Татар телендә әллә ни күзәтелмәсә дә, сүзтезмәдән торган атаманы кыскарту – бөтен дөньяда киң таралган практика.
Әмма дәүләт органнары исемнәрен үз теләгең белән генә кыскартып булмый. Ә менә «ыру» белән «ыруг», «олы» белән «олуг» сүзләренең берсен сайлап куллануны беркем дә тыймый. Тик кайсын сайларга? Ике төрле языла алган кеше исемнәре дә бар. Аларның кайсы язылышы дөрес? Бу юлы шул һәм башка сорауларга җавап табарга тырышырбыз. Хәерле сәгатьтә!
МИНИСТРЛЫКЛАР
«Менә минем рус телендә яза торган хезмәттәшем “Минобрнауки РТ” дип кыска гына яза да куя, ә мин татарча “Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы” дип тутырып язам, чөнки бездә аның кыска варианты юк», – дип зарын сөйләп алды бер журналист.
Рәсми булмаган атамаларны кыскарту бары тик үзебездән тора. Беркем дә «тимерьюл вокзалы» дигәнне ТЮВ, «сәүдә үзәге»н СҮ, хәттә СӘҮ дип әйтүдән, язудан тыймый. Әмма министрлыклар һәм ведомстволарның кыскартылмалары хөкүмәтнең махсус карары белән раслана. Аларны беркем дә үзе теләгәнчә ясый алмый. Ни кызганыч, Татарстанның бер генә дәүләт идарәсе органының кыскартылмасы да рәсми карар белән расланмаган.
Министрлыкларда аббревиациянең ике калыбы күзәтелә. Беренчесе – сүзләрнең беренче хәрефләрен генә калдырып кыскарту. Күбесенчә төрки республикаларның министрлыклар исеме бу ысул белән кыскартылган: Қазақстан Республикасының Оқу-ағарту министрлігі – ҚР ОМ (ҚР ОМ бұйрықтары); O‘zbekiston Respublikasi Maktabgacha va maktab ta’limi vazirligi – MMTV (MMTV huzuridagi Respublika ta’lim markazi); Türkiye Cumhuriyeti Çalışma ve Sosyal Güvenlik Bakanlığı – ÇSGB. Икенче калып – иҗекләр калдырып кыскарту. Моңа мисал булып рус телендәге аббревиатуралар хезмәт итә ала: Министерство финансов Российской Федерации – Минфин России; Министерство науки и высшего образования Российской Федерации – Минобрнауки России. Шул ук вакытта, Россия министрлыклары өчен беренче калып та кулланыла: Министерство иностранных дел Российской Федерации – МИД России.
Шулай итеп, Татарстан (һәм шулай ук Россия) министрлыклары һәм ведомстволарының кыскартылмаларын булдыру тел белгечләренә килеп төртелми, хөкүмәт органнарына гына бәйле. Моңарчы кирәксенмәгәч, аларга ул бүген дә кирәк түгел инде, ә менә журналистларның моңа ихтыяҗы бар, шуңа күрә матбугат чараларында бу хакта бераз языштырылса, яңгыратылса, исләренә төшергәләп торылса, ихтимал, татар телендә дә ТР Юсмин, ТР Мәдмин, РТ Мәфмин яки ТР ЮМ, ТР ММ, ТР МФМ кебекләр барлыкка килер. Тик барлыкка килерме икән?..
МӘҮЛА КОЛЫЙ, РӘМИЕВ, МӨХӘММӘТ
Мөхәммәт исеме әллә ни кыенлык тудырмый кебек, шулай да бу исемне йөрткән татар кешесе белән пәйгамбәр исеме язылышы арасында аерма бар: Мөхәммәт Мәһдиев, Мөхәммәт Мирза кебекләр т аша, Аллаһның илчесе д аша Мөхәммәд дип языла.
