Ризык турында шулкадәр тәмле итеп сөйләүче кеше белән беренче очрашуым.
Бәлки, журналны укучыларыбыз арасында аның «булочкалары» да бардыр. Бүген сезне Әтнә районының Олы Мәңгәр авылы кызы, ипи пешерүче Камилә Абдуллина белән таныштырырбыз.
«БЕРКАЙЧАН ДА АШАРГА ПЕШЕРМӘЯЧӘКМЕН»НӘН БАШЛАП…
Камиләнең әнисе район балалар лагерында пешекче булып эшләгән. Кечкенә вакытында Камилә дә шунда аңа ярдәм иткән. Әнисе белән төрле форумнарга бара торган булган. Шул вакытта: «Беркайчан да ашарга пешермәячәкмен, общепитка бармаячакмын», – дигән. Казанга күчеп килгәч, бала караучы булып эшкә урнаша. Баланың әнисе француз тәм-томы – макаруннар ясаучы булып чыга, Камиләне дә өйрәтә. Шулай «беркайчан да» дигән сүздән пешерү дөньясына кереп китә. Күпмедер вакыттан соң кондитер фабрикасына эшкә урнаша. Анда 2,5 ел эшли. Бер ел элек аны ярдәм итәр өчен генә дип цехка круассан пешерергә чакырганнар, шунда ул икмәк пешерүче булып кала да.
«Безнең өйдә зур аш-су китабы бар иде, минем андагы рецептлар буенча беренче әзерләп караган ризыгым – туңдырма. Җәй ае иде бу. Аны бакчадагы җиләк белән ясадым – бик тәмле килеп чыкты! Без өйдә көн саен диярлек пицца, алма пироглары, манник сыман ризыклар әзерли идек. Өйдә пешергән белән эштә пешергәннең аермасы зур. Әмма, дөресен генә әйткәндә, мин эштән тыш күп пешермим. Хәзер, гомумән, өйдә булмыйм диярлек. Ноябрь азагында ике атна эштән ял иттем. Көн саен бер дә иренмичә нәрсә булса да пешердем. Әни дә шундый иде, үземнең бу ягымны аңа охшатам».
Аларның гаиләләрендә электән шундый гадәт бар икән: гел бергә җыелышып ашау. Мәктәптә, эштә ни булганын сөйләшеп, китаплар, кинолар турында фикер алышып утыру кыйммәт, ди. Ләкин әнисе генә «Ашарга пешерергә өйрәт әле» диюен яратмый, «үзем тизрәк эшлим» дип куып җибәрә торган була.
«Ашау һәм ашарга әзерләү культурасы минем өчен турыдан-туры гаилә белән бәйле. Татарларда гаилә белән кая да булса барып ял итү бик сирәк очрый. Безне ешрак бәрәңге алырга җыялар. Бу бит әти-әниләр, авылдагы туганнар үзләре бәрәңге ала алмаганга түгел, ә күмәкләп эшләү күңелле булганга шулай».
Мәктәп елларында ул олы апасы белән яши. Аның белән ял көннәрендә атналык ризык әзерләп, кайберсен маринадлап куялар да, мәктәптән кайткач пешереп ашый торган булганнар. Апасы аңа барысы турында да сөйләп, пешерү нечкәлекләрен өйрәтә. Камилә хәзер инде үзе шундый гадәт булдырган: кайткан саен энеләре белән нәрсә дә булса пешерәләр икән (ешрак – пицца).
«Хәзерге балаларга телефоннан башка берни кирәкми, дип әйтәләр. Мин моның белән килешмим. Әгәр алар белән сөйләшә-сөйләшә нәрсәдер эшлисең икән, аларга телефон кирәкми», – ди ул энеләре белән бергә вакыт үткәрү турында. Ышаныгыз, ул белеп сөйли, Камиләнең 4 энесе бар!
«МИН ЯГЫМЛЫ КУНАК ТҮГЕЛ»
«Эштә мин илһамга ышанып бетмим. Монда күбрәк дисциплина турында сүз бара. Көн дә бер әйберне эшләү туйдыра бит, шул мизгелдә үз-үзеңне кулга алырга, яңа бурычлар куеп, аларны чишәргә өйрәнергә кирәк. Эшкә мөнәсәбәт дуслар, гаилә мөнәсәбәтләре кебек – «кыздырып» тормасаң, туясың. Шуңа мин төрле курслар узам, төрле проектларга ризалашам, яңа рецепт өйрәнәм, яңа техника кулланам – кызыграк була башлый. Ә кызык булганда баш миенең дә эшлисе килеп тора».
Камилә әйтүенчә, иң тәмле ризык – өйдә әзерләнгәне. Ул үзе бик үк ягымлы кунак түгел, чөнки һаман саен «монда тозы җитми», «монда мае җитми», «монсы болай түгел, тегеләй түгел» дип, шелтә белдерә икән. Үзе турында «мин кыланчыкмы әллә» дип уйлаган чаклары да булган. Тик ул эшнең нәрсәдә икәнен тиз аңлап ала – ризыкка булган аерым игътибар аңа гаиләдән килгән. «Безнең өйдә гади аш пешергәндә дә ике төрле ит салып пешерәләр», – ди ул.
«Камыр ризыгы пешерергә яратам. Ул эчтә ниндидер җылылык уята. Камыр ясаганда берәр ингредиент чак кына булса да күп яки әз салынса, ипинең сыйфаты шундук үзгәрә. Тере организм кебек ул, шуңа камыр белән бәйле булган бөтен эшне дә яратам».
БЛОГ – ХЫЯЛГА БЕРЕНЧЕ АДЫМ
Үзенә килгән стажёрларны өйрәткән видеолар – блог алып бару башы. Ул видеолар скотч эченә телефонны куеп яздырылганнар. Камерага уйнамыйча, нәрсә аңлатса, шуны яздырып, ял көне монтажлагач, үз сәхифәсенә 5 видео урнаштыра.
«Ул видеолар күп карау җыйды, берничә көн эчендә язылучылар саны да шактый артты. Булочкаларыма (Камилә язылучыларын шулай атый. – Авт.) рәхмәтлемен. Алар – минем һәрвакыт нәрсәдер өйрәнү һәм үсү өчен стимулым. Аудиториям бик лояль, рәхәт кешеләр. Авыр вакытларда терәк тә була беләләр, күп сораулар биреп, мине яңа әйберләр өйрәнергә этәрәләр».
Блог алып баруы хыялына бер адым да әле. Камилә төрле проектларда катнаша, француз теле өйрәнә. Хыялы – «Le Cordon Bleu» пешекчеләр мәктәбенә 3 айлык укуга бару.
«Аннан кайткач, үз белемнәремне практикада кулланып, Россиядә дә пешекчеләргә сыйфатлы белем бирү оешмасы ачасым килә. Әйе, бүгенге көндә пешекчеләр өчен мәктәпләр бар, тик аларда зур игътибар повар я кондитер эшенә бирелә. Ә ипи пешерүчеләргә яхшы белем алу мөмкинлекләре әлегә юк. Мин бүгенге көндә Франциягә барып бу белемне алу мөмкинлеген үземә үзем тудырам. Шундый сәләтле кешеләр бар, тик анда барып укырга мөмкинлекләре юк. Мин бу белемне алар өчен дә уңайлы итәргә телим».
фотолар: Камиләнең шәхси архивыннан
Нет комментариев