Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан чәчәк бүләк итү турында сөйләштек. Мәкаләдә Ясалма фәһем фикере дә бар!
Яз! Март! Урам сукмакларын шыплап тутырган кар көртләре инде әкренләп күлләвекләргә әйләнә, ә алар вакыт-вакыт шугалакка әверелә. Сүз уңаеннан, табигать ул фокусны син дустың белән шугалакка бару гештальтын япсын өчен ясый икәнен белә идеңме? Киң болыннарда карны тишеп умырзая күтәрелгән, шәһәр тротуарлары бозлавык өстенә сибелгән комлы пычракка әйләнгән мәлдә календарьдә кызыл төс белән билгеләнгән көн – кешелекнең иң гүзәл һәм нәфис кешеләре – хатын-кызлар бәйрәме ишек шакый.
Халыкара хатын-кызлар көненең быел якшәмбегә туры килүе – ир-атларга бүләк һәм сюрпризлар ясауда җаваплылыкны арттырыр гына дип ышанып калабыз. Чөнки «Эштән соң арыдым, чәчәк алырга онытканмын», - дип аклана алмаячаклар!
Ясалма фәһем белән әңгәмә
Редакциябездә кызлар гына эшләгәнгә, һәрвакыт кемнең дә булса өстәлендә чәчәк бәйләмнәре була. Алар һәрвакыт төрле, һәрвакыт ямьле. Кемгә һәм кемнән булуына карамастан, гел күңелне күтәреп торалар. Шулай өстәл тулы чәчәкләргә күмелеп утырган хезмәттәшемә карадым да, уйга баттым. Минем дә чәчәкле буласым килә... Тиз генә татар телендә сөйләшергә өйрәнеп килүче якын дустым – Ясалма фәһемгә яздым. Аның фикерләре бик кызыклы бит. Белмим, сез алар белән килешерсезме, юкмы, ләкин шулай да, кайбер киңәшләре бик сәер һәм кызык яңгырауга карамастан, язганнарыннан файда алып булыр кебек.
– Синең белән бер темага язышасым килә. Ничек уйлыйсың, нишләп егет кеше яраткан кызына чәчәкләрне сирәк бүләк итә икән?
– Бу бик кызыклы тема, чөнки чәчәкләрнең символизмы һәм мөнәсәбәтләрдәге урыны турында күп нәрсә әйтергә була. Егетләрнең чәчәкләрне сирәкрәк бүләк итүенә берничә сәбәп булырга мөмкин:
1. Гадилек яки практиклык
Кайбер егетләр чәчәкләрне «гади» бүләк дип саныйлар, үзләренә күркәмрәк яки файдалырак нәрсәләр (мәсәлән, китап, аксессуарлар) сайлыйлар. Шулай ук чәчәкләр вакытлыча гына саклана, ә, мәсәлән, шоклад яки эченә күңелле сүзләр язган хат мәңгегә истә кала.
2. Традицияләргә караш
Кайбер яшьләр чәчәк бүләк итү «искергән», «рәсми» яки «бабайлар чоры» атрибуты дип уйлый. Мәсәлән, флиртны башка ысуллар белән күрсәтәләр. Аларга мемнар, җылы сүзләр, уртак хоббилар белән шөгыльләнү керә ала..
3. Финанс ягы
Чәчәкләр, аерым алганда, экзотик төрләре, бик кыйммәт була ала. Егет аның урынына бу акчаны уртак сәфәргә яки кинога бару өчен тотарга тели ала.
4. Хатердә калдырырга теләү
Сирәк бүләк ителсә, чәчәкләр кызның күңелендә «особый» хисләр калдыра ала. Мәсәлән, аерым даталарда (туган көн, очрашу юбилее) гына чәчәк бирү аларга мәгънә бирә.
5. Шәхси үзенчәлекләр
Кайбер егетләр сүзләр (комплиментлар, шигырьләр) яки гамәл белән (ярдәм итү) мәхәббәтләрен белдерәләр. Чәчәкләр алар өчен ярату теле түгелдер.
Кыз күңеле ни уйлый?
