Бу хәлләр нәкъ бер ел элек булган икән.
Бүген мин аларны хәтеремдә яңартып ул чакта язган көндәлек язмаларым белән чагыштырып карыйм әле.
Ликия юлы Төркиянең көньягы, Урта диңгез яры буйлап бара, Фетхиедән башланып, Анталья янынача килеп җитә. Шулай дип барлыгы 500 ләп кмга сузылган җәяүле сукмакларны атыйлар. Бер генә рәсми сукмак юк, альтернатив сукмаклар берьюлы төрле биеклектә бер үк юнәлештә дәвам итәләр, һәркайсы аклыкызыллы буяу белән тамгаланган. Юл буе шул тамгаларга таянып барасың. Элек бу җирләрдә борынгы Ликия дәүләте булган, күп тапкыр аны башка халыклар яулап алганнар, һәм, мөгаен, күп мәдәниятләрне күргән җирдер бу. Шулай да аның ныклы үз мәдәнияте булгангадыр, ул бүгенге көнгә кадәр антик рухны саклап калган.
Ликия кешеләренең хәрби осталыгы һәм куәте «Илиада»да күп тапкыр телгә алына. Ликия сукмагы ул чор корылмаларын хәтерләгән хәрабәләр, амфитеатрлар, саркофаглар, һәйкәлләр яныннан үтә, күп урыннарда шул чор кешеләре йөргән юллар буйлап бара, үзенең юлчысын дөньяны бөтенләй башкача күргән борынгы дәвергә тоташтыра.
(БЕРЕНЧЕ ӨЛЕШ)
Сезгә шундый нәрсә танышмы? Тыныч кына яшәп ятасың, көн дә ияләшкән бер үк эшеңне эшлисең я күнеккәнчә эшсез йөрисең, ашыйсың-эчәсең, ара-тирә кем беләндер сүз кушасың, йокыдан уянасың, йокларга ятасың. Ә бер көнне күңел сулкылдап, әллә ничек кенә булып куя шунда бар яшәешең – үзеңдә әллә каян килеп чыккан бер көчне тоясың. Ул сиңа: «Китәргә кирәк! Ашыгыч! Тиз! Безне сәфәр көтә!» – ди. Күңелнең менә шул хәрәкәте, кыбырсык эч пошуы бу сәфәргә сәбәп булды. Аның орлыгы эчкә бер рилс карагач төшеп утырды. Берәүнең Ликиягә сәфәре иде ул видеода. Һәм мин анда ташбакалар күрдем…
Бәлки бу шәхси мифтыр, чөнки бу мизгел дә, аннан соңгылары да рәшә кебек томан аркылы гына хәтерләнә, ләкин шул мизгелдә мин үземә: «Мин монда булырмын», – дидем сыман.
Шул уй мөстәкыйль рәвештә үскән-үскән дә, менә мин инде Даламан һава лиманын мәш китереп симкарта эзләп йөрим. Чарасызлыктан үз симкамны роуминг тарифына күчерәм дә, тыныч күңел белән Фетхиягә илткән 5 автобуска утырам. Киткәндә өйдә суык һәм төсләре сирәкләнгән октябрь азагы иде, монда ул автобус тәрәзеннән шәфәкъ булып балкыды. Буш автобуста Фетхиегә килеп җиткәч, кибеткә кереп ризыклар җыйдым да хостел эзләргә киттем. Мин килгәне отель бәясеннән булды, шулай да башка чара юк иде. Иртәгәге көнне уйлап, сары чаршаулы бүлмәдә йокыга киттем. Бу минем әзерлек көне булды.
22 окт
Сәгать иртәнге 5. Мин Мәскәүдә, Внуково аэропортында. Миңа инде күп тапкыр эләкте. Әле укулелены да корсакка яшереп керәсе була. Стресс. Тән в шоке. Йокламаган килеш. Сәгать 5 тә бу аэропорт шактый агрессив.
БЕРЕНЧЕ КӨН.
FETHIYE – ÖLÜDENIZ
Телефонга Ликия юлының әллә ничә төрле картасын тутыргач, кояш югары күтәрелгәч, хостелдан чыгып киттем. Ликия юлы Фетхиедән шәһәреннән башлана, әмма кайсыдыр җен мине Үледиңгез янында урнашкан рәсми стартка барырга котыртты. Аңа Ликия сукмагы буйлап барсам, озакка сузылыр дип, карта күрсәткән кәҗә сукмаклары буйлап туп-туры шул рәсми стартка киттем. Карта әйткән 2 сәгать урынына 4 сәгать баргач (барышлый биштәремнең бавын өзәргә өлгердем), рәсми старт тактасы белән фотога төшкәч, һәм, ниһаять, рәсми сукмак буйлап ярты сәгатьләп атлагач, кояшның янә офыкка якынайганын күреп алдым. Һәм аста мөлдерәп яткан диңгез буена төшеп йокларга карар кылдым.
Чынлыкта, монда маҗараларның яңа фазасы башланды. Төшү менүгә караганда авыррак эш булып чыкты. Аяклар кроссовкага ышкылудан сыдырылып бетте, мин исем китеп үземә моның беренче көн генә булуын һәм сәфәрне шушы аяклар белән узасы булачагын тәкърарладым. Үледиңгез пляжына төшү юлы манзарасында искиткеч кояш баешы иде. Хәзер хәтерләмим дә инде, су коендыммы икән ул көнне (әйе дип уйлыйм).
Пляж читендә төн кунарга ниятләгән идем, анда үземнән кала берничә чатырлы кешене таптым һәм шулар янына тентны тарттырдым. Мөхәммәт һәм Костя белән таныштым.
Икесе белән дә озак сөйләшеп утырдым. Костя минем әти яшендәрәк, төрле илләрдә яшәгән, хәзер Камчаткадан Грузиягә күченгән, ә монда парапланчылар бәйрәменә килгән икән. Иртәгә дуслар да килә, очканнан соң бәлки берничә көн Ликия юлында йөрербез, диде. Мөхәммәт мин өлешчә үтәсе юлны икенче башыннан тулысынча үткән. Монда дүртенче көн ял итә икән инде, диңгездә йөзәргә дип такта сатып алган, өйгә кайтасы билетны кире бирдем, диде. Әйе, мин үземне алдан ук юлны өлешчә генә узарга, анда якынча ун көн уздырырга көйләдем. Ә Мөхәммәдкә, мәсәлән, 550 км тирәсен узу өчен 27 көн кирәк булган.
23 окт
Ликия юлын башлар өчен, Фетхиедән Үледиңгезгә килдем. Таулар буйлап килгәндә бик рәхәт иде. Кояш баеганда, диңгезгә төшеп коенырга булдым. Иртәгә кире менәрмен ахры. Ярый. Минем максатым шул бит. Хәзер телефонга заряд җыйдырасым гына калды һәм су табасым. Су табу җиңел. Аннан имин генә кайтып йоклыйсым. Монда бик матур. Таулар һәм яп-якты зәңгәр диңгез. Минем рюкзакның баулары уже өзелеп чыкты. Монда Мөхәммәд исемле егет белән таныштым, ул гид булып эшли, аңарчы зәркәнче, аңарчы тренер булган, ә хәзер күп сәяхәт итә, күп кешеләрне төрле урыннарга озатып бара, туган ягында, Дагстанда, турлар уздыра. Ликия юлын тулысынча үтеп чыккан, кирегә Антальядән килгән, хәзер монда.
ИКЕНЧЕ КӨН.
ÖLÜDENIZ - КЫЯЛАР
Костя миңа сөялләремне ямарга үзенең бер кап пластырен һәм кемнеңдер бакчасыннан урланган анар җимешен бирде. Үзен пират дип аклады. Сүз уңаеннан, риваятьләргә караганда, борын-борын заманнардан башлап, Мисырга пиратлар нәкъ менә бу урыннардан һөҗүм иткәннәр ди....
