Булачак актёрлар, Казан театр училищесының 4 курс студентларыннан яраткан китаплары турында сораштырдык. Аларның китап киштәсендә ниләр бар икән, әйдәгез, карыйк!
Азалия Хәйретдинова

Минем яраткан әсәрем – Оскар Уайльдның «Дориан Грей портреты». Әсәрне укыгач, бозык һәм ямьсез җанны матур битлек астында яшереп булмавын аңладым. Автор әхлак һәм тормыш кыйммәтләренең бер минутлык ләззәттән артыграк булуын күрсәтә. Әсәрне кат-кат укырга киңәш итәр идем, чөнки үсә барган саен яңа мәгънәләр ачыла.
Оскар Уайльд, «Дориан Грей портреты», 16+
Бу өч вариантлы роман. Әсәр 1890 елда 13 бүлекле «журнал» вариантында басылып чыга. Бер елдан Лондон шәһәрендә бу роман кереш сүз һәм өстәмә алты яңа бүлек белән китап булып чыга. Ә цензураланмаган оригиналь варианты беренче тапкыр 2011 елда дөнья күрә.
Марсель Салихов

Ринат Мөхәммәдиевның «Кенәри – читлек кошы» әсәрен йотлыгып укыдым. Әхлак түбәнәю, шәхес деградациясе процесслары да монда ачык чагыла. Детектив сюжет, ачык характерлар, ирония, юмор, авторның үткен күзәтүләре романны гыйбрәтле итә. Ришвәтчелек, хужасызлык, законсызлык чәчәк аткан чорда түрәләр мафиясе һәм аларны тукландыручы корбаннар арасындагы драманы язучы бик реаль итеп сурәтли.
Ринат Мөхәммәдиев, «Кенәри – читлек кошы», 18+
1989 елда язылган әсәр заманның актуаль проблемаларын, җәмгыять тормышын һәм кеше характерларын ачып бирә. Төп герое – зур хыяллар белән яшәүче, әмма мәхәббәт сынауларына дучар булган Асия. «Арысланнар» белән «кенәриләр» җыелгач, чынбарлык ачыла. Бу әсәрдә мәхәббәт, көнләшү, үч алу һәм гаделлек өчен көрәш тасвирлана.
Ранил Сафин

Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур» әсәрендә миңа Тотышның Болгарлар оруы алпагытлары белән сугышу мизгеле аеруча зур тәэсир калдырды. Кечкенә кешедә җен көче бар дип юкка гына әйтмиләр икән. Үзе кечкенә генә булса да, Тотыш өч төрле алпагытка каршы торырга көч таба, үз рухын саклап кала. Бу күренештә мин Тотышка сокландым.
Нурихан Фәттах, «Итил суы ака торур», 16+
Романда Идел Болгары дәүләтенең барлыкка килү чоры һәм X гасыр башында Ислам динен кабул итү вакыйгалары сурәтләнә. Нурихан Фәттах ерак бабаларның тормыш рәвешен, гореф-гадәтләрен тасвирлаганда күпсанлы этнографик детальләрне, мифларны, фольклор материалларын һәм борынгы төрки тел лексикасы элементларын куллана. Әсәр язу өчен автор, фәнни экспедицияләрдә катнашып, тарихи материаллар җыя.
Камилә Гыйниятуллина

Җәйге каникул чорында мин Фәнис Яруллинның «Хәтер төпләрендә утлы күмер» китабын бер сулышта укып чыктым. Анда туган якка мәхәббәт тә, яшәү көче дә, тугрылык та бар. Мине Фәнис абыйның сынауларга бирешми иҗат итүе, тормышны яратуы, Нурсөя апаның аңа карата булган хөрмәте сокландырды. Әсәр тормыштагы авырлыкларны җиңәргә, рухи кыйммәтләрне ныгытырга, һәр мизгелнең кадерен белергә өйрәтә.
Фәнис Яруллин, «Хәтер төпләрендә утлы күмер: көндәлекләр», 12+
Бу әсәрнең нигезендә Фәнис Яруллинның 1981–2011 еллар аралыгында язылган көндәлекләре ята. Аларда авторның тормыш авырлыкларына каршы көрәше һәм гаделлек өчен янып-көеп яшәве сурәтләнә.
Алия Абдрашитова

Укыган вакытта төп героиня Толгонайның Җир анага мөрәҗәгать итүе күңелгә керде. Ни өчен дисәгез, «Җир-Ана»дан ялварып сораганнарга җавапны хәзерге җәмгыять әле дә эзли. Ләкин барлык язмыш каршылыкларына, авыр сынауларга бирешмичә, төп герой алга таба яшәргә көч таба.
Чыңгыз Айтматов, «Анам кыры», 16+
Әсәр кыргыз телендә һәм рус теленә тәрҗемәдә 1963 елда дөнья күрә. Рус телендә «Материнское поле» дип аталса, кыргызча варианты – «Саманчынын жолу». 1967 елда әлеге повесть мотивлары буенча «Материнское поле» дигән совет фильмы төшерелә. Режиссёры – Геннадий Базаров, сценарий авторы – Чыңгыз Айтматов.
Камилә Фәхриева

Теннесси Уильямсның «Татуированная Роза» әсәрен укып кына түгел, сәхнәләштерергә дә өлгердек әле. Образларны без остазыбыз Лилия апа Низамиева белән бик озак эшләдек, күп эзләндек. Мин спектальдә сөяркә образын башкарам. Әсәрне укуы авыр булса да, укыганнан соң сәхнәгә чыккач, геройлар тормышына чумасың. Спектакль безнең диплом эше дип санала. Күрергә теләүчеләрне чакырып калам!
Теннесси Уильямс, «Татуированная Роза», 16+
«Татуированная Роза» пьесасы 1951 елда языла. Автор аны махсус Италия актрисасы Анна Маньяни өчен иҗат иткән. Уильямс аның Италия фильмнарындагы уенына сокланган. Автор Серафина образында фәкать аны гына күрә.
Нет комментариев