Күпчелек кызлар чәчәкләрне романтика һәм игътибар билгесе дип саный, ләкин һәркайсының күңел теләге төрле. Кайберәүләр өчен бу — «мәҗбүри гамәл», ә кемдер өчен — күңелле сюрприз. Төп сер — парның бер-берсен аңлавында. Әгәр кыз чәчәкләрне ярата икән, егеткә аны искә төшерергә ярый. 😊
Сез ничек уйлыйсыз? Сезнең өчен чәчәкләр мөһимме?
– Шәхсән минем өчен мөһим. Ләкин егетемә бу турыда ничек дөрес һәм матур итеп белдерергә икән?
– Сезнең хисләрегезне матур һәм нык итеп белдерү – мөһим сәнгать! 😊 Егетегезгә чәчәкләр сезнең өчен кыйммәтле икәнен аңлатырга ярдәм итәчек берничә ысул белән бүлешәм:
1. Романтик "Әйдә, уйныйк!"
- Уен форматында: Берәр тапкыр үзегез аңа кечкенә чәчәк бүләк итегез һәм языгыз: "Күңелемдә син шундый чибәрсең!"
2. Турыдан-туры, ләкин матур итеп
Шигърият ярдәмендә: Татар шагыйрьләре (мәсәлән, Роберт Миңнуллин) юлларын кулланып, кечкенә хат яза аласыз:
«Эреп китәм чәчәкләрнең
Җып-җылы карашыннан.
Миңа ГҮЗӘЛЛЕК елмая
Чәчәкләр арасыннан…»
Гади сүзләр: «Син мина чәчәк бүләк иткән саен минем көнем яктыра. Алар мине бик бәхетле итә!»
3. Юморлы «намёк» бирү
Мем яки картинка: Чәчәкле романтик картинкага язма өстәп җибәрергә (мәсәлән: «Бу – безнең киләчәк, әгәр...»).
Үрнәк күрсәтү: Социаль челтәрләрдә яки реаль тормышта күргән чәчәкле бүләкне күрсәтеп: «Кара инде, нинди матурлар! Мин дә телим...»
4. Гамәл белән аңлату
Үзегез башлап җибәрегез: Аны өчен гөл яки чүлмәктәге чәчәк янына (мәсәлән, орхидея) алып барыгыз: «Мин синең кебек матур әйберне күрсәтергә телим!»
Бергә чәчәк сайлау: Чәчәк кибетенә барыгыз: «Әйдә, безгә дә бер нәрсә алыйк! Мин нәрсәне яратканымны күрсәтәм...»
5. Мотивация ясау (позитив яктан)
Әгәр егетегез «Нигә?» дип сораса:
«Чәчәкләргә карыйм да, сине уйлыйм. Алар сине искә төшерә!»
«Бу – минем кечкенә бәхетем. Син аны бирергә яратсаң, мин үзем сине күбрәк яратырмын!»
Төп киңәш: Сезнең хисләрегезне дәвамлы итеп күрсәтү (рәхмәт, җылы сүзләр әйтү) егетегезгә чәчәкләр сезнең өчен нәрсә икәнен аңлатырга ярдәм итәчәк.
Сезнең теләкләрегез кыйммәтле! Әгәр дәвам итсәгез, ул үзенчәлекле рәвештә сезне «укый» башлыйчак. 😉 Сезгә бәхетле мөнәсәбәтләр телим!
– Ә син үзең минем кебек романтик, хыялый кызга нинди чәчәк бүләк итәр идең?
– Эх, мин дә романтик кыз булып үземә чәчәкләр теләсәм иде! Егет буларак, сезнең күңелегезне җылыту өчен шәхсиләштерелгән, мәгънәле һәм сюрпризлы вариантлар уйлап табар идем. Менә минем «идеаль букет» исемлеге:
1. Классика романтика: ал гөлләр
1 данә озын сабаклы ал гөл (+ хат: «Син – минем гомерлек бердәнбер гөлем»).
11 данә ал гөл (символика: «Бердәнбер кеше өчен бердәнбер мәхәббәт»).
Кызыл орхидея – синең сирәк матурлыгыңны символлаштыра.
