«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Лайфстайл

ИДЕЛ журналы яңа нейроклип чыгарды – Ясалма фәһем чорында ихласлыкка багышланган гасыр бәете

13 мартта ИДЕЛ яшьләр журналы СØЮ һәм AIGYR башкаручылары катнашында «Нигә?» исемле яңа сингл чыгарды.

Трек Yummy Music лейблында дөнья күрде һәм барлык музыкаль платформаларга урнаштырылды. Сингл белән бер үк вакытта клип та тәкъдим ителде. «Нигә?» – татар телендәге тәүге нейроклипларның берсе. Аны «ИДЕЛ» журналының барлык социаль челтәрләрендә карап була.

«Нигә?» – технологияләр дөньясында чын кешелеклелекне эзләү турында фәлсәфи поп-рок композиция. Җыр «нейрокешелек» феноменын өйрәнә – бүгенге җәмгыятьтә тормышның күбрәк экраннар, ясалма интеллект һәм чиксез мәгълүмат агымнары аша узуын күрсәтә. Әлеге композиция яшь татар башкаручыларының манифестына әверелә: алар музыка аша кешелекнең киләчәге турында мөһим сораулар куя.

Җырда мелодик яңгыраш, альтернатив музыка элементлары һәм рэп кушымта берләшә. Текст читләшү, цифрлы бәйлелек һәм гаджетлар чорында тере хисләрне саклап калу омтылышы темаларын күтәрә. Лирик герой чынбарлык белән элемтәне – табигать, хисләр һәм тере аралашуны кире кайтарырга тырыша.

Клипта тере кадрлар да, нейрокадрлар да кулланыла. Тамашачы кайсы кадр тере икәнен аера алырмы? Әлеге алым экрандагы «рәсем» белән кешенең хисләре арасындагы бәйләнешне символлаштыра. Клипның максаты — ясалма фәһем үсеш алган чорда чын хисләрне искә төшерү.
 

Башкаручылар турында:

ИДЕЛ – татар телендә яшьләр журналы. Басма матбугат һәм медиа эшчәнлегеннән тыш, ул туган телдә мәдәни проектлар тормышка ашыра һәм музыкаль форматлар белән экспериментлар ясый. «Нигә?» – аларның тәүге клибы түгел, ИДЕЛнең«Бие-бие, Хәйбулла», «Яшьлек», «12 кыз» трекларына төшерелгән клиплары гомумән алганда якынча 150 мең карау җыйды.

СØЮ (Илзирә Алиәкбәрова) – татар телендә иҗат итүче альтернатив сәхнә артисты. Аның тавышы заманча яңгыраш белән татар моңын табигый рәвештә берләштерә.

AIGYR (Илнар Сибгатуллин) – Әлмәттән чыккан рэп-башкаручы. Үзенең треклары ярдәмендә ул заманча сәхнәдә яшьләр арасында зур танылу алды.

Музыканы Зөләйха Камалова нейросеть ярдәмендә иҗат итте. Текст авторлары – Зөләйха Камалова, Илнар Сибгатуллин. Аранжировка һәм көйләү – Айрат Хәйруллин. Вокал яздыру – Булат Шәймиев, бэк-вокал яздыру – Азат Гыймадиев.

Нейрокадрларны социаль челтәрләрдә популяр нейровидеолары белән танылган Ранис Сафиуллин генерацияләде. Клипның видеографы һәм монтажёры – Фирүзә Вәлиева.


Релиз турында мәгълүмат:

Башкаручылар: ИДЕЛ, СØЮ, AIGYR
Исеме: «Нигә?»
Релиз көне: 13 март 2026
Жанр: поп-рок
Сүзләр авторлары: Зөләйха Камалова, Илнар Сибгатуллин
Музыка авторы: Зөләйха Камалова, нейросеть
Аранжировка һәм көйләү: Айрат Хәйруллин
Лейбл: Yummy Music

Клип турында мәгълүмат:

Идея: ИДЕЛ журналы
Сценарий: Зөләйха Камалова, Ранис Сафиуллин
Нейрокадрлар авторы: Ранис Сафиуллин
Видеооператор һәм монтажёр: Фирүзә Вәлиева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое