«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Яңа ел табынына кабымлык, кайнар ризык, десертлар рецепты
Новости
Лайфстайл

Яңа ел табынына кабымлык, кайнар ризык, десертлар рецепты

«Идел»нең декабрь санында ипи пешерүче Камилә Абдуллина белән тәмле интервью чыкты. Ул безгә Яңа ел табынына әзерләү өчен күп рецептлар тәкъдим итте, сезнең белән бүлешәбез!

«Катлы чыршылар» («Слоёные ёлочки») кабымлыгы

Ингредиентлар:

  •  Катлы камыр – 500 г
  • Эремчекле сыр (сливочный сыр) – 100 г
  • Күркә ветчинасы / сыер итеннән бекон – 80–100 г
  • Зәйтүн / черри помидорлар – 200 г
  • Озын агач таякчыклар 

Әзерләү тәртибе:

1.  Катлы камырны бүлмә температурасында бер сәгать чамасы тотыгыз, 2–3 мм калынлыкта җәеп, икегә бүлегез.
2.  Бер кисәк камырга эремчекле сыр сылагыз, теләсәгез, прованс үләннәре һәм эре диңгез тозы өстәгез. Камыр өстенә нечкә итеп киселгән ветчинаны тезегез.
3.  Икенче кисәк камыр белән каплагыз. Аннары 1,5–2 см киңлектәге тасма итеп кисегез.
4.  Һәр тасманы, өстән аска таба бора-бора, «чыршы» формасында тезегез. Һәр бөгелеш алдагысыннан бераз киңрәк булсын.
5.  Әзерләнгән чыршыларны таякчыкка кертегез. Аның очы камырдан якынча 1,5–2 сантиметрга күтәрелеп торырга тиеш. Икенче очы да җитәрлек озынлыкта булсын, чөнки пешерү вакытында «чыршылар» якынча ике тапкыр зураячак, ә аларга кабару өчен урын җитәрлек булу мөһим.
6.  Әзер чыршычыкларны пешерү кәгазе җәелгән табага тезегез.
7. Табаны 180 градуска кадәр җылытылган мичкә куегыз һәм алтынсу төскә кергәнче 12–15 минут пешерегез.
8.  Бу кабымлыкны соус белән бирергә мөмкин (2 аш кашыгы каймак, 1 уртача зурлыктагы кыргычтан уылган тозлы кыяр, бер тырнак сарымсак, яңа туралган яшеллек һәм бер чеметем тоз).

«Креветка һәм гуакамоле соусы белән мини-брускетталар» кабымлыгы

Ингредиентлар:

  • Брускетта өчен: багет яки батон – 1-2 данә, зәйтүн мае – 3 аш кашыгы, сарымсак – 1 тырнак
  • Гуакамоле өчен: пешкән авокадо – 2 данә, лимон согы – 2 аш кашыгы, томат – 1-2 данә, кызыл суган – ½ данә, тоз, борыч
  • Креветкалар өчен: креветкалар – 300 г, зәйтүн мае – 2 аш кашыгы, сарымсак – 1 тырнак, кызыл паприка – ½ чәй кашыгы, тоз, борыч
  • Бизәү өчен: яшелчәләр, черри помидорлар һәм прованс үләннәр

Брускетта әзерләү:

1.  Ипине 1-1,5 см калынлыкта кисемнәргә турарга, табада яки тостерда кытыршы кабык (хрустящая корочка) барлыкка килгәнче кыздырырга.
2.  Ипине бераз сарымсак белән ышкырга һәм һәр кисәккә берничә тамчы зәйтүн мае салырга.

Гуакамоле әзерләү:

1. Авокадоның төшен алып, кашык белән эчендәге йомшак өлешен алырга.
2.  Чәнечке ярдәмендә авокадоны изәргә, лимон согы, тоз һәм борыч өстәргә.
3.  Помидорны һәм кызыл суганны ваклап турарга.
4. Барлык ингредиентларны (авокадо, помидор, суган) бер савытта акрын гына болгатырга. 

Креветкалар әзерләү:

1.  Җебетелгән һәм чистартылган креветкаларны савытка салырга, паприка, вакланган сарымсак, тоз һәм борыч өстәргә. 15 минутка маринадланырга калдырырга.
2.  Табаны кыздырырга, креветкаларны салырга һәм һәр ягын 2-3 минут алсу төскә кергәнче кыздырырга. Креветкаларны утта артык тотмагыз, артык катыланырга мөмкиннәр!

Брускеттаны җыю:

1.  Ипи кисәгенә гуакамоле катламын җәяргә.
2.  Өстән һәр брускеттага 2-3 креветка салырга.
3.  Яртылаш черри помидорлары һәм яшелчә яфраклары белән бизәргә.