2. Шигъри табигать: кыр чәчәкләре
Җиләк чәчәкләре, ромашкалар, василёклар (табигатьнең үзенчәлеклелегенә багышлап: «Син – ачылмаган чишмә кебек яңалык!»).
Лаванда букеты (аның исенә: «Син янымда булганда бәхет исе килә...»).
3. Сезнең стилегезгә: гадәти булмаган вариантлар
Горшоктагы эре орхидея (үсә торган мәхәббәт символы: «Безнең тарихыбыз озакка сузылыр»).
Яшел гөлләр (суккулентлар, эхеверия) – «Син тынычлыгым һәм терәгем».
Төн чәчәге (эпифиллум) – «Сине көтү дә бәхет!»
4. Хисләрне «сөйләүче» букетлар
Салават күперендәге төсләрдә чәчәкләр– «Синдә – барлык төсләр!»
Ак һәм зәңгәр гиацинт – күңел тынычлыгы һәм тугрылык турында.
Сары тюльпаннар – «Синең кояшлы күләгәңдә яшәргә телим!»
5. Шәхси җәелгән сюрприз
Чәчәк + шоклад/шигырь китабы – «Синең һәр теләгең – минем өчен боерык!»
Бер көнлек «чәчәк куркынычы»: аның эшенә, машинасына яки ишегенә кечкенә букет калдырып китү (рәсем белән: «Бүген дә сине искә төшердем!»).
💡 Профи-киңәш: Әгәр сезнең төсләргә шәхси караш, исләргә аллергиягә булса – букетны аны искә алып сайлар идем. Мәсәлән, лаванданы яратмыйсыз икән – аның урынына жасмин белән бергә ак розалар сайларга була.
«Гафу ит, Альберт», яки кызларга чәчәк бүләк итүләре мөһимме?
Нишлисең бит, кызлар чәчәк ярата! Айга бер чәчәк – һәм кыз бәхетле. Моны хәтта робот та белә… Ясалма фәһем белән сөйләшеп алгач, кызлар һәм егетләрнең дә бу хакта фикерләрен сораштык.
Кызлар чәчәкләр яратамы? Ә егетләр сөйгән ярларының нинди чәчәк яратканнарын беләме икән? Егет кешегә мөнәсәбәтнең кайсы этабында нинди чәчәк яратканыңны әйтергә кирәк һәм, гомумән, кирәкме? Егетләрне чәчәк бирергә ничек өйрәтергә һәм моңа өйрәтеп буламы? Яраткан кешеңнең чәчәк бирүе мөһимме? Кызлар үзеләренә еш чәчәкләрне еш аламы?
Без егетегезне чәчәк бирергә өйрәтү ысуллларын һәм чәчәккә бәйле кызыклы фикерләрне сезгә дип язып алдык. Сез дә үзегезнең уйларыгызны безгә язып җибәрә аласыз!
Рузалия Шакирова:
Кечкенә чагымнан ук чәчәкләрне яратам дип йөрсәм дә, аларга чын-чынлап бер-ике ел элек кенә гашыйк булдым. Хәзер фатирымда һәрвакыт тере чәчәкләр өзелми, мин аларны сак кына киптерәм, гербарий ясыйм. Хәзер яз, тәрәзә төбем тулы үзем җыйган агач, куак ботаклары, бөреләнгәннәрен күзәтәм, сокланам. Чәчәкләргә күзем ачылганнан бирле һәр бәйләм, һәр чәчәк үзендә ниндидер тарих саклый. Гербариемны ачып, аларга карап, кадерле хатирәләрне яңарта алам.
Якын кешемә нинди чәчәкләр яратуым турында сөйлим, гомумән, чәчәкләр, үсемлекләр турында сөйләшүне бик интим һәм сексуаль нәрсә дип саныйм.
Чәчәк бүләк итү – кагылуның бер төре дип саныйм мин. Ә ярату – ул кагылырга теләү. Егетнең нинди чәчәкләр бирүенә карап, аның холкы, мөнәсәбәте турында күп нәрсә әйтергә була, минемчә. Кайчакта зур бәйләм дә җансыз, салкын булырга мөмкин, ә кайвакыт берничә чәчәк тә үз эченә бихисап наз, игътибар, теләк сыйдыра ала. Монда контекст мөһим: «Бирдемме? Бирдем.» түгел, ә хатын-кыз күңеленә юл табарга теләп, мәгънәле итеп бүләк итү зарурдыр. Чәчәкләр ике кешенең серләрен саклаучы, хисләрен яңартып торучы матур традициягә әверелә ала, аларның кодрәте чиксез.
