«Укыйбызмы?» сәхифәсендә яшь әниләр яңа «һөнәрләрендә» булышкан китаплары белән бүлеште.
(«Миңа кызык түгел» дип үтеп китмә, үзең әни/әти булгач, исеңә төшәр әле!)
Илсөяр Гобәйдуллина, укытучы-тәрбияче, 28 яшь:

Мин беренче тапкыр әни булырга әзерләнәм. Карина Бондаренко, Павел Кузнецов һәм Лела Джохадзе авторлыгындагы «Беременность» дип исемләнгән китапта йөклелек вакытында барлыкка килә торган күп кенә сорауларга җаваплар бар. Монда тапшырырга кирәкле барлык анализлар һәм аларның аңлатмалары язылган. Шулай ук, норма булсынмы ул яки табибка мөрәҗәгать итәргә сәбәпме – йөклелек барышындагы мөмкин авыртуларның барлык симптомнары да тәфсилләп язылган.
Эльина Сәхәбиева, биология һәм география укытучысы, 24 яшь:

Әни булу – зур жаваплылык, беренче тапкыр әни булу – аеруча. Мин бу җаваплы адым алдыннан барысын да өйрәнергә булдым. Әниләр бер-берсе белән сөйләшкәндә, балаларының ничә айда үрмәли башлавы, аякка басуы, йөреп китүе турында уртаклашырга яраталар. Бала ничә айда әйләнергә тиеш, ничә айда үрмәли башлау норма, аңа йөреп китәр өчен әнисе ничек булыша ала – барлык сорауларга җавапны Галина ЛупандинаБолотова «Сидеть, ползать, ходить» китабында яза.
Алсу Әбүзәрова, медиа белгече, 29 яшь:

Йөклелек чорында ук улыма татарча һәм русча бишек җырлары җырлый идем. Хәзер улыма 7 ай. Сөйләшә башлаганда ук әз һәм авыр сөйләшү очраклары, балаларда сөйләм үстерү проблемасы арта баруына игътибар иттем. Шуңа күрә логопедларга, дефектологларга йөри башлыйлар. Мин хәзердән үк улымның сөйләме белән эшли башладым. «Я говорю!» китабы миңа бик булыша. Төрле күнегүләр белән авазларны дөрес әйтергә өйрәнәбез.
Таңсылу Фәйзрахманова, башлангыч сыйныфлар укытучысы, 27 яшь:
Мин күптән түгел әни булдым. Тормышымның асты-өскә килде дисәм дә ялгыш булмас. Яңа яшәү шартларына ияләшү бик җиңел түгел. Барлык яшь әниләргә Анастасия Изюмская һәм Анна Куусмааның «Мама на нуле. Путеводитель по родительскому выгоранию» китабын укырга киңәш итәр идем. Аны укыганда үзеңне иң якын дус кызың белән сөйләшкәндәй хис итәсең. Китапта синең кебек үк әниләр үзләренең бала тәрбияләү тәҗрибәсе белән уртаклаша. Авырлыкларны, нык аруны, үзеңне гел гаепле санауны ничек җиңәргә дип баш ватучы әниләргә әлеге китап ярдәм итәчәк.
Альбина Сәетова, җырчы, педагог, 23 яшь:
Баланы күбрәк әти-әни сүзен тыңлаштырып, ләкин күңел ничек сизә, шулай итеп, үземчә тәрбиялим. Тик нәкъ тә менә кыз баланы кечкенәдән психологик яктан ничек тәрбияләү, күбрәк әти белән кыз бала арасындагы мөнәсәбәтләр хакында, аларның кечкенәдән алып үсеп җиткәнчегә кадәр нинди бәйләнештә булулары хакында барысы да язылган китап бар. Марк Бартонның «Девочка. Девушка. Женщина» китабы ул. Бик кызыклы китап. Мин анда үземне таптым. Һәм һәр хатын-кыз, ана кеше анда үзен табачак дип уйлыйм.
Алинә Гыймалтдинова, җәмәгать эшлеклесе, блогер, 36 яшь:
Анна Быкованың «Как стать ленивой мамой» китабы – балаларның мөстәкыйльлеген максат итеп куйган «тревожный» аналар өчен яхшы китап. Гомумән алганда, мин балаларны тәрбияләүгә һәм үстерүгә реаль караш яклы, һәм бу китап нәкъ менә шул хакта. Күңелем белән мин ялкау әни. Китаптан да үзем өчен ярдәм һәм барысын да дөрес эшлим икән дигән хуплау таптым. Китапта тере мисаллар булуы да минем өчен мөһим.
Нет комментариев