«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Лайфстайл

Яңа сәхифә – «Психологта кунакта»

Бу – яңа сәхифә! Рәхим ит!

Без монда психологияне өйрәнергә түгел, ә чып-чынлап белгеч бүлмәсендә аң төпкеленә төшәр өчен җыелдык. Консультациягә килгән клиент тормышындагы борчулары, хис-кичерешләре белән бүлешә, ә без бу турыда язып кына калмыйча, сеанстагы практик күнегүләрнең үз-үзеңне ишетергә булышуын күрсәтергә тырышырбыз.

Соңгы елларда психология белән кызыксынучылар саны шактый артты, ә профессиональ яктан бу өлкәне аңлау дәрәҗәсе кими бара сыман. Кая карама – үз фикерен «дөрес» дип киңәш бирүчеләр. Бер көн килеп, чәйнек тә хәлеңне сорап, киңәш бирә башласа, аптырамассың… Психологик ярдәмгә мохтаҗ булучыларга «профессиональ» булышучылар һәм бу ярдәмне ничек дөрес алырга кирәклеген аңламаучы кешеләр, хәтта психологлардан куркучылар да бар. Без бу процессның чынлыкта ничек баруын һәм нинди нәтиҗәләр бирә алуын күрсәтергә уйладык. Яңа сәхифәбездә психолог Хәбил Сәхәбиев белән эксперимент ясап карарга булдык. Кыскасы, психолог сеансында булырбыз! Героебызның исеме сер. Тик без аны, җайлы булсынга, Идегәй дип атыйк.

Идегәй, психолог белән танышып, сеансның ничек узасын тыңлагач, үзенең соңгы арада ютәлләп торуын әйтте. Ул бераз авырып торуы сөйләшүгә комачау итәр дип борчылды булса кирәк. Аннан соң үзенең дә психология белән кызыксынуын, үзенә-үзе куйган диагнозлары турында сөйләде…

Ул үзен борчыган ике сорауга тукталды: Беренчесе – гаиләдә аны аңламыйлар, үзе әйтмешли «миллениалларның искечә фикер йөртүе». Ул имтиханнарын бирә алмый, ләкин якыннарына яхшы билге алдым дип, дөреслекне яшерә. Идегәй туганнарының терәк булуларын, хәленә керүләрен тели, тик моңарчы булган вакыйгалар егеттә алар турында «гаепләүдән, хурлаудан кала берни белмиләр» дигән фикер калдырган.

Икенчесе – үзен актив һәм аралашучан кешегә санаса да, яшьтәшләре булган төркемдә үзен тыныч һәм тыйнак тотуы. Ул моның нилектән икәнен ачыкларга һәм кешеләр белән сөйләшеп китүне җиңеләйтергә тели. Шунысы мөһим – ул моны теоретик яктан күз алдына китерә, тик практикада куллана алмый. Ике очракта да «читен» булуны диафрагма тирәсендә дип аңлатты. Мин аның сеанс барышында куллар йөрешенә игътибар бирдем: ике кулын да «читен» булган урында тотты.

Идегәй: Күп очракта мин үземнең эмоцияләремне аңламыйм. Ул психосоматикадыр инде, еш кына миңа тәнем сигнал бирә.

Психолог үзенең: «Тәнегезне өлешләп тойганыгыз бармы?» – дигән соравына тискәре җавап алды. Сүз тәнгә юнәлдерелгән терапиянең (телесно-ориентированная терапия) бер төре турында бара иде. Алга таба Идегәй Хәбил әйткән тән өлешенә игътибар итеп, күпмедер вакыт андагы үзгәрешләрне, нәрсә сизгәнен тоемларга тиеш булды: баш түбәсеннән аяк очларына кадәр. Идегәй әңгәмә башындагы «читен» урыннан кулларын ирекле куя башлады. Бәлки үзен иркенрәк хис итә башлагандыр дип уйларга була. Ә чынлыкта, шушы рәвешле тән буйлап «сәяхәт» итә башлагач, аның «авырту төене» табылды. Ул – муенда булып чыкты. Киләсе этап – бөтен игътибарны шул урынга юнәлтеп, анда нәрсә бар икәнен тоярга тырышу. Идегәй муен артында авыр һәм үткен кырлы таш сизүен әйтте. Психолог Идегәйгә ул ташның ирекле хәрәкәт итүен күзәтергә кушты. Егет артып-кимеп торган авырту сизүен әйткәч, ютәлли башлады (моңа кадәр ул сеанс башында гына бер тапкыр йөткереп куйган иде). Шунысы гаҗәп, Хәбил аңа ул ташны нишләтергә кирәклеген әйткән саен, ул йөткереп куйды. Ютәле көчәйде.

Идегәй: Миңа йөткереп бетерергә кирәк, тамакка төер утырган кебек. Бу берәр ничек бәйлеме?