Кәрим Газизуллин:
Кечкенә вакытта чәчәк бирү белән аның кадәр янмый идем. Бәйрәмнәрдә әнигә генә бирә идем. Үсә төшкәч чәчәк бирүе ошый башлады. Ниндидер ләззәт бирә ул эш. Йөргән кызымның нинди чәчәкләр яратканын белмим шул, бераз оят хәтта.
Ә инде кызыңның нинди чәчәкләр яратканын мөнәсәбәтләрнең 3-4 нче аенда сорасаң әйбәт дип саныйм, чөнки нәкъ менә шул вакытта «кәнфитле-букетлы чор» бетеп килә һәм үз партнёрыңны кабул итү башлана, ягъни, алга таба мөнәсәбәтләрнең нәтиҗәле булачагына туфрак салыначак.
Минемчә, егетләрне чәчәк бирергә өйрәтүе кыен, чөнки бу барысы да чын күңелдән, ихласлык белән эшләнергә тиеш. үземә шундый кагыйдә куйдым – айга бер тапкыр стабиль рәвештә яраткан кешемә чәчәк бирергә. Ни өчен? Чөнки чәчәк – ул хатын-кызлар өчен өстәмә энергия чыганагы, хатын-кыз хисе арта.
Фирүзә Вәлиева:
Ирем кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган көн... Болгар шәһәренә вакытында барып җитү өчен иртәрәк кузгалдык. Ә тәкъдимне ул төштән соң гына ясады, шуңа ул озак яши торган чәчәкләр алган. Тик алар миңа ошамады. Кайтканда яңа букет алдырдым һәм шул букет белән генә фотога төштем. Миңа тәкъдимне бер тапкыр гына ясыйлар бит, шуңа үзем теләгән чәчәкләрне бирүен теләдем.
Хәзер чәчәкләр бүләк иткәндә ниндиләрне алырга кирәк икәнен белә. Мин гадәти булмаган чәчәкләр яратам, моно букетлар ошый. Чәчәккә акча жәлләмим. Кәефемә карап чәчәк сайларга бик яратам! Ә кайвакыт иремнән алынган чәчәк өчен акча сорыйм да, аннан бүләк итеп кабул итәм.
Ләйлә Лерон:
Яраткан чәчәгем – нәркис. Ә болай теләсе кайсы чәчәккә шат булыр идем. Үпкәләүчән булсаң, чәчәк төре сиңа принципиаль булса, очрашу башында ук әйтеп куя аласың инде һәм егетнең сине дөрес ишеткәнен тойгач кына кабатлауны туктатсаң була. Шулай да мин бу моментны йөрәгемә якын китермим. Кызыл ике гвоздика бүләк итсәләр дә бик шатланып кабул итәм, чөнки миңа ир-атның мине сөендерергә булган теләге күпкә мөһимрәк.
Бик кызык тарих булмаса да, искә төшкәнен сөйлим әле. Бер тапкыр миңа целлофанга төрелгән бик кыйбатлы бәйләм бүләк иттеләр. Мин целлофаннан коткарыйм әле чәчәкләрне дип, вазага куяр алдыннан чишә башласам, анда инде үлгән розалар гына иде. Флористлар шулай чәчәкләрне сайлый белмәгән ир-атлардан акча алып утыралар. Бу кызык тарих түгел, аяныч хәл. Бәлки, моны укып, егетләр чәчәкләрне ничек сайларга дигән мәкаләләрне укып, вилеоларны карап алырлар.
Мин бик җиңел «намёк» ясыйм: «чәчәк бүләк ит әле» дигән видеотүгәрәкләр төшерәм. Кадрга чәчәкнең ниндиен телисең, шуны төшерсәң, бик яхшы! «Акча җибәр әле, бүлмәмә букет алып куясы килә, чәчәк булганда кәефем күтәрелә» дип шалтырата алам.
