«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Лайфстайл

ИДЕЛ кызлары – Үзбәкстанда кунакта

14–17 ноябрь көннәрендә без, ИДЕЛ һәм «Идель» кызлары: шеф-мөхәррир Гүзәл Закирова һәм фотографыбыз Фирүзә Вәлиева «Россия-Үзбәкстан: мәдәниятләр диалогы» медиастажировкасы кысаларында Үзбәкстанда булып кайттык. Очрашуларга мул сәфәребездән хис-кичерешләрне сезнең белән дә уртаклашасыбыз килә.

«Үзбәкстан-Россия: мәдәниятләр диалогы» медиастажировкасы «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме, стратегик диалог һәм партнёрлык фонды һәм Үзбәкстан Республикасының туризм комитеты ярдәме белән ТР Яшьләр дипломатиясе академиясе тарафыннан тормышка ашырыла. Берничә ай элек әлеге медиастажировка кысаларында Татарстанга Үзбәкстаннан журналистлар, блогерлар килде. Без дә ИДЕЛнең «Кәеф» лабораториясендә Татарстан һәм Үзбәкстаннан медиа юнәлешендә эшләүчеләр белән контент, блогинг, журналистика турында фикер алышу оештырган идек. Ноябрь уртасында исә Татарстаннан бер төркем журналистлар, блогерлар белән безгә дә Үзбәкстанны күреп кайту бәхете тәтеде.

ТАШКЕНТ: ТАРИХИ ҮЗӘК, ЧОРСУ, ТӘҖРИБӘ УРТАКЛАШУ

Сәфәребез башкаладан – Ташкенттан башланды. Гаҗәп пөхтә, чиста, киң урамлы шәһәр. 1966 елда шәһәрдә көчле җир тетрәү була – 80 меңгә якын гаилә йорт-җирсез кала, 2 млн квадрат метрга якын торак йорт җимерелә. Никадәр куркыныч хәл булуына карамастан, шәһәр халкы тиз арада берләшеп, Ташкентны аякка торгызу өчен көч куя башлый – өч ел эчендә шәһәрне тергезеп бетерәләр. Башкаланың җир тетрәү вакытында җимерелеп бетми сакланып калган өлешләрен соңгы елларда реставрацияли башлаганнар. Ташкентның тарихи өлешендә без дә булдык – агачтан уеп ясалган бизәкле йортлар, баганалар, тар-тар урамнарда әле дә бу гүзәл борынгы шәһәрнең сулышы саклана.

Ташкентта без Ziyo Forum Халыкара фән һәм мәгариф үсеше фондында да булдык. Фонд үз эшчәнлеген 2019 елдан алып бара һәм яшьләргә фән өлкәсендә үсәргә, проектлар тормышка ашырырга ярдәм итә, фестивальләр, бәйгеләр уздыра. Фонд Татарстан һәм Үзбәкстаннан ММЧ вәкилләре, блогерлар, инфлюенсерлар катнашында түгәрәк өстәл оештырды: аралашу барышында ике илдә социаль челтәрләр һәм интернет медиаларда эшләү үзенчәлекләре турында фикер алыштык, студентларның сорауларына җавап бирдек. ИДЕЛ һәм «Идель»нең басма журнал һәм социаль челтәрләрдәге эшчәнлегеннән тыш офлайн чаралар уздыру аша яңа аудитория җәлеп итү тәҗрибәсе белән дә уртаклаштык.

Ташкентка килсәгез, Чорсу базарына сугылмый китмәгез – үз кагыйдәләре белән яши торган аерым дөнья бу. Карап кына йөреп булмый монда: сатучылар син үтеп киткән арада гына да, җимеш, чикләвекләр, көлчә белән сыйларга җитешә. Берни алмый чыгып китү дә мөмкин түгел: үзбәкләр сату эшен су урынына эчә. Без исә сары җимеш, чәй, нават (виноград согы кушып кайнатылган шикәр) һәм үзбәк хәлвәсе алдык. Сүз уңаеннан, безнең өчен иң тәмле хәлвә Бохарада булып чыкты. Әйдәгез, аңа да күз салыйк.

БОХАРА: ШӘРЫКЪ ӘКИЯТЕ, БИЕННАЛЕ

Бу елның сентябрь-ноябрь аралыгында Бохара шәһәрендә заманча сәнгать биенналесы узды – өч айга якын дәвам иткән биеннале вакытында Бохарага 1 млн 600 мең турист килгән, шуларның 700 меңнән артыгы – чит ил кунаклары. Безгә дә Бохара үзәгендә заманча сәнгать үрнәкләрен күрү бәхете эләкте.

Биеннале темасы – «Яралы йөрәкләр өчен рецептлар» («Recipes for Broken Hearts») һәм ул пылау рецептының барлыкка килү тарихы белән илһамланылган. Бу тарих Ибн Сина, ягъни Авиценнага барып тоташа. Янәсе Авиценна, Бохарада эшләгән чагында, бер кәсепченең кызына гашыйклыктан йөрәге чәлперәмә килгән принцны савыктырыр өчен пылау пешерә. Шул рәвешле пылау – тамакны туйдыру белән беррәттән күңелне дә дәвалый торган азык һәм якыннарың белән бер өстәл янына җыя, җылы мөнәсәбәтләрне саклый торган элемтә чыганагына әйләнә.

Биенналедагы сәнгать әсәрләренең нигезендә – рухи дөнья, сәнгать, кәсепчелек, фән һәм аш-су синтезы. Биеннале өчен нәкъ менә Бохара сайлануы юкка түгел. Бу шәһәр – Ефәк юлның йөзек кашы, фән һәм сәнгать дөньясында мөһим нокта. Аны ачык һавадагы музей дип тә атыйлар.Бохара өлкәсендә остаз исемен йөрткән 7 бөек суфиның мавзолейлары, комплекслары бар. Әлеге 7 суфиның каберләрен зиярәт кылырга кешеләр төрле илләрдән килә.

Кызганыч, бу сәфәребездә безгә ике шәһәрне генә күрү насыйп булды, шуңа Сәмәрканд, Хива, Фәргана һәм башка шәһәрләрне күрер өчен яңадан бер килергә кирәк дигән нәтиҗәгә килдек.

 

БЕРНИЧӘ КЫЗЫКЛЫ ФАКТ:

  • Ташкентта метро бәясе – якынча 17 сум. Такси бәясе дә шактый арзан, шуңа шәһәрдә җәмәгать транспорты урынына ешрак таксида йөрдек.
  • Үзбәкстанга без долларлар алып бардык, әмма рубльләрне дә үзбәк сумына бик ансат алыштырып булуы ачыкланды.
  • Пылау – сәнгатькә тиң азык. Биредә аның дистәләгән төре бар һәм пылау әзерләү – буыннан-буынга күчә торган һөнәр.
  • Татар телен (ашыкмый сөйләшсәң) үзбәкләр шактый яхшы аңлый, һәм, берничә көн эчендә, колак ияләшеп, үзебез дә үзбәк сөйләмен отып ала башладык.
  • Базарда сатулашырга кирәк. Әмма безнең сыман өйрәнмәгән кешегә җиңел түгел. Шулай да, бер лайфхак оттык: «әнә тегендә ике тапкырга арзанракка алган идек» дияргә. Товарның бәясен ике тапкыр ук төшермәсә дә, сатучы һичшиксез ташлама ясаячак.
  • Үзбәкстанда бик ачык күңелле, аралашучан кешеләр яши һәм монда кунакларны бик яраталар. Иң мөһиме, җирле мәдәният, гадәтләргә һәм кешеләргә хөрмәт белән карарга һәм әдәпле кунак булырга.

*язма 2025 елда ИДЕЛ журналының декабрь санында чыкты

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое