«Редактор» ул шул ук «мөхәррир»ме, әллә «мөхәррир» «редактор» булмаска да мөмкинме?
«Камчат бүрек» ул нинди баш киеме? Барханнар җырлыймы, әллә дюналармы? Бу юлы язмабыз әнә шул сорауларны тикшерү нәтиҗәсендә туды. Гадәттәгечә, язылыш мәсьәләсенә дә тукталып үтәрбез һәм ни өчен «йопар» дип язу дөресрәк икәнен ачыкларбыз. Аера белмәгәннәргә «ошау» белән «охшау»ның аермасын искә төшерербез.
ҖОФАР // ЙОФАР
Бу сүз миндә ике җәһәттән кызыксыну уята. Беренчесе – сүзнең мәгънәсе, икенчесе – язылышы.
Җофар «хортум кебек озын борынлы, хуш исле сыекча бүлеп чыгара торган, ялтыравык мехлы су җәнлеге»н белдерә. Күседән зуррак булган җофарның табигый тереклек итү ареалы – Идел, Урал һәм Дон елгалары, шуңа күрә ул татарларга күптәннән таныш җан иясе. Җофарның койрык бизләреннән искиткеч хуш исле сыекча бүленеп чыга, шул миск исе өчен ул ау объекты булган. Хәзер Кызыл китапка кертелгән. Аның русча атамасы да ничектер елмайта торган сүз булып яңгырый – выхухоль.
Язылышына килгәндә, бу сүз хәзерге сүзлекләрдә нигездә җ аша теркәлә бугай. Ләкин шул типтагы сүзләр янәшәсенә куеп карасаң, аның ни өчен нәкъ шулай язылуы аңлашылып бетми (чаг. йомгак, йодрык, йола, йозак, йокы...). Әгәр дә җ//й куллану кагыйдәләренә күз салсак, бу сүз дә й аша язылырга тиеш иде кебек. Фикеремне әлеге сүзнең борынгырак язма чыганакларда, диалектларда һәм башка төрки телләрдә теркәлгән формасы да раслый.
Мәсәлән, Аднаш Хафизның «Сираҗ әл-кулүб»ендә (XVI г.) «түрлүк-түрлүк йыпар, зәгъфран чәчәкләр анлар башыга йагдурурлар» (мондагы мәгънәсе җәнлек түгел, ә «миск» – хуш исле матдә). Сөйләшләрдә исә йапар, йыпар, йыбар вариантлары теркәлгән. Башкорт телендә бу сүз йофар, төректә ipar. Кыргыз белән казакта җыпар һәм жұпар, ләкин монданы җ традицион рәвештә татарның й дигәненә туры килә. Иң кызыгы, бу сүз безнең күршедәге халыкларга да й аша кергән: марида йыпар, чувашта йăпăр.
Озын сүзнең кыскасы, мине бу сүзнең орфографиясе борчый. Югарыда китерелгән фактларга нигезләнеп, аның норматив язылышы йофар булырга тиеш дип әйтер идем. (Уртадагы п//ф күчеше исә әдәби телгә хас күренеш: керпек > керфек, тупрак > туфрак).
КАМЧАТ БҮРЕК
Җәмәгать хозурына чыгарыла торган теләсә нинди ма териал, текстмы ул, җырмы, кат-кат тикшереләдер дип уйлыйм үземчә. Һәрхәлдә, шулай булырга тиеш инде ул. Хата җибәрүнең ояты ни тора! Ә юк, кемгәдер берни дә тормый икән шул. Берара булачак бер сәхнә йолдызы радиода: «Син минем кыска иярдә», – дип җырлап алган иде. Хәзер ишетелми әле ул җыр. Кыска ияр нинди була соң ул? Русның на коротком поводке дигәнен татарча әйтергә маташу булгандыр инде. Бу арада тагын бер шундый галәмәт колагыма чалынды. «Сандугач
сайрыйдыр кайларда? Төлке тун, камча бүрек байларда», дип халык җырын башкардылар. Шул камча бүрекне кат-кат кабатлый бит әле үзләре. «Ай-һай бу яшьләр!» дия торган яшькә җиттем ахрысы. Соң җырларга керешкәч, җырның сүзләрен аңлап башкарырга кирәктер бит инде! Татарда камча бүрек юк, камчат бүрек кенә бар. (Бәлки, аны камчы сүзенең бер варианты дип аңлагандыр?). Аңлатмалы һәм тәрҗемәле сүзлекләрдә камчат сүзен «сусарлар семьялыгыннан кыйммәтле мехлы (күрекле) су җәнлеге» дип аңлаталар. Аны башкача калан, диңгез камасы яки Камчатка кондызы диләр икән. Әнә шул Камчаткага бәйле дип уйлап булса кирәк, бу каманың күрегеннән тегелгән баш киемен дә камчат бүрек дия башлаганнар.