Хәбил: Дөрес уйлыйсыз... *Идегәй йөткереп куйды* Кайдадыр ялгыштым дигән хис тоймыйсызмы?

*2 минут тынлык*

Идегәй: Мин үземнең нәрсә эшләгәнемне гомумән аңламыйм. Бөтен әйберне дөрес эшләмим кебек.

Хәбил: Муеныгыздагы таш нишли?

Идегәй: Хәзер бөтен игътибарым тамакта.

Хәбил: Тамагыгыз нишли?

Идегәй: Һаман йөткерәсем килә, нәрсәдер бар төсле, тик мин аны баса торам.

Хәбил: Нигә йөткермисез? Йөткерә башласагыз ни була?

*3 минут тынлык*

Идегәй: Йөткерәсем килми, бертуктаусыз йөткереп тору ошамый миңа. Соңгы 2–3 көндә шуның аркасында йоклый да алмыйм. Мин ипохондрик, интернеттан укып караган идем, артык куркыныч мәгълүмат чыга башлагач, ташладым. Миңа йөткерүемнең гади салкын тию икәнен уйлау да рәхәт.

Хәбил: Сезне тыңладым да, бу сөйләшүдә үзегездән нидер таләп итәләр дип уйлыйсыз шикелле. Бу чыннан да шулаймы?

Идегәй: ...мин аралашырга, диалогта катнашырга тиешмен төсле.

Хәбил: Ничек ул – «тиешмен»?

Идегәй: Бу сөйләшүдән мәгънә булырга һәм вакыт әрәм узмаска тиеш.

Хәбил: Мин әйткәннәр мәгънәсез булыр, бәлки, ләкин хәзер бу аралашу өчен барлык җаваплылыкны миңа тапшыра аласызмы?

Идегәй: Мин алай күңелемә ятмаган кешеләр белән генә эшли аламдыр. Мәсәлән, имтих анны укытучы «батырганга» бирә алмадым бит, теманы мин белә идем.

Хәбил: Бу бүлмәдә сездән берни таләп ителми. Сөйләшүдә сез ялгыша, хаталана аласыз – барысы өчен дә мин җаваплы.

Идегәй: Әйе, хаталарсыз булмый инде...Хәбил: Ә бер минут элек ялгышудан куркып утыра идегез. Сездән берни дә таләп ителми
бит.

*тынлык*

Идегәй: Аңлыйм мин аны, ләкин куллана алмыйм.

Үз-үзеңне ишетү, тәнеңне тою турында сөйләшәләр. Идегәй хисләрен, тәнен тоярга теләмәвен «үземне робот итеп тоям» дип аңлатты. Егет үз хисләрен яшерә, әйтерсең ул аларны читлеккә ябып куйган. «Барысы да әйбәт», – ди, тик нәрсә тойганын сорагач, хәтта калтырана башлый. Тамагындагы «төер» белән контактка керергә тырышалар.

Минем өчен бу аң төпкеле белән сөйләшү мизгеле берникадәр сәер һәм куркыныч иде. Егет гел үзен сизми. Психолог егеттән: «Нәрсә эшли ул анда һәм ни тели?» – дип сорады.

Идегәй: «Минем үлүемне тели», – дип җавап бирде. Хәбил аң төпкеленең Идегәйгә начарлык теләмәвен, барлык хисләренең дә аның дусты икәнен аңлатты. Егетнең бу хисе алга таба: «Син бер урында тукталгансың, сиңа үсеш телим», – диде.

Сеанс узгач, Хәбилнең фикерен беләсем килде:

Барлык травмалар да балачактан дияргә яратабыз, картлыктан килә алмый бит инде алар... Мис ал өчен, гаиләдә өлкәннәр кечкенәдән сикерәсе килгән баланы сикермә дип үстерә икән, берничә шундый хәлдән соң, автомат рәвештә бала хисләрен тыя башлый. Бала, олылар барысын да белә, алар әйткәнчә булырга тиеш дип, үзенең нәрсә теләгәнен, хис иткәнен аңламыйча үсә. «Алар шулай диде, димәк, бу – дөрес». Ә бит алар да беренче тапкыр яшиләр... Инде үсеп, җаваплылыкны үз өстеңә алыр вакыт җиткәч, яныңда инструкция күрсәтеп торучылар булмый. Муен – курку яшерелгән урын ул. Ә кечкенә вакытта хисләргә куелган блок – бүген кечкенә әйбердән дә рәхәт алу, ләззәт кичерүне яшерә. Үзенә ошамый торган чит хис туа – блок, яңа эмоция уяна – блок, чөнки «алай булырга тиеш түгел кебек», инструкция дә юк. Хисләрен тоярга, аңларга һәм аларны кабул итәргә, үзең белән вакыт үткәререгә – 10–15 минут тынлыктан башларга була. Иң башта тоярга, аннары контактка керергә өйрәнергә кирәк.
Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое