Әлеге көннең тарихы белән танышып китик. Китап бүләк итү көне бүгенге яшьләр өчен нинди мәгънәгә ия икәнен дә ачыкларбыз.
Бу бәйрәм 2012 елда Америка Кушма Штатларында китап сөюче әни - Эмми Бродмур исеме белән бәйле. Бродмур берничә ел дәвамында китап күзәтүләре һәм әдәби тәкъдимнәр белән блог алып барган. Шулай итеп, 2012 елның 14 феврален китап бүләк итү көне итеп билгеләп үтәргә тәкъдим итә.
Россиядә Халыкара китап бүләк итү көнендә «Яратып китап бүләк ит» дигән акция уздырыла. Әлеге акция кысаларында китапханәләр, мәктәпләр, шифаханәләр өчен китаплар җыю оештырыла, шулай ук теләгән һәркем үзенең якыннарына, дусларына яисә таныш түгел кешеләргә дә китап бүләк итә ала.
Бу көн бар дөньяда китап сөючеләрне берләштерә һәм укучыларга яңа белемнәр, рухи байлык бүләк итүгә этәргеч булып хезмәт итә. Китап бүләк итү көне бүгенге яшьләр өчен нинди мәгънәгә ия икән, әллә бу матур йола акрынлап онытыла барамы? Менә шундый сорау белән яшьләргә мөрәҗәгать иттек һәм китап бүләк итү йоласының яңа форматларда, яңа мәгънәләр белән яшәвен ачыкладык.
Китап – яхшы бүләкме?
Әнвәр Мөхетдинов, 19 яшь,
КФУ, Татар теле һәм әдәбияты, журналистика бүлеге студенты:
Әйе, китап иң яхшы бүләкләрнең берсе, дип җавап бирсәм, барлык укытучылар да «афәрин» дип кул чабарлар иде инде, әлбәттә. Әмма бу хәзерге заманда дөреслеккә бик туры килеп бетми... Бүләк итеп, миңа калса, ниндидер уникаль, үзенчәлекле, башкаларда булмаган китапларны бирергә буладыр. Мисал өчен, матур әдәбиятны карасак, чит ил авторларының әсәрләрен яратып укыйлар, миңа калса. Заманча татар хикәя-повестьләрнең дә кызыклыларын табып була. Шулай ук психология, үсеш, тормышта үз юлыңны табу темаларын яктырткан китаплар безне, яшьләрне, бераз гына булса да җәлеп итә, дип уйлыйм.
Шулай булса да, 21 гасырда туган көнгә яки башка төрле бәйрәмгә китап бүләк иткән яшьләрне, хәтта олыларны да күргәнем юк. Китап бастыручыларны жәлләп тә куям кайвакыт... Аудиокитаплар заманында яшибез бит, бу бар әйберне дә аңлата.
Автографлы китап – иң кыйммәтле бүләк
Илүзә Минһаҗева, 20 яшь,
КФУ, Татар теле һәм әдәбияты, журналистика бүлеге студенты:
Автографы булган китап, әлбәттә, иң кыйммәтле бүләк. Китапның беренче битендәге язучының үз автографы белән язылган теләкләре булса, аеруча кадерле! Бу язучының укучыларына карата игътибарлы булуы, әсәрнең кызыклы һәм мавыктыргыч булсын дип кайгыртуын күрсәтә. Минем өйдә дә автографлы берничә китап бар. Аларны кулга тоткач серле бер җылылык сизәм, ул китап махсус минем өчен язылган сыман!
Китап аша табылган дуслык
Камилә Гыйлаҗиева, 19 яшь,
КФУ, Татар теле һәм әдәбияты, журналистика бүлеге студент:
Китаплар – таныш булмаган кешеләр арасындагы гаҗәеп күпер. Берәр чит кеше белән өчрашкач аның яраткан китабы синеке белән бер үк булганын белү могҗиза кебек тоела. Шул вакыт ук ышаныч барлыкка килә. Димәк, сезнең дөньяны кабул итүегез охшаш, юмор хисләрегез уртак яки мораль ориентирларыгыз бертөрле. Сез һава торышы турында түгел, ә геройларның гамәлләренең мотивларын, әсәрнең яхыры турында бәхәсләшергә, хисләр белән уртаклашырга мөмкинсең. Мондый сөйләшүләр гадиочрашудан күпкә тизрәк һәм ныграк якынайта. Мондый дуслык сирәк булса да, очраклы түгел...
Балага китапны ничек сайларга?
Гөлчәчәк Гыйләҗева, психолог:
Балага китап сайлаганда балаларның үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алуны киңәш итәм. Иң мөһиме – китапның яшькә туры килүе, андагы тема балага кызыклы һәм аңлаешлы булырга тиеш. Текстның авырларына игътибар итү, рәсемнәрнең балалар күзаллавын киңәйтә алуы шулай ук мөһим. Баланың эмоциональ дөньясын үстерү максатыннан китапта уңай хисләр уята торган хәлләр һәм геройлар булуы кирәк. Шулай ук, китапка мәхәббәт уяту өчен, баланың шәхси кызыксынулары һәм иҗади сәләтләренә туры килгән жанрлар сайланырга тиеш. Шушы принципларны үтәгәндә, китап уку баланың фикер йөртү һәм тел байлыгын арттыра ала.
Камилла Гордеева
Нет комментариев