Ләкин этимологик яктан камчат бик катлаулы сүз. Тат. камчат <рус. камчатый, камчатный. Рус телендәге сыйфатлар исә камка исеменнән ясалган һәм «бизәкле борынгы кыт ай ефәге» дигәнне белдерә. Үз чиратында русның камкасы тат. қамқа (яки башка төрки) сүзеннән алынган (к. мәкальдә Кием кисәң – камка ки: эче тузмас, тышы уңмас) һәм кыт. һаң-фоу (башка чыганакта кин-хуа «алтын төс») дигәнгә кайтып кала. Димәк, камчат бүрек тәүдә ефәктән тегелгән баш киемен, соңрак күрекле бүрекне белдергән. Җыеп шуны әйтә алам: камка бик күп телләрдә һәм бик борынгыдан т аралган, шуңа күрә безгә кергән юлын һәм мәгънәләрен ачык кына билгеләү шактый кыен.
РЕДАКТОР – МӨХӘРРИР
Бу сүзләрдә принципиаль аерма юк та кебек. Бәлки, шуңа күрәдер берничә ел элек нәшер ителгән бер сүзлегебезнең кулъязмасында редакторлар редактор сүзен мөхәрриргә төзәткәннәр иде. Әмма миңа бу ике сүзнең мәгънәсе тулысынча тәңгәл килми кебек тоела. Аңлатып карыйм.
Редактор ул – турыдан-туры текстны редакцияләү белән шөгыльләнүче кеше. Ул техник редактор, фәнни редактор, җаваплы редактор булырга мөмкин. Минемчә, мондагы төп сүз ул «текст». Текстка үзгәрешләр кертү, андагы кимчелекләрне төзәтү – редакторның вазифасы.
Нинди дә булса китап, газета, журналны бастырып чыгару эшен җитәкчелек итүче, аның эшчәнлегенә юнәлеш бирүче хезмәткәр исә мөхәррир. Мәсәлән: газетаның элекке мөхәррире, нәшриятның баш мөхәррире. Монда алгы планга оештыру эшләре һәм җитәкчелек чыга кебек.
Дөрес, бу ике сүз дә рус теленә бертөрле, бары тик редактор дип тәрҗемә ителгәнгә, кайберәүләрдә ниндидер ризасызлык туарга мөмкин, ләкин…
Ләкин редактор ул шул ук мөхәррир, мөхәррир ул шул ук редактор дип караган очракта (боларны тулы синонимнар дип санасак), өр-яңа терминологиядә сәер генә хәлгә килеп төртеләбез. Хәзер яшәвебезне күз алдына китерә алмаган компьютерларыбызда текстны һәм сурәтне үзгәртергә, төзәтергә мөмкинлек бирә торган программаны редактор дип атыйбыз. Монда да теге текст (һәм шуңа тагылып дигәндәй сурәт) сүзе шалт итеп килеп чыга. Бу редакторны мөхәррир дип әйтергә һич телем бармый минем. Димәк, телибезме, юкмы, әмма бу ике сүзнең мәгънә төсмерләре, хәтта тулысынча мәгънәләре аерыла баруга йөз тота.