Яраткан нәркис чәчәкләрен очратсам, үзем алам да, соңыннан, «Синнән булса, бу чәчәкләр тагы да минем күңелгә ятышрак булачак» дип, учымны акча алыр өчен сузып куям. Әле бер тапкыр да мондый ысуллардан соң ир-атлар «юк» дип җавап биргәннәре юк.
Сәбәпсез булса, әлбәттә, чәчәк бәйләме мине күпкә шатландыра. Бәйрәм көннәрендә чәчәкләрне көтмим. Ник дигәндә: димәк, менә шундый инде мин «недохатын-кыз», димәк, әлеге ир-ат өчен мин ярткан хатын-кыз түгел булып чыга. Шуңа «следующий» дим дә, алга китәм (шаяртам, әлбәттә!).
Кайчак чәчәкләрне алыр өчен урамга аерым чыгам, кайчак очраган әбидән ала алам. Нәркис чәчәкләренә килгәндә, алар елга бер тапкыр гына чәчәк ата бит. Ир-ат бүләк итсен иде, дип йөрсәң, яраткан чәчәксез кала аласың, шуңа оялып тормый да, үземә үзем алам.
Рөстәм Хәйрулла:
Минем өчен чәчәк алай мөһим әйбер түгел, аны күбрәк бәйрәмнәрдә төп бүләккә өстәмә буларак кабул итәм. Тик әгәр кыз чәчкәләр ярата икән, мин, һичшиксез, алып бирәм. Ниндидер үзенчәлекле чәчәк бәйләмен сайлап алу процессы үзе бер кызыклы момент кебек тоела.
Кызың бар икән, аның нинди чәчәк яратканын белү мөһим, дип саныйм. Бу теманы аралашуның башлангыч этабында ук «кыстырсаң» да ярый, ләкин иң әһәмиятлесе – моның табигый килеп чыгуы. Ягъни ул, бәлки, бер сөйләшкәндә үзе әйтә, йә булмаса, син сүз арасында сорау биреп белеп аласың. Кайбер егетләр өчен бу ят күренеш булырга мөмкин. Минемчә, моның «өйрәтү» дип аталуыннан бигрәк, чәчәк бирүнең нәрсәгә кирәклеген егетләргә аңлату файдалы. Кызларның күңелен ачу, араны җылыту, кече генә игътибар билгесе булган чәчәк – ул эмоциональ бәясе зур нәрсә. Чәчәкне көтмәгәндә бирү романтик мөнәсәбәттә аерым бер кыйммәткә ия. Бәйрәмгә чәчәкләр – классик гамәл, база. Әмма сәбәпсез чәчәк бирү – кыз өчен көтелмәгән шатлык.
Фирүзә Бикбаева:
Чәчәкләр яратам. Төгәл генә төре юк алай, нинди чәчәк бирсәләр дә сөенәм. Алар корыгач, аеруча да күңелемә бик хуш килә минем. Гөлчәчәк (роза) матур итеп корый менә. Корыган гөлчәчәк әллә ничә ай буе вазада утырып мине сөендереп утырырга мөмкин.
Әгәр чәчәкнең төре синең өчен мөһим икән һәм дә кайберләренә аллергия булса, җаен китеп бер әйтеп куюның бер зарарын күрмим. Мөнәсәбәтләрнең башланып киткән чорымы, әллә күптән очрашып йөрисезме – миңа калса монсы мөһим түгел. Ачыктан-ачык аралашу бик күп баләдән коткара дип уйлыйм.
Очрашып йөргән вакытта булачак тормыш иптәшем миңа еш кына матур-матур хуш исле розалар алып килә иде. И, сөенә идем инде! Соңрак бу чәчкәләрне ул әнисенең күз карасыдай карап торган бакчасыннан алган икәнен белдем. Булачак әнием дә сизгән моны: «Сындырып, таптап бетергәнсең бит», - дип, шелтәләп алган улын. Аннан: «Икенче юлы миңа әйт, үзем матурлап кисеп бирәм», - дигән.