Мәшһүр бертуган Мөхәммәтшакир белән Мөхәммәтзакир Рәмиевлар фамилиясенең гарәп графикасындагы язылышына күз салсак, ул формасында булган һәм бернинди икеләнүсез Рамиев дип укыла (-ев урынына -еф язуны традиция дип кабул итәм), чөнки ул рами – «укчы, ук атучы» сүзеннән ясалган. Әмма бүген бу фамилияне йөртүчеләр үзләрен дә, теге бертуганнарны да Рәмиев дип яза: Зөфәр Рәмиев (танылган әдәбият белгече, текстолог). Шуларга иярептер инде, Казандагы IT-паркка исеме бирелгән Бәшир аганың фамилиясе дә Рәмиев дип языла (теге ике бертуганның нәсел дәвамчысы ла). Нигә? «Тигә», – дия иделәр без бала чакта, чөнки сәбәбен беркем әйтә алмый.
Һәм тагын бер очрак: нисбәләр һәм фамилияләр турында язганым булды инде. Алар күбесе кеше исеменнән яки торак пункт атамасыннан ясалган. Тик менә Мәүла Колый исемендәге Колый нәрсә ул? Уйлый белмәүме? Төпкә төшеп тормаумы? Кандалый, Укмасый кебек нисбә түгел лә инде. Югыйсә бу бит Мәүла Колы, ягъни «Алла колы» дигән исем. Шундый ук әкәмәт мәшһүр төрекмән әдәбияты классигы Мәхтүмколый язылышында да бер чыккан иде. Аның да исемен татар телендә шулай бастырып чыгардылар. Әмма, минемчә, бу исем дә Мәхдүм + колы компонентларыннан оешкан һәм шул ук «Алла колы» дигәнне белдерә. Мәхдүм сүзе «макталган, мактауга лаек, хәмд ителгән» мәгънәсе белән Аллаһка ишарәли булса кирәк. Татар тарихында бу сүз муллаларның улларына карата кулланылган: Безнең Зәки мәхдүм моңарча анасыннан һич аерылмаган, рәхәт вә йомшак тәрбиядә генә үскән вә шәһәрне бер дә күрмәгән иде (Г. Ибраһимов).
Нәрсәдер үзгәртергә өндәмим. Мирас булып калган мондый проблемаларны бүген хәл итеп булуына ышанып та бетмим, ләкин аларның барлыгын гына күрсәтәсем килде.
ЫРУ//ЫРУГ
Теләсә кайсы тел үзенең үсеш тарихында төрле этаплар үтә һәм үзгәрешләр кичерә. Шул сәбәпле, мәсәлән, борынгы төрки телнең бик күп тармакларыннан берсе булып формалашуга карамастан, хәзерге татар телендәге яңгырашлар теге замандагылардан аерыла.
Биология терминнары арасында әле ыру, әле ыруг дип кулланылган сүз бар. Болардан ыруы – телнең табигый үсеше процессында башка шундый ук типтагы сүзләр кебек үзгәреш кичергән вариант. Ягъни татар телендә ауслауттагы -ғ/-г, кагыйдә буларак, төшеп кала: бор. сарығ – хәз. сары, бор. тарығ хәз. тары, бор. бәг (бәк > бәй) – хәз. би («кайната», «кайнана» мәгънәсендә биата(й), биана(й) яки бием сүзләрендә кулланыла).
Әмма башка кайбер төрки телләрдә бу -ғ/-г сакланып калган. Шундыйлардан уйгыр телен атарга мөмкин. Ыруг сүзе Алты Урда чорында ук канцелярия теле аша нәкъ уйгырлардан алынган дип санала. Күп кенә уйгырларның ул дәвердә язу-сызу, документация эшләре белән шөгыльләнүе мәгълүм. Шуларны исәпкә алганда, минемчә, биологик термин буларак ыру сүзен куллану аклана төшә кебек (ни дисәң дә үзебезнеке). Ыруг сүзен исә тарихи вакыйгаларны тасвирлаганда куллану урынлы булыр иде.
