыңгафа кафалафабыфыз. Тыфыштафа сафалкыфын ификәфән. Җыфылыфырафак кифиефен». Ягъни: «Тизрәк бул, соңга калабыз. Тышта салкын икән. Җылырак киен». Тел белемендә мондый яшерен телләрнең төрләрен, максатларын өйрәнәләр. Алар төрле җәмгыятьтә, хәтта төрле коллективларда була ала. Нигездә барысы да сөйләшкәнне читләр аңламасын өчен кулланыла.
Менә без куллана торган яшерен телнең дә үз исеме бар, ул инфиксация дип атала икән. Инфиксация ул сүз уртасына ниндидер кушымча (инфикс) кыстыру. Безнең очракта һәр иҗеккә -фа-, -фә-, -фи- һ.ш. ише өстәмәләр (кыстырмалар дисәм дә ялгыш түгелдер) кыстыру булып чыга. Шуңа бәйле рәвештә тагын бер кызык искә төште. Һич онытмыйм, моны әнинең энес е көтү көткәндә өйрәткән иде: Натри раба пердәнкү, Ныңа шыба пергәнкү, Реб мыскакыр, реб керткәчи Ына шаба тергәнбө.
Шәйләп алгансыздыр инде. Монда беренче иҗек сүзнең ахырына килеп кушыла. Ә гәр сүз бер генә иҗекле булса, ул арттан алга әйтелә. Мондый күренешләр татар тел белемендә һич өйрәнелмәгән бугай. Мәгәр татарның яшерен телләре, аларның башка төрлеләре һичшиксез бар. Шуларны барлыйсы иде бит.
КАЗАН КРЕМЛЕ
Рус теле орфографиясе проблемаларын хәл итәргә һич алынырга җыенмыйм, Аллам сакласын. Аларның миннән башка да, меңләгән булмаса да, йөзләгән тел белгече бар. Ләкин татар орфографиясенә дә тәэсир итә торган язылышлар очрый. Шуларга кагылып китмичә мөмкин түгел. Гомере буе рус теленең язылыш кагыйдәләрен тәртипкә салу юлында хезмәт иткән мәшһүр Дитмар Розентальнең белешмәлегендә дә, аның эшен дәвам иткән Владимир Лопатинның «Как правильно? С большой буквы или с маленькой?» дип аталган сүзлегендә дә кремль сүзе «ныгытма» мәгънәсендә юл хәрефеннән языла, фәкать «Мәскәүдәге хөкүмәт резиденциясе» мәгънәсендә Московский Кремль дигәндә баш хәрефтән языла дип бирелгән.
В. Лопатинда юл хәрефеннән язылган Казанский кремль мисалы Новгородский кремль, Псковский кремль, Рязанский кремль, Нижегородский кремль дигәннәр белән бергә бирелгән. Әйе, «борынгы саклану корылмасы» буларак бу язылыш чыннан да хата түгел. Казан кремле диварлары, Новгород кремлендәге чиркәү, Псков кремле башнялары, Рязань кремленең планировкасы, Түбән Новгород кремле капкалары кебек контекстта кремль сүзе, әлбәттә, юл хәрефеннән языла. Ләкин Казан санап кителгән бу шәһәрләрдән бераз аерыла. Менә интернеттан мисал: Приближение окончания срока действия договора о разграничении полномочий между органами власти Российской Федерации и органами власти Республики Татарстан заставляет Казанский кремль серьезно нервничать. Яки моңа күз салыгыз: После прекращения действия договора реальная схема взаимоотношений двух Кремлей – московского и казанского – никак не поменялась. (Махсус тәрҗемә итмәдем һәм орфографияләренә кагылмадым). Әлеге мисалларда сүзнең «корылма» турында бармавы барыбызга да ачык аңлашыла. Димәк, рус телендә дә аерым контекстларда Казанский Кремль дигәннән «Татарстан хакимияте, хөкүмәте» күз уңында тотыла, һәм бу очракта, нәкъ Московский Кремль дигәндәге кебек, ике сүз дә баш хәрефтән язылырга тиеш. Беркем дә Псков, Рязань яки мәзкүр башка шәһәрләрнең кремле аша шул төбәкнең хөкүмәтен белдерми, Мәскәү һәм Казан кремльләре аша белдерә ала.
