«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Лайфстайл

Дресс-код: завод зәвыгы

Кайчандыр оешмалар җитештергән кием истәлеккә кала торган бүләк буларак кына кабул ителә иде.

Хәзер исә ул – аралашу коралы, бренд фәлсәфәсенең мөһим өлеше. Мерч кешеләрдә кызыксыну уята һәм, иң мөһиме, аны көндәлек образына өстәргә теләүчеләр саны арта. Кешеләр өсләренә кигән киемнең үзләренең тормыш рәвеше, кыйммәтләренә туры килүен тели. Безнең барыбызга да билгеле космос корпорацияләре моңа ачык мисал: аларның худи, футболкалары офис чикләреннән чыгып, бар дөнья буйлап төрледән-төрле кешеләрнең гардеробларына кереп урнашты.

Россиядә бу трендны алдынгы оешмалар эләктереп алды: хәзер сәнәгать гиганты мода өлкәсендә үз сүзен әйтә. СИБУР «Казаньоргсинтез» заводына багышланган коллекция тәкъдим итте, шул рәвешле завод эстетикасы предприятие хезмәткәрләре һәм казанлылар өчен зәвык элементына әверелде.

БРУТАЛИЗМ, УРБАНИЗМ ҺӘМ СӘНӘГАТЬ ФӘЛСӘФӘСЕ

Үз эченә худи, футболка, рюкзак, кулчатыр һәм башка әйберләрне алган коллекция нигезендә логотип кына түгел, ә мирас һәм үзбилгеләнеш белән бәйле зур эшчәнлек ята. Дизайн «Казаньоргсинтезның» индустриаль зәвыгы белән илһамланылган, биредә торбалар куәте, градирня һәм ресиверлар Казанның күренекле урыннары буларак билгеле «Казан» гаилә үзәге һәм Сөмбикә манарасы силуэтлары белән нечкә итеп үрелгән. Мондый визуаль чишелеш 1958 елда нигез салынган предприятиенең шәһәр сулышы белән тыгыз бәйләнештә яшәвен символлаштыра.

«Мерч коллекциясе аша без СИБУРның кыйммәтләрен һәм оешманың эчке горефгадәтләрен чагылдыра алдык, – ди корпоратив культура үсеше менеджеры һәм креатив концепцияне уйлап табучы Анастасия Флегантова.

– Без планетабыз һәм кешеләрнең матур киләчәге өчен продуктлар җитештерәбез, оешма булган шәһәрләрне үстерүгә өлеш кертәбез. Мерч, иң беренче чиратта, «Казаньоргсинтезда» 25 елдан артык хезмәт куйган кешеләргә тапшырылды, бу безнең тугрылык һәм хезмәткә карата хөрмәтебезене күрсәтә.

Коллекциянең үзенчәлеге – продукт һәм брендның чын мәгънәсендә бербөтен булуы. Биредә материаллар – функциональ нигез генә түгел, мәгънәгә ия өлеш тә. Бейсболка һәм рюкзакның аерым өлешләренә полиэтилен гранулалы капсулалар беркетелгән, кулчатырда исә поликарбонатлы гранулалар бар – бу продуктны Россиядә бары «Казаньоргсинтез» җитештерә. Бу бизәк кенә түгел, ә җитештерү эшенә ишарә, ул образларга интерактивлык өсти һәм җентекләп карыйсы килү теләген уята. Карап торышка гадәти кебек күренгән термокружка да чынлыкта азык-төлек пластигы һәм медицина корычыннан ясалган, бу үз чиратында завод продукциясенең көндәлек тормышта яхшы кулланыла алуын күрсәтә.

МЕРЧ – ГАРДЕРОБНЫҢ МӨҺИМ ӨЛЕШЕ: СТИЛИСТ ФИКЕРЕ

Завод рухы белән сугарылган кием һәм аксессуарларны ничек көндәлек образларга өстәргә? Журналыбызның даими эксперты стилист Исмаил Сафиулов үз киңәшләрен бирде.

«Коллекция якты һәм шундук игътибарны җәлеп итә. Худи һәм футболкалардагы графика бүгенге Казан ритмын һәм мәдәни кодын чагылдыра. Худи – көз-кыш айлары өчен иң кирәкле киемнәрдән. Уңайлы дизайн һәм тыйнак төсләрдән булуы аны теләсә кемнең гардеробына җиңел генә кертеп җибәрергә мөмкинлек бирә. Бруталь рухлы урам образын тудырыр өчен, худины карго-чалбар белән киегез. Кара төстәге чалбар һәм күн ботинка белән кисәгез, җыйнак, әмма актауаль образ барлыкка киләчәк».

Исмаил аксессуарларга да аерым тукталды:

«Кулчатыр һәм оекбашлар көндәлек образлар өчен шәп туры килә. Индустриаль тоткычлы кулчатыр – үзе үк мөстәкыйль, кыю акцент. Аны аяз көндә дә зәвыклы аксессуар буларак үзең белән йөртергә була. Технологик бизәкле оекбашлар зур кроссовкалар һәм кыскартылган чалбар белән килешә. Азык-төлек пластигы һәм корычтан ясалган минималистик рухтагы термокружка исә – һәркемгә кирәкле универсаль әйбер. Ул спорт залында да, офиста да, шәһәрдә йөргәндә дә урынлы».

«Казаньоргсинтез» һәм СИБУР стереотипларны җимерә: җитештерү предприятиеләре хәзер мода һәм мәдәнияттән ерак өлкәләр түгел. Яхшы уйланылган дизайн, сыйфатлы чималлар, тирән мәгънә аша компания уңайлы булуы белән беррәттән зәвыклы мерч тудыра алган. Теләсә кем, эш киемен дә салмыйча үз һөнәренең амбассадорына әйләнә ала.

Казанның башка шәһәрләргә охшамаган үзгә ритмы бар: ул кызу, якты һәм гел яңарып тора. Бу прогрессны шул исәптән «Казаньоргсинтез» да тәэмин итә. Биредә җитештерелгән күп кенә әйберләр: биналар, юллар төзүдә кулланыла, юлларда һәм хастаханәләрдә иминлекне тәэмин итә, безнең йортларыбызда матурлык тудыра торган материаллар – болар барысы да безнең әйләнә-тирәбезне уратып алган. СИБУР полимерлары һәм аларны җитештерүче кешеләр – шәһәрнең мөһим өлеше.

Автор: Динара Зиннәтова
Тәрҗемә: Гүзәл Закирова

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое