Беркөнне дуслар белән уртак чатыбызда бер дус кыз үзенең гаиләсендә булган хәлне язды.
Аның җиде яшьлек баласы интернетта 18+ контентка тап булган, дус кызым моны очраклы гына белеп алган. Кыз куркып елаган, әмма күргән әйбереннән түгел – әнисе ачуланыр дип борчылган. Дус кызым бу хәлләрне сөйләгәч, без редакциядә һәм дуслар арасында үзебезнең ничек һәм кайчан секс турында белүебезне сөйләштек.
ИСЕМНӘР ҮЗГӘРТЕЛДЕ
Эльвира:
Без яшьрәк чакта «Ops», «Elly», «Cпидинфо» дигән журналлар сатыла иде. Мин секс турында шуларның берсеннән белдем. Ул вакытта прессада ачыктан-ачык сөйләшү бар иде, яшь чикләүләре дигән әйбер дә юк иде кебек. Мин укыган журналда барысы да бик җентекләп, рәсемнәр белән күрсәтелгән иде. Минемчә, бу яхшы вариант. Чөнки гаиләдә бу темага сөйләшү юк иде.
Кәрим:
Ниндидер гаилә бәйрәмендә залда утырабыз. Без бик күп бала-чага җыелганбыз. Олылар икенче бүлмәдә иде. Шуннан каяндыр видеокассета килеп чыкты. Аны кабызып җибәрдек. Анда эротик видео иде. Күрше бүлмәдән апам йөгереп чыкты да, итәге белән экранны каплап, бик озак нишләргә белмичә торды. Без бары тик сәер «ах-ох» килгән тавышлар гына ишеттек.
Исмәгыйль:
Миңа ул вакытта 12–13 яшьләр иде дип хәтерлим. Бер дустым миңа диск бирде. Без аны ике сеңлем белән бергә утырып карарга булдык. Дискта порнография булып чыкты. Без уңайсызлансак та, кызыксынып карадык. Бу турыда яңадан сөйләшкәнебез булмады. Никтер миңа бу видео артык тәэсир итмәде. Күрәсең мин «скороспелка» булмаганмындыр, бу темага берничә елдан гына әйләнеп кайттым.
Ләйлә:
Миңа секс турында сыйныфташ кызым сөйләде. 5–6 нчы сыйныфларда идек бугай. Аның олырак икетуган апасы бар иде, ул бөтен мәгълүматны аннан алган булса кирәк. Сыйныфташымның өендә төрле «белем бирә торган» видеокассеталар да бар иде. Без сыйныфташыма кунакка барып, аларны карый идек.
Мансур:
Бәләкәй чакта бездә кастрацияләнмәгән эт яши иде һәм ул бөтен әйбергә, шул исәптән безнең аякларга да ташлана иде. Без балалар аның ни эшләргә тырышканын аңламадык һәм абыйны сорап интектердек. Абый безгә секс һәм организм турында сөйләргә мәҗбүр булды. Ул вакытта миңа 6–7 яшьләр булгандыр.
Диана:
Ничек белгәнемне хәтерләмим инде, әмма бу тема белән бәйле бер вакыйга булган иде. Без сыйныфташлар белән 4–5 нче сыйныфларда укыган чакта, химия кабинетында бу темага ачыктан-ачык сөйләштек, бик җентекләп фикер алыштык. Шуннан бер мәлне реактивлар саклана торган арткы кабинеттан химия укытучысы очып чыкты. Аның йөзе кып-кызыл иде. Ул: «Мин барысын да сезнең әти-әниләрегезгә сөйлим!» – дип кычкырды да, чыгып китте. Аннан соң безгә беркем дә берни дә әйтмәде. Әллә укытучыбыз әти-әниләргә әйтмәгән, әллә әйтеп тә, әти-әниләребез безнең белән бу темага сөйләшергә теләмәгән.
Алинә:
Мин секс турында берече мәртәбә 4 нче сыйныфта булганда сыйныфташ кызлардан ишеттем. Алар сексны бик авырттыра торган нәрсә дип сөйләде. Алай булгач, аның нәрсәгә кирәк икәнен аңламыйча гаҗәпләнгән идем. Әле шактый озак вакыт бу тема мине кызыксындырмады.
Камилә:
Әти-әни балаларны кәбестәдән туа дип әйтә иде. 5–6 яшьтә миңа бакчадаш кызым «куркыныч серне» ачты. Имеш, хатынкыз белән ир кеше үбешкәндә, аларның селәгәйләре кушылып, бала барлыкка килә икән. Мәктәптә чакта сыйныфташларым белән бу темага бәхәсләшкәнемне дә хәтерлим әле. Дөреслек ничектер үзеннән-үзе ачыкланды.
Без сорашкан кешеләр арасында секс һәм гомумән интим тәрбия турында әти-әниләреннән белгән кешеләр табылмады. Күрәсең, заманасы шундый булгандыр. Бүген исә без балаларны башкача тәрбияли алабыз. Хәзер интернетта секс турындагы мәгълүматны эзләп табу да, ялгыш кына тап булу да бик җиңел. Балалар белән бу темага сөйләшергә кирәкме, ничек сөйләшергә – бу сорауны без психологка бирдек.
Нет комментариев