Мин иртән су коендым да кибеттә ипи, сыр, су җыеп, кире тауга менеп киттем. Бер парапланчы кыялар арасына очып кереп киткән булып чыкты, мин упкынны үткәндә, дистәләп коткаручы аны эзли иде. Тауга менеп җиткәч рәхәт, ерак офыклар күренә, дөнья матур, дөнья киң. Бу көнне юлымда сап-салкын анар сулы суыткыч очрады, аны татуга бик бәхетле булдым. Кичкә таба бер авыл читендә юлчыларны сыйлаган йортта телефонга заряд җыйдырырга туктадым. Анда Мәскәүдән килгән юлчылар да ял итеп утыра иде.
Йортлар монда бик сирәк күренә. Кафеның икенче ягында кешеләр анар чистарта һәм суын сыга иделәр. Биек, текә кыя-таулар. Бик мәгърур һәм уйласаң, шомлы да: ә дигәнче берәр ташы өстеңә тәгәри ала. Шундый гигант таштан-ташка сикереп кереп, бер кыяда йокларга карар иттем, чөнки ике тау арасыннан ачылган шәфәкъ мине әсир итеп үзенә дәште һәм мин шунда калдым.
24 окт
Бу фонарь бөтен тауларны яктырта. Тырнак аслары тулы пычрак. Мин кыя өстендә ятам. Монда кош оясы/бишек кебек уем таптым һәм ташлар буйлап сикереп бөтен хуҗалыгымны өстерәп алып килдем. Иртәгә шулай ук имин генә чыгып та булса иде. Өйдә пешкән ризык ашыйсы килә. Искиткеч матур урыннар. Диңгез өстән зәңгәр кесәлгә охшаган. Таулар әйтеп бетергесез, сокланып туйгысыз. Иртәгә иртәрәк торсам да озаграк соклана алсам иде.
![]()
ӨЧЕНЧЕ КӨН.
КЫЯЛАР – КАБАК БУХТАСЫ
Иртән мин үземнең аркамда укулеленың бушка гына асылынып йөрүен аңладым: юлда очраган кешеләр инглиз телендә минем җыр җырлавымны үтенделәр, ә мин оялдым. Бу көнне юл умарталыктан башланды, зур һәм матур булды. Карта күрсәткән, әмма булмаган юлдан китеп, бай эстетик отельләрнең артында чүплек өелеп ятуын ачыкладым. Шул ук сәер карталарга ышанып урман аша үттем. Биектаудагы нарат урманына бик охшаган иде. Бал кортларының умарта булып торган тартмадан туп-туры диңгез ягына очып чыкканнарын күзәттем. Кичкә мин тау башыннан әкияти гүзәл пляжга карап тора идем инде. Тау башында мине бик ымсындырган хиппи отельгә керергә кыймадым, я ул бик кыйбат, я мине монда кабул итмәсләр, я тагын нәрсә кебек тоелды. Ярар, кыюсызлык көне булсын. Таудан диңгез буена төштем. Бик алҗыдым ахры бу көнне, кешеләр миңа карыйлар, миннән көләләр кебек тоелды. Дуслашырга килгән америка егете белән теләмичә генә сөйләштем дә (ул теге отельдән булып чыкты ахыр чиктә) якын тирәдә кемпинг эзләргә киттем. Кемпингта учак янында танышкан кешеләр кайтырга җыена һәм үзләренең треккинг таякларын миңа бүләк итәргә тели булып чыкты. Алар, ялгышмасам, Ослода һәм Петербургта яшәүче руслар иделәр. Миңа ниндидер кайнар су салуга пешәчәк вегетариан ботка да биреп калдырдылар.
25 окт
Кабак. Бик матур. Ничек мин шулай гади генә, эмоциясез яза алам икән аны. Болай да әллә ни шашынмыйм кебек. Иминлек. Миңа ошый эчке иминлек урнаштыра алу. Кыяда уяндым, кемпингта йокларга ятам. Бүген пейзажлар бик нык алышты, өч көнгә беренче тапкыр игътибар иттем. Монда рәхәт, учак якканнар. Укулеледа уйнамакчы булабыз. Иртәгә дәресләр уздырырмын. Бу сәяхәт – үземнең сөйкемле сөягем белән танышу кебек. Кешеләргә ошый алуым белән. һәм чикләремне саклау. Нык булу. Сөбханалла. Мин бик шат һәм канәгать моңарчы булганнардан.
БИШЕНЧЕ КӨН.
КАБАК БУХТАСЫ – ҖӘННӘТ БУХТАСЫ
Юл шундый сәер нәрсә инде ул минем өчен. Нинди генә матур җир күрмәдем, берсендә дә тоткарлану турында уйлап та карамаганмын бу сәфәр барышында! Ә анда әйтеп бетергесез гүзәл урыннар я киң күңелле кешеләр булды! Минем ниятем – юл, һәм ул әле дәвам итәргә тиеш, мин туктала алмыйм.
Треккинг таяклары юлның рәхәтен 100500 тапкырга күтәрде. Бу көннең юлы диңгез ярында ук торган кыя-тау буйлап иде. Искиткеч зәңгәр су һәм янып торган яшькелт наратлар.
Мин бүген Җәннәт дип аталган пляжда кунарга тиеш. Аңа җитәрәк әкияти пляжда су кердем. Кабактан минем белән бер үк юлдан килгән үсмерләрнең шаулап коенып китүләрен көтеп тордым. Су эчендә бик матур эре аксыл ташлар бар, аларда үзеңне су кызыдай хис итеп утырып була, суы зәп-зәңгәр, үтәкүренмәле. Анда чишмә барлыгы ачыкланды, су тутырып алдым. Ризыгым бетәр дип борчылуым булды, якында яхтада ял итүче кеше йөзеп килеп мине сөйләштерде, ниләр кирәген сорады, тәм-томнар, чикләвек, хәтта минераль су (анысы бигрәк әкәмәт тоелган иде) алып килеп бирде. Бу пляж да җәннәткә бик охшаган… Яхтада төрле илләрдән җыелган биш дус яши булып чыкты, миңа күчтәнәчне бергәләп тутырганнар, Россиядән килгән кыз яхтадан миңа кулын болгады. Бу пляжда кун, саклап торырбыз, диделәр. Ләкин киребеткән аяклар Җәннәткә ашкынды. Ул якында булып чыкты. Монда чатырлы кешеләр күп иде. Мин бер корыган агачны өстерәп килеп үземә дә тенттан чатыр кордым. Кояш баешын караганда кинәт бик моңсу булды. Монда хәзер дуслар белән бергә буласы килде. Бүлешәсе килде бу матурлыкны.
27 окт
Баш мие гел борчылырга сәбәп таба. Кояш баеганчы пляжга килдем, иркенләп, рәхәтләнеп калырмын дип – юк, борчылам: су бетәр/ашау бетәр/заряд бетәр, юлда булмас дип. Юлда кемпинг бар, димәк, була. Яхтада ял итүчеләр бүген үзләре белән яхтада төн кунарга чакырдылар. Мин баш тарттым. Үкенәм димим, хәерлесен эшләгәнмен дип уйлыйм. Әмма шулхәтле матур җир иде ул. Аптырыйм күңелем нечкәреп бөтен борчуларның юкка чыкмавына, гел киеренкелектә кала бирүемә. Акчамнан/ телефоннан/башка бик кирәкле нәрсәмнән колак кагармын тагы дип гел борчуда, гел күзәтүдә булу. Сәер инде. Кайчан шундый кешегә әйләндем мин? Суыта, ыштан киеп килим әле…
(дәвамы бар)
Нет комментариев