ДЮНА – БАРХАН
Мондый «татар» сүзләреннән кайберәүләр өрки бездә, әмма телибезме, юкмы, этимологик яктан алар «үзебезнеке» булмаса да, хәзерге татар теле сүзләре дип санала һәм сүзлекләргә теркәлә. Мәгәр мине аларның килеп чыгышы түгел, «ни өчен бер үк әйберне ике төрле атыйлар икән?» дигән сорау кызыксындырды. Бу ком тауларының алай үзем уйлаганча бер үк нәрсә булмавы ачыкланды. Бәлки, белгәнсездер. Белмәсәгез, рәхим итегез.
Дюналар да, барханнар да җил көче белән ясала торган ком калкулыклары булса да, аермалары шактый икән.
Беренчедән, дюналарның биеклеге 300 метрга, озынлыгы 300 километрга җитә ала. Ягъни алар галәмәт зур! Сыртлары, гадәттә, чагыштырмача туры сызык булып сузыла. Ком чүлләрендә ялгызак дюналар зур-зур тезмәләргә берләшә. Барханнар исә алай нык сузылмый. Аларның иң биекләре 200 метр чамасы була. Ләкин барханның иң ачык билгесе – аның җил искән якка урак яки дага шикелле ике мөгезе. Ягъни барханнар һәрвакыт кәкре була.
Икенчедән, дюналар комны тоткарлый торган үсемлекле, ташлы урыннарда барлыкка килә, шул сәбәпле алар хәрәкәтсез диярлек. Ком аларның ике ягына да сөзәкләнеп җыела. Барханнар исә ешрак тоткарлыксыз ачык ком чүлләрендә оеша һәм бик актив күчеп тора (елына 50 км күчә алалар). Аларның җилдән ышык яклары шактый текә, җилгә каршы ягы сөзәк була.
Һәм тагын бер кызык факт: дюналар – тын таулар, барханнарда исә «җил җырлый», ягъни ком бөртекләре бер-берсенә ышкылудан улаган кебек тавыш чыга. Шуны «җырлый торган барханнар» диләр.
ОШАУ – ОХШАУ
Берничә сүзнең яңгырашы яки морфемалар с оставы белән охшашлыгы сәбәпле шул сүзләрнең лексик мәгънәсе төрле булуын аермау, аларны урынсыз куллану күренеше паронимия дип атала. Паронимия мөнәсәбәтендә булган сүзләр паронимнар була. Безнең ошау белән охшау моңа ачык мисал.
Сүзләрнең икесе дә күпмәгънәле булуга карамастан, төп мәгънәләре түбәндәгегә кайтып кала: ошау – «күңелгә хуш килү», охшау – «кемгә яки нәрсәгә дә булса тартым, шуңа охшаш булу». Хәзерге телебездә мәгънәләре бер-берсенә һич кенә дә якын булмаса да, боларның берсе урынына икенчесен куллану шактый киң таралган. Һәм шуны да әйтергә кирәк, кистереп раслап булмаса да, сөйләм телендә охшау дип кулланылган урынчылыкта, гадәттә, ошау сүзе кулланылмый, һәм киресенчә, ошау дип сөйләүчеләр охшау сүзен бик телгә алмый, ләкин, әйткәнемчә, әдәби телдә болар икесе ике төшенчә.
Араларындагы буталчык чыгуга тарихи нигез бар, чөнки алар икесе дә уртак тамырга барып тоташа. Хәтта алай гына да түгел. Ясалыш ягыннан охшау сүзе борынгырак һәм гомумтөрки х арактердагы сүз, ул ох (оқ/уқ) + -ша- компонентларыннан гыйбарәт. Төрле фикерләр әйтелсә дә, мондагы ох (оқ/уқ) борынгы төрки телдә «нәсел, токым» кебегрәк мәгънә булып, шуңа -ша фигыль ясагыч кушымча кушылган һәм «нәселенә тарту, нәселен хәтерләтү» дигән мәгънә чыккан.
Ошау исә гомумкыпчак сүз дип санала. Ул әлеге охшаудан ясалган, ягъни ошау < охшау. Мәгънә күчешенә аңлатма эзләп карасам да, күңелгә ятышлы бернәрсә дә таба алмадым. Бәлки, сез ярдәм итәрсез?
Ринат Сәфәров, филология фәннәре кандидаты,
ТР ФА Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире
Нет комментариев