Оливьега альтернатива буларак Тай салаты

Ингредиентлар:

  • Пешкән сыер ите - 200 г
  • Помидорлар - уртача зурлыкта 2 данә 
  • Кыяр -  зур 1 данә
  • Консервланган борчак - 1 банка. Сатып алганда 6-7 айлык борчак булуына игътибар итегез, алар иң яшь, йомшак һәм тәмлесе
  • Болгар борычы - 1 сары, 1 кызыл
  • Үсемлек мае - 2 аш кашыгы
  • Сарымсак - 2 тырнак
  • Соя соусы - 2-3 аш кашыгы
  • Тәменчә яшелчәләр

Әзерләү:

1.  Сарымсактан кала барлык ингредиентларны соломка итеп турарга һәм тәлинкәгә «секцияләр буенча» тезәргә.
2.  Борчакны аерым секция итеп өстәргә.
3.  Уртага сарымсакны уарга һәм алдан җылытылган май белән коярга, бу салат тагын да хуш ислерәк булсынга.
4.  Соя соусы белән тәмләргә, яшелчәләр өстәргә һәм болгатырга.

Бу салат гаҗәеп җиңел, сусыл һәм минем кәефемне һәрвакыт күтәрә!

(Кайнар ризык)

Лосось һәм брокколилы гратен

Ингредиентлар:

  • Лосось – 300 г
  • Брокколи – 300 г
  • Сыр – 150-200 г
  • Кишер – 1 данә;
  • Черри помидорлары - 100 г
  • Суган – 2-3 данә
  • Зәйтүн мае – 2 аш кашыгы
  • Он – 3-4 аш кашыгы
  • 20% каймак (сливки) – 500 мл
  • Петрушка

Әзерләү:

1.  Брокколиның чәчәкләрен аерырга, шулпада (суда да була, әмма шулпада тәмлерәк) 5 минут пешерергә.
2.  Соус өчен уганны ак кмайда кыздырырга, он өстәргә, каймак салырга, кайнатып чыгарырга.
3.  Лососьны кисәкләргә турарга, соуска салырга, тоз, борыч һәм лимон согы белән тәмләргә.
4.  Брокколи өстәргә, болгатырга.
5.  Формага салырга, черри помидорлары өстәргә, (теләсәгез, әзрәк эремчек сыры өстәргә дә була) , май сибеп, 220°Cта 8-10 минут пешерергә.

(Десерт)

Мандаринлы тирамису

Кирәк булачак продуктлар:

  • Маскарпоне сыры — 500 гр
  • Куертылган сөт — 50 гр
  • 33% каймак (сливки) — 250 мл
  • Шикәр оны — 100-150 гр
  • Савоярди печеньесы

Бизәү өчен:

• Мандарин — 500 гр
• Розмарин — 2-3 ботагы
Сироп:
• Мандариннар — 400 гр
• Шикәр — 100 гр

Әзерләү:

1.  Блендерда мандариннарны вакларга, аннары иләк аша сөзәргә.

2.  Мандарин согын шикәр белән болгатырга һәм кайнатып чыгарырга.

3.  Салкын каймакны, куертылган сөтне, шикәр онын һәм маскарпонены миксер белән куе каймак хәленә килгәнче күпертергә.

4.  Һәр печеньене мандарин сиробына манырга, алар белән пешерү формасының яки биек табаның төбенә тезәргә (турыпочмаклы булса, җиңелрәк).

5.  1-1,5 см биеклектә юмарт итеп крем җәяргә, аннары сироплы печеньелардан 2нче рәт ясарга, ләкин таяклар аскы катламга карата капма-каршы юнәлештә ятсын, торт таркалып китмәсен өчен.

6.  Өстенә тагын крем җәяргә.

7.  Чит исләрдән саклар өчен форманы азык пленкасы белән каплап, суыткычка кимендә 5 сәгатькә (яхшырагы төнгегә) куярга.

8.  Тортны яңа мандарин кисәкләре һәм кечкенә розмарин ботаклары белән бизәргә.

9.  Порцион кисәкләргә турарга.

(Десерт)

Шоколад һәм мүк җиләкле торт 

(монда теләсә нинди җиләк тә була)

Ингредиентлар:

  • 5 йомырка
  • 5 аш кашыгы шикәр комы
  • 4 аш кашыгы он
  •  2 аш кашыгы какао порошогы
  • 1 пачка туңдырылган мүк җиләге

Әзерләү:

Бисквит өчен:

1.  Мичне 175–180 градуска кадәр җылытырга.

2. Йомыркаларны миксер белән 1-2 минут буена, куе күбек барлыкка килгәнче күпертергә.

