«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Фән

Тылмач, отчество һәм башка мәсьәләләр

Кагыйдәгә нигезләп ясасаң, кайбер татар отчестволары бөтенләй без күнеккән формада чыкмый икән.

Мәсәлән, «Мусич», «Гайсинична» кебекләрне ишеткәнегез бар идеме? «Яренгә» сүзенең мәгънәсе сезгә аңлашыламы? «Тылмач»ның нинди тәрҗемәче икәнен беләсезме? Бу санда шуларны ачыкларбыз. Шулар белән бергә тәрҗемә нечкәлекләренә кереп, «сольный» сүзенең татарчасын эзләрбез. Һәм намазга ничек оеп булганын да ачыкларбыз. Хәерле сәгатьтә!

БЫЛТЫР – БЫЕЛ – ЯРЕН

Ниндидер күренешне бер генә сүз белән белдерә алу, шундый сүзләрнең күплеге телнең байлыгын күрсәтә торган билге. Телебездәге шундый гаҗәеп сүзләр арасында рәттән килгән өч елның һәрберсен атау берәмлекләре бар. Былтыр – узган ел, быел – агымдагы, ярен – киләсе елны белдерә.

Бәлки, ялгышамдыр да, ләкин нәкъ шул аерым сүзләр рәсми стильгә ничектер сыеп бетмәгән кебек. Норматив акт ишеләрдә узган ел нәтиҗәләре, агымдагы ел күрсәткечләре кебекләр ешрак кулланыла. Нигә? Белмим. Русчадан туры тәрҗемәме?

Бу өч сүз арасында, мөгаен, ярен дигәне иң кызыгыдыр. Ул сүзлекләргә электән теркәлеп килә һәм ешрак яренгә формасында кулланыла. Ләкин аны нишләптер диалекталь сүз дип күрсәтәләр. Мәгәр Г. Бәширов (Быел булмаса, яренгә), Ә. Еники (Яренгә исән булсак, бу яр буйларында бергәләп утырырбыз!), А. Гыйләҗев (Чормага менгереп куярмын, яренгә кайткач рәхәтләнеп уйнарлар), И. Юзеев (Яренгә театр институтына китәм!), З. Зәйнуллин (Шул кечкенә нәрсәдән яренгә бер яшьлек бозау зурлыгындагы эт үсеп җитеп, яһүднең яшелчә уңышын арттыруда төп көчкә әйләнә) кебек элеккерәк язучылар да, Д. Булатова (Быел бура буратсак, яренгә казыттырабыз), А. Әхмәтгалиева (Быел бозау булса, яренгә тана, аннан сыер дигән сүз бит ул, Алла боерса…) кебек хәзер актив иҗат иткән әдипләр әсәрләрендә дә бу сүзнең әледән-әле кулланылуы аны диалекталь дип санауга зур киртә дип саныйм.

Минемчә, мәсәлән, ниндидер престижитатор, кинетостатика терминнары – әдәби, яренгә кебек үзе кыска, үзе уңайлы, үзе бөтен телдә дә була алмаган сүзне әдәби түгел дию акылга сыя торган эш түгел.

ОЕРГА

Ул, намазга оегандагы кебек, кулларын кушырган, басынкы тавышы ара-тирә калтыранып киткәли. (Г. Бәширов); [Назмый] юынды-пакьләнде һәм кукуруз кыры чигендә үскән биек чинарның куе ябалдашы күләгәсендә намазга оеп алды. (Т. Әйди).

Ай Алла, туктагыз әле, тукта! «Намазга оерга» ничек була соң ул, җәмәгать? Бәлки, ул теге «җаны-тәне белән кереп китү» яки «дөнья гамен онытып, тәмам бирелү»дер? Алай дисәң, икенче мисалда «оеп алды» дигән. Алай тиз генә «кереп чыгу» булалмыйдыр бит инде? Ни булса да, бу сүздә ниндидер төгәлсезлекме, аңлап бетермәүме бар.

Аңлатмалы сүзлектә ою дигән дүрт омоним бар. Шулардан берсе – күпмәгънәле сүз. Һәрберенә тукталып китү мөмкин түгел. Намаз белән бәйле контекстка оерга дигәннең «йокымсырарга», «(тән) сиземлеген югалтырга, матрарга», «(сөт катык булып) куерырга, койка хәленә килергә» мәгънәләре туры килә алмый. Әмма намазны җәмәгать белән укыганда, нияттә имамга иярүне белдерү өчен «оедым ошбу имамга» җөмләсе әйтелә. Бу ою төп-төгәл «иярү» мәгънәсен белдерә. Хәзерге төрек телендә uyumak – «иярергә». Башка контекстта куллануны мин аңлата алмыйм.

Грамматик яктан әлеге сүзтезмәгә тел-теш тидереп булмаса да, минемчә, семантика ягыннан ул бик дөрес түгел. Намазга «оеган» кешене, «уятырга» яки «әчетеп җибәрмәскә» туры килмәсен өчен, намазга кереште, намаз укый башлады, намазга басты, сүз сөрешенә карап намазда, намаз вакытында дип әйтү дөресрәк.

«СОЛЬНЫЙ» КОНЦЕРТ

XIX – XX гасыр башы язма истәлекләрдә хәзерге тел нормаларына туры килми торган земской управа, первый класс, галантерейный товар, мелочный-оптовый сату, простой зонтиклар, мировой судья, уголовный эшләр кебек конструкцияләр әледән-әле очрап тора. Махсус фәнни оешмаларың, диссертацияләр яклаган тел белгечләрең булмагач, ике-өч компонентлы тотрыклырак рус терминнарының үзгәрешсез үтеп керүе шактый табигый күренеш.

Ләкин бүген хәл башка бит. Бүген мәгълүмат алыр өчен хәтта китапханәгә баруның да хаҗәте калмады: интернетны ачтың да карадың (кебек бит)! Социаль челтәрләрдә берничә татарча афишада «сольный концерт» дигән нәрсә күземә чалынды. Әллә без хәзер XIX гасырга таба тәгәрибезме?

Ярый, әйдәгез «сольный» сүзе кергән берничә сүзтезмәнең тәрҗемәсен тикшереп карыйк. Русча «сольный» дигән сыйфат «соло» исеменнән ясалган. Безне әнә шул исем кызыксындырырга тиеш тә. Хәзерге төрки телләрнең күпчелегенә ул шулай соло булып кергән дә. Инде бу солоны сыйфатлар белән бәйлисе калды: «сольная партия» – соло партиясе, «сольный альбом» – соло альбомы, «сольная программа» – соло программасы, «сольные инструменты» – соло уен кораллары була, димәк, «сольный концерт» дигәнне дә ышанып соло концерты дия алабыз.

Мәгәр соло сүзен кайбер очракларда ялгыз сүзе белән дә алмаштырырга мөмкин («сольное выступление» – ялгыз башкару), алмаштырмый да алабыз («сольное пение» – соло җырлау). «Скрипка соло», «виолончель соло» кебекләрне исә соло скрипка (нинди скрипка? - ялгыз), соло виолончель кебек тәрҗемә итәбез, мәс.: «соната для виолончели соло» – соло виолончель өчен соната.

ТЫЛМАЧ – ТӘРҖЕМӘЧЕ

Телебездә тәрҗемәче сүзенең берничә синонимы бар: тәрҗеман, мөтәрҗим һәм тылмач.

Мөтәрҗим дигәне үтә югары стиль сүзе һәм шактый искергән дисәм, бер дә ялгыш булмас. Ул Урта гасыр язма чыганакларында очрый. Дөрес чамаласам, сөйләм теленә беркайчан да үтеп кермәгән. Тәрҗеман – күбебезгә берникадәр таныш. Бу танышлык И. Гаспралының шул исемдә нәшер иткән газетасына да бәйле кебек. Совет чорында тәрҗемәче сүзе активлашып киткәнче, тәрҗеман әлеге синонимнар рәтендә доминанта булган булса кирәк. Урау-урау юллар белән бу сүз рус һәм кайбер Европа телләренә драгоман (dragoman) рәвешендә кергән. Хәзерге татар телендә бу сүз шулай ук искергән санала. Әмма минем өчен иң кызыгы – тылмач. Аны «татарга тылмач кирәкми» мәкаленнән күпләр белә дип уйлыйм.

Беренчедән, ул үтә борынгы (бу турыда аның төрки телләрнең күпчелегендә бүгенгә кадәр саклануы сөйли). Икенчедән, узган гасыр башында аны сүзлек мәгънәсендә кулланышка кертү омтылышы булган (мәс., 1926 елда басылган «Кыскача русча-татарча сугыш сүзләре тылмачы»). Өченчедән, тылмач сүзе текстлар тәрҗемә иткән чорда түгел, телдән сөйләгәнне бер телдән икенче телгә аударырга кирәк булган дәвердә формалашкан. Бәлки, шул сәбәпледер язганны тәрҗемә итүчеләрне тылмач дип атамаганнар (һәрхәлдә, татар телендә).

Сүзнең әнә шул үзенчәлекле мәгънәсенә нигезләнеп, минемчә, аны хәзерге телдә русның «переводчик-синхронист» яки «устный (словесный) переводчик» дигәненә тәңгәл килә. Ягъни, бер яктан, бу онытыла барган бер сүзне активлаштыру булса, икенче яктан, бездә башка телләрдә берничә компонентлы терминның бер генә сүздән торган аналогы булыр иде.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое