Бу мәкаләдә без яшьләрнең ял көннәрен ничек үткәрүләре, аларның нинди ысуллар белән көч туплавы, һәм иң мөһиме, ял итү серләре турында сораштырдык!
Безнең заман тизлекләр, даими стресс һәм мәгълүматлар агымы белән тулы, бу факт белән бүгенге көн кешесен шаккатырып булмас. Атна буе эш, уку, төрле бурычлар кебек авырлыклар кеше организмын чыннан да хәлсезләндерә. Күпләр ял көннәрендә дә тулысынча хәл җыя алмый: уйларыннан уку-эш мәсьәләләре китми, җиренә җиткерелмәгән эшләр борчый, яңа атна яңа стресс өстәп тора.
Ә бит ял көннәре безгә нәкъ менә шул проблемалардан арыну, көч туплау, яңа атнага әзерләнү өчен бирелгән. Соңгы вакытта яшьләр үзләренең ял вакытын ничек оештыра, алар өчен нинди ысуллар белән энергия тупларга дигән сораулар бик актуаль. Чөнки дөрес оештырылган ял гына чын мәгънәсендә яңа көч бирә ала, ә аның булмавы исә сәламәтлеккә, эш нәтиҗәсенә һәм гомумән тормыш сыйфатына тискәре йогынты ясый.
Зилә Габдрахманова
19 яшь, КФУ, Татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле:
Мин атна саен ял көннәрен түземсезлек белән көтәм. Биш көн лекция, семинарлар һәм мәңгелек дедлайннардан соң, җомга көнне мин үземне сыгылган лимон кебек хис итәм. Шулай булгач, ял көннәрендә тулысынча көч җыясым килә. Мин гадәттә гаиләм белән вакыт үткәрәм, дусларым белән йөрим, шигырьләр язам, спортның төрле төрләре белән шөгыльләнергә яратам, мәсәлән, волейбол, саф һавада йөгерү, йөзү.
Кызганыч, йокы алдыннан телефон кулланмый булдыра алмыйм, тик мин үземне ул гадәттән арынынырга мәҗбүр итәргә тырышам. Йоклар алдыннан телефон белән 15 минут уйнар урынына мин саф һавада йөрүне өстен күрәм яки икенче көнгә үтәләсе планнарымны язам.
Айгөл Әхмәтҗанова
17 яшь, 11 сыйныф укучысы:
Мөгаен, барысы да ял көннәрен яратадыр. Мин искәрмә түгел. Ял көннәремне мин гаиләм белән вакыт уздырырга яратам. Бергә җыелырга, яңалыкларны бүлешергә, мәсәлән. Шулай итеп мин үз күтәренке кәеф, саф уйлар белән яңа атнага аяк басам.
Йоклар алдыннан мин берәр нәрсә турында уйларга, хыялланырга яратам. Шулай ук үземә икенче көнгә үтәргә тиешле бурычлар куям. Алдан төзелгән планнар киләсе көнне һәм атнаны артык стресска бирелмичә уздырырга ярдәм итә. Мондый яллардан соң мин шулкадәр энергия белән тулам ки, минем һаман күбрәк иҗат итәсем килә. Минем хәтта тауларны бора алырлык сәләтем ачыла кебек.
Камилла Гордеева
20 яшь, КФУ, Татар теле, әдәбияты һәм журналистика:
Гадәттә ял көннәрендә мин башта йокымны туйдырырга тырышам һәм өй җыештырам, чөнки бу миңа чисталыкка һәм уңайлыкка ирешергә ярдәм итә. Кайчакта әбидә туганнарым белән очрашабыз, чәй эчеп сөйләшеп утырабыз, узган атна яңалыклары белән бүлешәбез.
Миңа Корея мәдәнияте кызыклы. Көч җыю өчен мин корея телен өйрәнәм, бу минем хобби. Күңел күтәрү өчен өйдә яраткан җырларымны тыңлыйм, караоке җырлыйм һәм кызыклы тапшырулар карыйм. Шулай ук вакыт табып, яңа сериаллар карарга яратам.
Айсинә Билалова
19 яшь, КФУ, экономика институты:
Ял көннәрендә мин авылга кайтам, андагы чиста һава һәм тынычлык үзенә чакырып тора. Авыл мохите бит шәһәр белән чагыштырлык та түгел! Биредә туганнарым белән күп вакыт үткәрәбез, күңел ачабыз, хәлләребез турында да сораштырмыйча калмыйбыз. Тимераякта йөрергә яратам, чаңгыда да йөрергә өлгерәм. Кечкенә сеңлем белән шахмат уйнавы да күңелемне күтәрә.
Кичен йокларга әзерләнер алдыннан, кайчагында китап укыйм, иртәгесе көн ничек узасын күз алдына китерәм. Тыныч музыка тыңларга да яратам бу вакытта. Авыр көн узгач, кичен үз-үзең белән тынычлыкта булу бик мөһим дип саныйм.
Исламия Зиннәтуллина
20 яшь, КФУ, Медиакоммуникации:
Мин йокы алдыннан телефонда утырам. Телефон миңа йокларга ярдәм итә дип саныйм, чөнки мин нинди дә булса видеоны (күбесенчә алар ниндидер фәнни темага) кабызам да, ул тавышлар астында йокыга китә башлавымны аңлагач, телефонны сүндерәм. Кайвакыт мин эштәге һәм укудагы даими мәгълүмати шау-шудан арыйм, телефонны бөтенләй алып куям һәм үз уйларыма чумып ятам.
Ял көннәрне минем өйдә утырасым килми, еш кына дусларым белән төрле җирләрдә йөрим, кыскасы, бу вакытны якыннарым белән үткәрәсем килә. Мин биергә бик яратам, бу минем хоббием, шуңа күрә хәрәкәт тормышымда һәрвакыт бар. Бию күңелемә генә түгел тәнемә дә яхшы тәэсир итә. Дәрес азагында үземне бик бәхетле хис итәм, чөнки мин үземдә физик яктан нәтиҗә күрәм. Әлеге шөгылем мине илһамландыра.
*фотолар геройларның шәхси архивыннан алынды.
Илүзә Минһаҗева
Нет комментариев