Серле булып тоеласы, сүзсез дә аңлауларын теләсәң дә, миңа калса, күп вакыт турыдан-туры кирәк әйбереңне сорый белү әйбәт инде ул. Кешене сөендерә алу үзе бәхет бит ул. Кемнедер сөендерә алуың үзе сөенеч китерә. Чәчәк биргән саен яраткан кешесенең ихлас сөенүен күреп торган әфәнделәрнең күңелләрендә, миңа калса, азарт уянмый калмас. «Тагы бирим әле, ул сөенгәч мин дә сөенәм», дия-дия, нүҗәли әфәнделәр чәчкәләрне күбрәк бүләк итми башлар икән?..
Яраткан кешем чәчәк бирсә, бик шатланып кабул итәм. Сәбәпсез булса, бигрәк тә май кояшы сыман балкыйм. Үзем бүләкләрне еш кына сәбәпсез бирәм, ә бәйрәмнәрне онытып җибәрергә дә мөмкинмен.
...Карале, минем үземә бер дә чәчәк алганым юк икән бит! Берәрвакыт шулай бүләкләп карыйсы булыр әле.
Рәсим Хәмитов, 25 яшь:
Әйе, чәчәк бирергә яратам, чөнки кыз кеше шатлана ул вакытта, очып йөри диярлек. Әмма беренче көнне чәчәк турында сөйләшү урынлы түгел кебек, әмма соңрак белергә кирәк дип саныйм.
Кемгәдер чәчәк бирү теләге бирелә, кемгәдер юктыр инде, әмма бер дә бүләк итми икән, берәр төрле намек ясау кирәктер.
Сәбәпсез чәчәк бәйләме бүләк итү мөһим, әмма бөтен булган акчаны шуңа гына чыгару кирәкми. Файдалырак әйберләр бирү дә мөһим, чөнки чәчәк щиңә, ә файлалы әйбер озак вакыт файда китерә.
Гүзәл Закирова:
Мин чәчәкләрне бик яратам. Иң яратканнарының берсе – маттиола, чөнки ул бик хуш исле. Ранункулюс һәм георгиннарны яратам. Соңгы арада ачык төсләрдәге канәферләрне ярата башладым. Алар озак торалар, нык һәм чыдам, хәтта суларын алыштырмаган килеш тә шактый озак торырга сәләтле. Болай мин нинди чәчәк бирсәләр дә шатланам.
Миңа калса, йөри башлаганда ук егетеңә нинди чәчәк яратуың турында әйтү бик үк урынлы түгел, чөнки ул егетнең күңелен төшерергә, чәчәк бирү теләген бетерергә мөмкин. Ул үзе ничек күрә, ничек тоя – чәчәкләрне шулай бирә. Инде ныклап йөри башлагач, мөнәсәбәтләрнең җитди икәне аңлашылгач, ниләр яратуыңны әйтергә кирәк дип саныйм. Мин кешегә андый әйберләрне ипләп кенә аңлату яклы.
Минем беренче тапкыр чәчәк бирүләренә кагылган бер тарих бар. Мин 10-11 сыйныфларда укыганда булды ул, аңа кадәр миңа ясалма чәчәкләр генә биргәннәре бар иде. Минем беренче йөргән егетем белән бер очрашуда булды бу. Карыйм – каршыма авылда кибеткә йөри торган кара пакет күтәреп килә. Шул пакеттан бер кызыл роза чыгарды, ул миңа ясалма түгел, ә чын чәчәк бирүе факт буларак ук шок иде. Ул да авылда, мин дә авылда, каян тапкан ул аны – берәрсенең бакчасыннан алганмы. Әле ул аны күренмәсен дип кара пакетка тыгып алып килгән бит!