Әйткәнемчә, рус телендә үзләре хәл итәрләр, ләкин татар телендә контекстка карап кремль сүзенең язылышы түбәнгечә була: кремль1 (тар. кальга, кирмән), мәс.: кремль диварлары, кремль манаралары; Казан кремле (корылма буларак) кремль2 (шәһәр тарихи архитектура комплекслары исемнәрендә икенче сүз буларак), мәс.: Псков кремле, Рязань кремле; ләкин: Мәскәү Кремле, Казан Кремле Кремль3 (шәһәр районы; кайбер шәһәрләрдә тарихи архитектура комплексы), мәс.: Кремль курантлары, Кремль йолдызлары Кремль4 (Мәскәүдә, шулай ук Татарстанда хөкүмәт резиденциясе) Кремль сүзен өнәмичә, кирмән дип язарга теләүчеләр үзләре теләгән вариантны сайлый ала, әлбәттә.
Кичәге көнгә әйләнеп карасак, якын тарихтагы бабаларыбызның тирмәләрдә яшәгәне күренми. Ераккарак, тирәнгәрәк төшә башласак, мондый корылмаларның эзе калкыбрак чыга төсле. Һәрхәлдә, телдә тирмәгә бәйле сүзләр сакланган, сүзлекләргә теркәлгән. Тирмәне киереп тора торган кабыргалык агачлар, ягъни тирмәнең түбәнге цилиндрик өлешен тәшкил иткән агач рәшәткә кирәгә дип атала. Түбәдәге түгәрәк коршау – (төрлечәрәк язылышта) чаңгырак, мәсәлән, «Идегәй» дастанында очрый: Туктамыш хан анда әйтте:
– Әй Дөрмән би, Дөрмән би, <…> Котлыкыя ялган бинең Чаңгырагын чап, – диде.
– Чабып утка як! – диде. Монда чаңгырагын чабарга «өйне тар-мар итәргә, туздырырга» кебегрәк аңлашыла бугай. Кирәгә башы белән чаңгыракны тоташтыра торган, тирмәнең гөмбәзен тотып торган нечкә колгалар уык дип атала (кайчакта ялгыш ук дип кулланалар). Һава алышыну, кирәк очракта ис һәм төтен чыксын өчен тирмә түбәсендә калдырыла торган махсус тишек һәм шул тишекне томалау өчен кулланыла торган япма төннек дип йөртелгән. Тора-бара бура бурап төзелгән өйләргә күчеп беткәч, төннек сүзе «морҗасыз өйләрдә яки кара мунчаларда, төтен чыгу өчен, түшәмгә яки диварга ясалган тишек, төтен юлы» мәгънәсен алган кебек күренә. Һәм, әлбәттә, тирмә турында сүз барганда, киез дә онытылмаска тиештер. Кайбер язмаларда, тирмә сүзен өнәп бетермичә, юрта сүзен куллануга өндиләр. Имеш, төбендә төрки сүз ята. Чыннан да, русча юрта төрки юрт/йорт сүзеннән алынган. Соңгы -а авазы изба, хата сүзләре тәэсирендә барлыкка килгән дип санала. Шулай да мин тирмәдән баш тартырга ашыкмас идем. Нишләп әле безнеке русча белән тәңгәл килергә тиеш? Аннары татарча тирмәнең русча терем(ок) сүзенә катнашы була алган дигән фикерләр бар. Һәрхәлдә, терминологик характерда булган тирмә сүзе урынына йорт дип куллану болай да күпмәгънәле йорт сүзенә тагын бер мәгънә өстәү була. Бу безгә нигә кирәк? Татарча юрта дию исә бөтенләй алынма булып чыга.
Нет комментариев