Борыныгызга беренче тапкыр акча исе кергән чакны хәтерлисезме?
Хыял, азатлык, тынычлык (яңа акча булса), буяу исе – нинди хатирәләр уяткан ис икән ул?
Килеп чыкмаган эшмәкәрлек тарихым белән мин дә бүлешим әле... 8 яшьләр тирәсендә оригами ясау белән кызыксынып алган идем. Сыйныфташларым мин ясаган кәгазь уенчыкларны ошатты. Декабрь айлары булгандыр... Яңа елга сеңлемә кибеттән уенчык алырга акча эшлим дип, күпертелеп зурая торган кәгазь шарны сыйныфташларыма сатарга булдым. Берсе – 5 сум. Ни өченме? Спойлер: әни ул тиен акчаларны күреп, аларның каян килгәнен белгәч, сыйныфташларыма акчаларын кире кайтарырга кушты.
Төрле тарихлар укып һәм статистиканы карап, илһамланып алдым әле. Бумерлар чарасызлыктан яшүсмер вакытта ук эшләргә тиеш булган. Күпчелек зумерларда үзләрен әти-әниләреннән бәйсез хис итәргә теләгәнлектән акча эшләү уе туган. Без дә сораштыру ясап карарга булдык һәм кызыклы җавапларны сезгә тәкъдим итәбез.
Зөләйха Камалова, 31 яшь, креатив журналист:
Беренче хезмәт хакым турында төгәл генә әйтә алмыйм да кебек... Бик бәләкәй чакта күрше малаена тере бака сатып, туңдырма алганым истә. Мәктәптә иншалар язып, акчасын ашханәдә тота идем. Мәктәптә укыганда промоутер булып эшләп, өйгә ашарга алып кайта идем. 21 яшемдә үз гомеремдә беренче мәртәбә берьюлы берничә урында хезмәт куеп, үзем өчен ул вакытта бик зур акча эшләгән идем. Акча килгән көнне төнге сменадан өйгә кайтканда тәүлек буе эшли торган кибеттән бер пачка бик кыйммәтле тәмәке алып, гомеремдә беренче мәртәбә тартып карарга булдым. Тәмәке тарту коточкыч тәмсез һәм мәгънәсез шәй булып чыкты. Шул вакыт мин үземнең беркайчан да тәмәке тартмаячагымны аңладым. Пачкасын ташларга кызгандым, ниндидер исереккә бүләк иттем ахры. Бу вакыйганы гел искә төшереп елмаям.

Гөлназ Гатина, 27 яшь, «Сәләтле җәй» үзәге җитәкчесе:
Минем беренче эш урыным, мөгаен, әйдаманлык булгандыр... Миңа 19 яшь иде һәм беренче эш тәҗрибәсе җылы хатирәләр белән генә бәйле, чөнки балалар белән эшләдем. Гомумән, хезмәт хакы алып эшләү – бөтенләй яңа төрле рәхәт нәрсә иде. Гәрчә бәләкәй вакытта, әле мәктәптә укыганда ук ниндидер проектларда катнашып төрле бүләкләр, акча алган булсам да. Күпме акча эшләгәнемне хәтерләмим, аларга ниндидер зур яки хыялдагы әйберне сатып алдым дип тә әйтә алмыйм, көндәлеккә кереп киткәндер инде... Берике елдан, шулай ук әйдаман булып җәй буе эшләгән хезмәт хакын туплап, үземә телефон алганым истә.

Илназ Фазлетдинов, 28 яшь, КФУ, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты өлкән укытучысы, филология фәннәре кандидаты:
Минем беренче җитди эш урыным – спорт товарлары кибете иде. Монда мин 9 нчы сыйныфны тәмамлаганда урнаштым. Көтелмәгәндә килеп чыкты ул: артык өметләнмичә үзем еш кына кергәләгән кибет сатучысына ярдәмемне тәкъдим итеп карадым. Ул шунда ук директорларын чакырды, анысы мине сынарга тотынды. Икенче көнне иртәнге 9 да мин инде рәсми рәвештә эшемә керешкән идем. Төп бурычым – сатуга куелачак велосипедларны җыю, тикшерү һәм гарантиядәгеләрен яки читтән килгәннәрен ремонтлау. Көненә 8 дән артык велосипед җыя идем.
Кибеттә эш һәрвакыт күп булды, ләкин миңа шул гына кирәк тә. Бәләкәйдән техниканы, кулыма эләккән уенчыкларны сүтеп карарга ярата идем. Хәзер дә шулай, техникада казыну мине тынычландыра, уйларны тәртипкә китерә. Җәйге эшемне яратып башкардым, планны һәрвакыт нормасыннан артык үтәп бардым, ахырга таба ремонтка коляскалар да ала башладым. Шунысы куанычлы, яшемә карамастан, башкалар чын белгеч буларак кабул итте.
Бу урында мин җәйге каникуллар дәвамында эшләдем. Һәр ай өчен кулыма якынча 16 мең эләкте (шулай дип хәтердә калган). Уйлап карыйм да, бүгенге башым булса, мондый хезмәт хакына ризалашмас идем, дигән фикергә киләм.
Шушы акчаны җыеп гомеремдәге беренче ноутбугымны алдым, аны саклап кына йөрттем. Ул миңа университетны тәмамлаганчы хезмәт итте. Үкенерлек булмады. Күңелле вакытлар иде…

Айгөл Борһанова, 28 яшь, «ШАЯН ТВ» телеканалы мөхәррире, алып баручысы:
Беренче хезмәт хакымны мәктәптә укыган чагымда эшләдем. Эшмәкәр булып, үзүземә эшләп! Ул вакытта нык популяр булган фенечкалар үрә идем. ВКонтактеда үз битемә эшләремне куеп, рекламалап, берсен 150 сумнан саттым. Остаргач, бәясен 250 сум иттем. Аннары бу эшем икенче дәрәҗәгә күтәрелде – табигый ташлардан беләзекләр ясый башладым. Ташларның үзлекләрен өйрәнеп, шулай ук үз битемә элә идем. Алары 500–700 сум тирәсе булгандыр. Заказларым күп иде, көн саен мәктәпкә 3–4 беләзек ясап алып килдем. Иң яратканы – сериал карый-карый беләзек үрү, шуңа да аны эш дип түгел, ә акча китерә торган хобби дип саный идем. Кул эшеннән барлыгы ничә сум эшләгәнемне хәтерләмим. Яшүсмер чакта киенергә бик ярата идем (хәзер дә), ул «хезмәт хакы»ма кием алганмындыр дип уйлыйм.

Алмаз Арсланов, 26 яшь, Онлайн мәктәптә сату белән шөгыльләнүче менеджер:
13 яшемдә әтиемнең кибетендә кассир булып эшләп алдым. 7 мең – ул вакытта минем өчен БИК зур акча. Аны әллә велосипед, әллә ноутбук алыр өчен тотканмындыр (әти-әни ярдәме белән, билгеле). Ә беренче рәсми хезмәт хакымны 2020 елны балалар лагеренда әйдаман булып эшләп алдым. 5 көн эшләп, 5 мең алган идем. Нәрсәгә тотканымны хәтерләмим дә, тик тәгаен әйтә алам – саклап тотмадым. Ул 5 мең ашарга, бүләкләр алырга киткәндер, бәлки…

Нет комментариев