Миңа калса, бөтен кешене дә чәчәк бирергә өйрәтеп булмый. Кайбер кешеләр холыклары белән киребеткән була, аларга «Мин чәчәк яратам!», дип мең тапкыр кабатлап торсаң да, ул үзе бу гамәлне акчаны җилгә очыру дигән фикердә торып, синең теләгеңне бөтенләй санга сукмаска мөмкин. Андый кешеләр белән ничек аралашырга икәнен дә, андый егетләр белән йөрү гомумән кирәкме икәнен дә белмим. Күпчелек егетләр исә әйткәнне аңлыйлар. Әмма кызлар туры әйтәсе урынга, намёклар белән сөйләшергә ияләнгән. Социаль челтәрләрдәге образлар шулай тәэсир иткәнме икән инде – янәсе, «чәчәк бирәсе килсә, әйткәнеңне көтми, сорап йөрисе булсаң – кирәкме сиңа андый егет?!». Юк, алай түгел! Сорарга, әйтергә кирәк! Бөтен кешенең дә баш мие бертөрле эшләми. Кемдер чыннан да үзе белеп бирергә мөмкин, ә кемгәдер аны аңлатырга кирәк. Һәм бу нормаль.
Бәйрәмнәрдә чәчәк бир – база. Бәйрәмнәрдән тыш бирү – роскошный максимум дип әйтәсе килми инде, ләкин ул күпкә рәхәтрәк. Бәйрәмнәрдән тыш вакытта чәчәкләр бирү – егетнең синең турында даими уйлавы, кайгыртуын күрсәтә торган әйбер.
Мин үземә айга яки ике айга бер булса да чәчкләр алам. Монда гөлләмәләр турында сүз бармый, ул 2-3 чәчәк кенә дә булырга мөмкин. Чәчәк кибете яныннан үтеп киткәндә кайсына да булса күзең төшә дә, кәефеңә туры килгән берничә чәчәк аласың. Үзеңне кайгыртуга юнәлдерелгән чәчәкләр башкача хис ителә. Мин гөлләмәләрдән бигрәк кәгазьгә төрелмәгән чәчәкләр яратам. Целлофан, кәгазьләргә төрү чәчәкләрнең табигый матурлыгыннан игътибарны читкә юнәлтә. Миңа иремнең чәчәкләрне гөлләмәдә түгел, ә үзе сайлап алуы бик мөһим.
Зөләйха Камалова:
Чәчәккә исем китми. Тере, бераз экзотик гөлләрне өстен күрәм. Чәчәкләргә килгәндә пион чәчкәсе ошый. Әмма акчаны чәчәккә тотканчы казылык, яки ниндидер ят җиләк җимеш бүләк итсәләр күбрәк шатланам.
Чәчәк яратсаң, әлбәттә, әйтергә кирәк. Мәхәббәт теле төрле бит – кемдер өчен бүләк алышу мәхәббәтне аңлата. Иң беренче танышканда сиңа мөнәсәбәтләрдә нәрсә мөһим икәнен (шул исәптән чәчәк бүләк итүләре) сөйләшеп кую дөрес дип саныйм.
Бер вакыт әле университетның беренче курсларында укыганда бер егет (ул миңа артык ошамый иде) бик кыйммәтле букет бүләк итте. Мин ул вакытта әни белән яши идем. Өйдә артык сораулар булуын теләмәдем. Өйгә кайтышлый букетны бер егеткә саттым да кибеткә кереп бер пакет азык-төлек алып кайттым. Гафу ит, Альберт, әмма мин үкенмим.
Безнең гаиләдә минем акча ул минем акча, ә иремнең акчасы ул шулай ук минем акча, әмма аның картасында ята торган. Шуңа ул чәчәк аласы булса, мин аны үзем алган кебек хис итәм. Ирем шулай ук чәчәк бүләк итүнең мәгънәсен аңламый, гадәттә «тиеш» бәйрәмнәрдә генә чәчәк алып кайта – мин аны бер көн үземдә тотам да, Нәнәйгә (әбиемә) алып кайтам, чөнки ул чәчәккә чыннан да шатлана.
Шуны да әйтәсе килә – чәчәккә ис китмәү – норма! Мин үземне берара үзгәртеп корырга тырыштым. Бәлки, мин аңлмамыймдыр, бәлки, хатын-кыз сыйфатларымны «прокачивать» итәргә кирәктер дип уйлаган мизгел булгандыр ул. Дуслар чәчәк белән фотога төшкәч, кызыккан сыман булам, әйе, әмма үземә бүләк иткәч, бер нинди шатлык та, бәхет тә тоймыйм. Миңа башка әйберләр бәхет китерә.
Рәфидә Галимҗанова
ТаңЧулпан
Нет комментариев