Казанда пикник оештыру өчен яхшы урын бармы? Җәйге кичнең иң романтик кояш баюын кайда күзәтеп була?
Идеаль шопинг һәм кичке аш өчен кайсы сәүдә үзәген һәм ресторанны сайларга? Бу сорауларга җавапны без турыдан-туры Казанны иң яхшы белүчеләргә, ягъни яшьләргә мөрәҗәгать иттек. Алар безгә үзләренең яраткан урыннары турында сөйләделәр. Әлеге киңәшләр сезнең шәһәр буйлап сәфәрегезне яңа, шәп һәм истә калырлык урыннар белән баетачак дип ышанабыз!
Исламия Зиннәтуллина:
Мин шәһәребезнең төрле кызык җирләрендә булырга тырышам. Кыш көннәрен тимеракта шуарга яратам, аеруча быел Кремль яр буендагы озын шугалагына барысым килә. Шәхсән мин каһвә яратучы буларак, танылган бер каһвәханәгә еш йөрим.
Руфинә Гарифуллина:
Мин Актаныштан Казанга якынча бер ел элек күченеп килдем. Шул вакыт аралыгында башкалабызның күптөрле кызыклы һәм тарихи урыннарында булырга өлгердем. Гадәттә, эш һәм укудан соң кичләрен шәһәрнең төрле почмакларында булып кайтырга яратам.
Гаилә белән вакыт үткәрер өчен дә өчен Казаныбызның табигате бик уңайлы. Мисал өчен, Аккош күле янында урнашкан «Альпак паркы» сезгә бары тик уңай эмоцияләр генә бүләк итәчәк. Анда альпаклар, кәрлә куяннары, ламалар, камерун кәҗәләре, камориның озын колаклы кәҗәләре, Европа ланнары, валлия сарыклары яши. Аларны ашатырга да, сыйпарга да, хәтта кочакларга да рөхсәт ителә. Соңыннан җәнлекләр белән кызыклы фотолар да ясарга мөмкин. Парк янында шулай ук табигать кочагында урнашкан ял итү урыннары һәм Аккош күле, Тирән күл бар. Шулай ук биредә бик тәмле шашлык белән дә сыйланырга була. Гомумән, бар яктан да уйланылып эшләнгән менә дигән ял итү урыны бу!
Камилә Гыйләҗиева:
Һәр ял көннәрен мин төрлечә үткәрергә тырышам. Әгәр мин авылга кайтсам, еш кына урамда, табигатьтә йөрим. Ә шәһәрдә исә төрле сәүдә үзәкләренә һәм кибетләргә барам. Минемчә, шәһәребезнең иң текә сәүдә үзәге ул – «Казанмолл», кирәк булган бөтен кибет тә, зур фудкорт та бар монда! Төрек ресторанына кичке ашка йөрергә бик яратам, андагы ризык үзенчәлекле һәм бик тәмле, биредә бераз гына булса да үзеңне гүзәл Төркиядә сыман сизәсең! Һәм әлбәттә, яхшы һава торышы булганда урамда, паркларта яки урманда йөрергә тырышырга кирәк дип саныйм, чөнки бу шөгыль бар җыелган проблемаларга игътибар итмәскә бик булыша.
Әмир Кәримов:
Казандагы иң яраткан урыным дип Рус-немец Швейцариясе паркын атар идем. Үзәктән 10 минут барасы – син серле, тыюлык тынлыгына эләгәсең, биредә үзеңне әле генә миллион кеше яшәгән шәһәрдә булуыңны онытырга мөмкин. Бу ялгызың гына ашыкмыйча йөрү яки дусларың белән елга буенда пикниклар оештыру өчен искиткеч урын. Миңа бу урынга хас булган сихри тынычлык аеруча ошый. Табигатьне күзәтергә дә биредә бик рәхәт, мәсәлән тиеннәрнең агачларга менүен күрергә була. Бераз читкәрәк хәтта чишмә дә бар. Гомумән, бу паркта нәрсә генә күрмәссең. Шуңа күрә дә, мин әлеге матур урында ял көннәремне үткәрергә яратам!
Камилә Зыятдинова:
Миңа Казанда Черек күл паркы аеруча ошый. Анда кыш көне тимераякта шуар өчен шугалак ясыйлар һәм урамны матур итеп яктыртучы аркалар куялар. Ул мохит сине балачакка алып кайта кебек. Күңелле музыка уйный, алар арасында яңалары да, иске җырлар да бар. Кайвакыт диджей чакыралар, хәтта мультфильмнар кабызалар, шуңа күрә анда бик күңелле. Янәшәдә генә кафелар бар, туңсаң, анда кереп ял итәргә мөмкин. Соңыннан Бауман урамына яисә үзәктә урнашкан бүтән урыннарга барырга якын һәм бик уңайлы. Җәй көнне дә Черек күл паркы ял итәр өчен шәп урын, биредә дусларың белән пикник оештырырга була. Гомумән бик тыныч һәм рәхәт урын, шуңа күрә анда вакыт үткәрергә киңәш итәм!
Илүзә Минһаҗева
Нет комментариев