«Сәдәф» дигәне әдәби, «сәдәп» дигәне диалекталь кебек. Пычак «үткен» буламы, әллә «үткер»ме?
Болардан кайсы варианты дөресрәк икәнен кистереп әйтә алмыйм. Әйталмыйммы? Абау, берьюлы күпме сорау! Шуларны берәмберәм карап чыгыйк әле. Шулар белән бергә «хәзрәт» сүзен урынсыз куллану очракларын да ачыкларга тырышырбыз. Киттек!
ҖАЙРА
Күпләр өчен бу сүз яңадыр дип уйлыйм. Җайра – кимерүчеләр отрядыннан тәне озын энәләр белән капланган имезүче хайван. Бүгенгә кадәр нәшер ителгән зоологик терминология сүзлекләрендә бу җәнлекне белдерү өчен дикобраз сүзе кулланылган, синоним буларак уклы керпе сүзтезмәсе тәкъдим ителгән. 2020 елда басылып чыккан «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә әлеге безнең җайра сүзе дә теркәлгән.
Гомумән алганда, бу җанварны белдерү өчен эзләнүләр күптән башланган. Минем кулдагы «Рәсемле гыйльме хайванат» дәреслегендә (1910) аны хинзир керпесе (гарәптә хинзир – «дуңгыз») дип биргән булганнар.
Дикобраз дигәне Совет чорында актив кертелә һәм бүгенгә кадәр төп термин буларак кулланыла. Шулай да аның кычкырып торган рус сүзе булуы, «дикий» һәм «образ», ягъни «кыргый, вәхши» һәм «кыяфәт» сүзләреннән оешканлыгы аермачык танылу аны ничектер кабул иттерми шикелле (югыйсә жираф, зебра, крокодил кебек сүзләр андый хис тудырмый кебек, чөнки рус теленеке түгеллекләре ачык билгеле).
Уклы керпе варианты, минемчә, – госманлы теле йогынтысы: хәзерге төрек телендә бу хайван oklukirpi, кырымтатарда oqlu kirpi/ окълу кирпи.
Җайра сүзе Урта Азия телләрендә таралыш алган: үзб. jayra, каз. жайра, кырг. жейре, таҗ. ҷайра. Бу сүзнең этимологиясен таба алмадым, ләкин аның кыскалыгы һәм күршедәге кардәш (һәм кардәш булмаган) телләрдә кулланылуы аның термин буларак татар теле өчен дә иң кулай һәм функциональ вариант икәнлеген раслый.
Шәхсән мин бөтен вариантлар арасыннан җайра дигәнен сайлар идем. Сезнең фикер башкача да була ала, әлбәттә. Шулай да җайраны татарча дикобраз дип әйтәсе килмәүдә фикерләребез уртак дип уйлыйм.
МУЛЛА, ИМАМ, ХӘЗРӘТ…
«Идел Буенда хәзрәтләр форумында булып кайттым»; «Хәзрәт булуның үз эстетикасы бар». Боларның нәрсәсе дөрес түгел?
Әгәр дә дини традиция эзлексез яшәп килсә, мөгаен, дини лексика белән әллә ни проблемалар булмас иде, ләкин диннең шактый зур тәнәфестән соң институт буларак татарларда активлашуы, әнә шул өзеклек бүген аерым сүзләрнең урынсыз кулланылуына китергән (булса кирәк).
Дин әһелен белдерү өчен иң популяр сүз мулла дисәм, бик ялгыш булмастыр. Хәзерге татар телендә мулла гомуми планда төрле дәрәҗәдәге дин әһелен белдерә, әмма Совет чорында тискәре коннотация салынганга, дин әһелләре телендә, гадәттә, бу сүз бик яратып кулланылмый.
Имам сүзенең дә мәгънәләре күп. Мәсәлән, бернинди махсус белеме булмаса да, алга басып ике-өч кешегә намаз укыткан кеше дә имам. Нигездә, бүгенге дин әһелләренең күбесен имам дияргә ярыйдыр (билгеле, казыйлар, мөәззиннәр, мөхтәсибләр дә бар). Шуңа күрә форумнар, корылтайлар турында сүз барганда, әлбәттә, имам (яисә инде дин әһеле) сүзен куллану урынлы.
Хәзрәт дигәнебезне имам, мулла яки шулар ише башка сүзләр урынына куллануны дөрес дип әйтеп булмый, чөнки хәзрәт ул әнә шул имамга, муллага хөрмәт белән мөрәҗәгать итү (!) сүзе. Ягъни әфәнде сүзе ничек ир-атка карата кулланылса, хәзрәт тә шулай ук дин әһелләренә карата кулланыла. Бу элек тә шулай булган, хәзер дә шулай. Мәгәр элек ул дин әһелләренә карата гына түгел, хөкемдарлар һ.б. өчен дә кулланылган. Г. Тукайны исегезгә төшерегез: «Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов, Тукай – өч йолдыз ул».
Һәм соңгы фикер: нечкәлекләренә кереп тормаганда, татарның дин әһеленә хәзрәт дип эндәшүе православие динендәгеләрнең үз дин әһелләренә батюшка, католикларның изге ата (Holy Father, святой отец) дигәненә туры килә дип аңлыйм. Ялгышсам да, ялгышым имамнар форумы урынына хәзрәтләр форумы дию кебек түгелдер, шәт. Һәрхәлдә: «Мин хәзрәт булып эшлим», – диюче үзен-үзе әфәнде дигән кебек булып чыга. Хәзрәтме син, бик үк хәзрәт түгелме әле, анысын инде мөрәҗәгать итүче кеше ихтыярына калдырыйк.
СӘДӘФ // СӘДӘП
Хәзерге норматив сүзлекләр мөмкин кадәр орфографик вариантлардан котылу юлын эзли. Шундый вариантлы сүзләр арасында сәдәф һәм сәдәп парлары да бар. Мондый п/ф чиратлашуына татар телендә шактый гына мисал табарга мөмкин. Алардан кайберләренең ф вариантлысы әдәби санала (туфрак – тупрак, керфек – керпек, фәрештә – пәрештә), кайберләренең – п вариантлысы (пәрдә – фәрдә). Кайбер очракларда бу хәрефләр белән генә аерылган сүзләр этимологик дублетка әйләнгән: Әпипә < Афифә > Гафифә.
Бу п/ф чиратлашуы бер татар теленә генә түгел, төрле телләргә дә хас. Мәсәлән, тат. әфәнде, фән – уйг. әпәнди, пән; тат. пот һәм рус. пуд – нем. Pfunt/фунт; тат. пестә – төр. fıstık һәм рус. фиста(шка).
Сәдәф/сәдәп сүзенә килгәндә, минемчә, сәдәф дигәнен норма, сәдәп дигәнен диалекталь санау дөресрәк булыр. Бу сүзнең гарәп алынмасы булуы һәм чыганак телдә нәкъ ф аша кулланылуы иң ышандыргыч аргумент була ала бугай (шул ук хәлдәге фәрештә сүзе дә чыганак телдәгечә кулланыла). Р. Әхмәтьянов «тат. әд. телендә сәдәп һәм сәдәф – этимологик дублетлар», ягъни сәдәп ул «төймә», сәдәф – «энҗе кабыгы, перламутр» дисә дә, асылда «төймә» мәгънәсе шул ук «энҗе кабыгы»ннан ясалган кирәк-яракны атаудан барлыкка килгән, шуңа күрә бу төшенчәләрне белдергән сүзләрнең язылышын аеруда зур мәгънә юк шикелле.
ӘЙТАЛМЫЙ // ӘЙТӘЛМИ
«...бер-берсен күрәлмичә», «...бер-берсен күралмыйча». Кайсы варианты дөрес икән?
Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы -мый/-ми кушымчасы ярдәмендә ясала. Шул ук вакытта әгәр дә бу кушымчалар 1) ал-ырга ярдәмлек фигыле белән, 2) нечкә нигезле сүз белән килгәндә, алмый формасы әлми булып әйтелү очраклары еш очрый. Бу аеруча Казаннан көнчыгышка киткән саен ешая бугай. Мәсәлән: Сикердем читәннәрен лә, Йөгердем, җитәлмәдем. Ни булды икән телләремә – Сау бул, дип әйтәлмәдем, – дип җырлыйлар. Казанга килеп яши башлаганчы, мин моны норма дип саный идем. Монда килгәч, бик кискен төзәтә башладылар. Хәзер инде озак еллар шул юлда казынгач, мондый нәтиҗәгә килдем: әдәби телнең иң тикшерелгән, иң югары таләпләргә туры китерелгән стилендә килә алмыйча, күрә алмый, җитә алмадым дип язу дөрес була. Шул ук сүзләрне диктор укыса, аларны кушып әйтү дөресрәк була: киләлмый, күрәлмыйча, җитәлмадым…
Кайбер төбәкләрдә менә бу кушылып языла торган икенче компонент кушымчага әверелү этабын кичерә. Әлегә бу процессны әдәби тел кабул итми, шуңа күрә әйтелә килсә дә, язуда аерым һәм икенче компонентны калын итеп язарга кирәк шикелле. Мәгәр бу сөйләм вариантлар әсәрдә персонаж телендә кулланылса, аларны шулай сөйләм телендәгечә кушып һәм нечкә вариантта бирергә мөмкин дип саныйм.
ҮТКЕР – ҮТКЕН
«Үткен дип куллану дөресме, үткер дипме?» Шулай шул, вариантлар булганда, мондый сораулар һәрвакыт чыгып торачак. Гадәттә, тәҗрибәле редакторлар, билгеле бер фикергә килеп, бер генә вариантны сайлыйлар да эзлекле рәвештә шул вариантка төзәтә баралар, ләкин кирәкме икән алай итәргә?
Шәхси күзәтүләремә күрә, үткен сүзе ешрак кулланыла. Һәрхәлдә, минем үткер дип язганнарны шулай төзәткәләгәннәр иде. Мин андый чакта, ихтимал, -р белән булганы диалекталь варианттыр, дип уйлый идем. Ләкин эш алай түгел икән. -кын/-кен (-гын/-ген) кушымчасы ярдәмендә ясалган башка сүзләр булуы үткен вариантына каршы чыгуга киртә куя. Чаг.: азгын, кискен, талгын. Мондагы кушымчаны тюркологлар -кан/-кән (-ган/-гән) кушымчасына кайтарып калдыра, ягъни үткен < үткән (үтә торган) булып чыга.
Шул ук вакытта -кыр/-кер (-гыр/-гер) кушымчасы ярдәмендә ясалган сүзләр дә аз түгел (күбрәк тә дияр идем әле): тапкыр, өлгер, сизгер, елгыр, кыңгыр, очкыр, откыр, уйгыр (мондагы кушымчаларның кайберләре телебезнең хәзерге торышында кушымча буларак кабул ителми). Димәк, болар рәтендәге үткер вариантын да «легитим», яшәргә хокуклы.
Сүзлекләрдә һәрвакыт диярлек үткер һәм аннан ясалган формаларны (үткерлек, үткерләргә, үткерләнергә, үткерләндерергә һ. б.) икенче планга калдыру аларны диалекталь сүзгә әйләндереп бетергән инде бугай. Ләкин -кыр/-кер (-гыр/-гер) кушымчасының башка әдәби сүзләр ясауда кулланылуы аның диалекталь булмавын күрсәтә.
Ринат Сәфәров, филология фәннәре кандидаты,
ТР ФА Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире
Нет комментариев