Шул ук принцип олы һәм олуг сүзләрендә дә күзәтелә. Олы формасы татар теленең табигый үсеше нәтиҗәсендә барлыкка килгән, олуг дигәне – башка төрки телдән алынма. Соңгысын «олуг хан», «олуг фәрман» кебек контекстларда куллану урынлы.
ОЧСЫЗ
«Арзан», «түбән бәяле», «юнь» сүзләренең синонимы булып йөргән бу сүз хәзерге әдәби телдә алай бик еш очрамаса да, аны бөтенләй диалектизм дип карап булмый. Әмма диалектның аның яңгырашына тәэсир итүе бәхәссез.
Халык этимологиясе очсыз сүзен ниндидер оч- сүзенә нисбәт иткән дә, шуннан «очы булмаган»ны очсыз дип китереп чыгарган.
Чынлыкта очсыз ул очыз сүзеннән үзгәргән, һәм аның оч- дигән ниндидер тамырга бернинди дә кагылышы юк. Очыз исә госманлы, чыгтай телләрендә, хәзерге уйг., кр.-тат., төр., ком. телләрендә учуз (uçuz), кар.-балк. уцуз формасында кулланылган һәм кулланыла.
Татар теленең аерым сөйләшләрендә дә очыз яңгырашы яшәп килә икән. Мәсәлән, Мордовиядә чыга торган «Татар газетасы»нда «Саранскиның иң зур залы шыгрым тулы иде, чөнки бу концертка билетлар бик очыз иде» дип очрый. Сәер булса да, без хәзер сөйләштә борынгылыгын саклаган вариантны – диалекталь, мәгънәсезрәк юл белән бозыла төшкән вариантны әдәби норма дип санарга мәҗбүр.
Әле бит аның тагын очсызлы дигәне дә очраштыргалый. Ну, җәмәгать, үзе -сыз, үзе шунда ук -лы белән ясалган сүзләр турында ни уйларга да белгән юк. Бусы ялгыш, тупас хатадыр инде аның?
УНИКЕИЛЛЕ ЭЧӘК
Ике сөям бер карыш. Кая барсаң да, аршында дүрт карыш. Үзеңдә батманы, кешедә почыгы.
Метрик система кертелгәч, бу мәкальләрдәге үлчәү берәмлекләрен белдергән сүзләр тарихта гына калды ахрысы. Шулай да кайбер тотрыклы сүзтезмәләрдә яки терминнарда борынгы сүзләрнең сакланып килүе безнең телгә генә хас күренеш түгел.
Уникеилле эчәк дигәндәге «илле» дә шундый сүзләрдән. Аның 50 санына бернинди катнашы юк. Ул борынгы ил сүзенә -ле кушымчасы ялганып ясалган сыйфат. Ил исә хәзерге татар телендә тәмам онытылган, борынгы төрки телдә исә ул «кул» мәгънәсендә йөргән. Үлчәү берәмлеге буларак ил бер бармак калынлыгы яки кул яссуы калынлыгы озынлыкны белдерә. Шулай итеп, уникеилле ул унике бармак калынлыгы чамасындагы эчәк икән.
Кызык өчен бу анатомик терминның башка телләрдәге эквивалентын да карап карадым. Рустагы двенадцатиперстная кишка дигәндә дә искергән перст, ягъни «бармак» сүзе кулланылган. Кыргызлар да бу әгъзаны безнең кебек он эки эли ичеги, казакларда да он екі елі ішек дип атыйлар. Ә менә үзбәкләр (oʻn ikkibarmoq ichak), төрекләр (оniki parmak bağırsağı), азәриләр (оnikibarmaq bağırsaq) исә илле-фәлән дип түгел, бармак сүзен куллана икән. Әмма үзем өчен иң зур ачыш башкорт телендә булды. Башкортларда уникеилле эчәкне белдерү өчен бөйән дигән аерым бер сүздән генә гыйбарәт лексик берәмлек бар икән.
Нет комментариев