3.  Миксерны сүндермичә, шикәрне өлешләп (1 аш кашыгы) өстәп барырга.

4.  Йомырканы 3-4 тапкыр күпергәнче һәм агарганчы (якынча 10-15 минут) күпертергә.

5.  Иләнгән онны һәм какао порошогын болгатырга.

6.  Коры катнашманы күпертелгән йомырка янына акрынлап һәм сак кына кушарга.

7.  Камырны майланган формага (алына торган кырлы) яки пергамент белән капланган табага салырга.

8.  Мичтә 30-40 минут буена (мичне ачмаска, алайса бисквит «төшәчәк») 150-160 градус температурада пешерергә. Теш чистарткыч белән тикшерергә, ул коры булырга тиеш.

9.  Суынганнан соң бисквитны коржларга кисәргә (коржлар саны – теләк буенча 2-3).

Мүк җиләкле эчлек өчен:

Ингредиентлар:

  • Туңдырылган мүк җиләге – 300 г
  • Кукуруз яки бәрәңге крахмалы – 15 г
  • Шикәр комы – 100 г
  • Ванильле шикәр яки ванилин – 1/2 чәй кашыгы

Әзерләү:

1.  Блендер савытына мүк җиләген, крахмалны һәм шикәр комын салырга, 2-3 минут буена, бер масса килеп чыкканчы вакларга.
2.  Мүк җиләге массасын блендердан калын төпле кәстрүлгә салырга. Уртача утта куерганчы, даими болгатып торырга. Әзер эчлек форма тотарга һәм җәелмәскә тиеш.
3.  Кәстрүлне уттан алырга һәм массаны тулысынча суытырга.

Шоколадлы крем:

  • Куе каймак – 400 г (20–25%)
  • Шикәр оны – 100 г
  • Какао порошогы – 40 г
  • Бер чеметем тоз

Әзерләү:

1.  Суытылган куе каймакны иләнгән шикәр оны, какао һәм бер чеметем тоз белән миксер ярдәмендә бер төрле массага килгәнче күпертергә. Әзер кремда миксердан эзләр калырга тиеш.

*Тортны тыгызрак ясау өчен, 50 г шикәр онын киметергә, какао өстәмәскә һәм 100 г куертылган сөт өстәргә мөмкин!

Җыю:

1.  1 стакан кайнар суда 1 аш кашыгы бал яки шикәрне эретергә.
2.  Коржны тортны җыю өчен тәлинкәгә/нигезгә куярга. Аны әзер сироп белән сеңдерергә (2-3 аш кашыгы, яки пешерү щеткасы белән).
3.  Корж өстенә крем катламы ясарга. Идеаль булсынга кондитер капчыгыннан спираль рәвешендә ясарга була.
4.  Киләсе коржны куярга, аңа сироп сеңдерергә, юка гына крем катламы сөртергә һәм бисквит кырыйлары буйлап крем сыларга. Боҗра эченә мүк җиләге эчлеген салырга. Өске коржны куярга, сироп сеңдерергә.
5.  Тортны стабильләшсен өчен суыткычка төнгә, кимендә 6 сәгатькә куярга. Чит исләр сеңмәсенгә пакет белән капларга яки пленкага төрәргә онытмагыз!
6.  Торт тотрыклангач, өстенә калган кремны сөртергә. Розмарин ботаклары, корица, бадьян, кипкән апельсин кисәкләре, мүк җиләге, күк җиләге белән бизәргә була.

«Тәртипле» (алкогольсез) Беллини

4 порция өчен ингредиентлар:

  • Шәфталу (персик) – 3
  • Шәфталу согы – 250 мл (шәфталу һәм алма согы катнашмасы белән алыштырырга мөмкин)
  • Лимон согы – ½ чәй калагы
  • Алкогольсез/балалар шәрабы/лимонад – 250 мл
  • Боз – тәменчә
  • Бизәү өчен розмарин

Әзерләү:

1.  Бизәү өчен бер шәфталуны аерым алып куярга. Калган икесенең кабыгын әрчергә, төшләрен алырга һәм вак итеп турарга. Аларны шәфталу согы өстәп блендерда тугларга.
2.  Лимон согы һәм газлы су өстәргә, аннары блендерда 5-10 секунд болгатырга. Әзер катнашманы кувшинга бушатырга һәм боз өстәргә.
3.  Бизәү өчен калдырылган шәфталуны урталай кисәргә, төшен алырга һәм кечкенә кисәкләргә турарга.
4.  Коктейльне бокалларга бүлеп салырга һәм шәфталу кисәге яки розмарин белән бизәргә. Боз өстәргә. Эчемлек суык килеш тәмлерәк, шуңа да әзер булу белән чыгарырга киңәш ителә.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое