«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Лайфстайл

Онытылган тарихи уеннар

Бу мәкаләне укыгач, сез Джеки Чан уйнаган уен, дала шахматы һәм ни өчен бүрене күккә чөюләре турында белерсез.

Игътибар иттегезме икән: елдан-ел Печән базарында татарча өстәл уеннары саны арта. Өстәл уеннарының күпчелеге чит телләрдән тәрҗемә ителгән, милли колорит өстәп адаптацияләнгән.

Шул ук вакытта, без шактый күп тарихи уеннар турында белмибез. Алар арасында акылны үстерә, җитезлекне һәм елгырлыкны тикшерә торганнары да булган. Кайберләре гасырлар аша, берникадәр үзгәрешләр кичереп, безнең көнгә хәтле сакланып калган. Дала уеннарының күпчелеге әле күптән түгел генә утрак тормышка күчкән Казахстан, Кыргызстан җирлегендә, Монголиядә сакланып килә.

ТУГЫЗ КУМАЛАК

Дала кешеләрен мантыйк һәм алдан уйлап куюга ничек өйрәтеп була? Тугыз кумалак – теләсә кайда уйнап була торган өстәл уены. Утырган урыныңда гына чокырчыклар казыйсың да, сәгатьләр буе уйнап утырасың. Кагыйдәләре гади: Шахматтагы сыман ике кеше бер-берсенә каршы уйный. Өстәлдә (яки җирдә) һәркем алдында унар чокыр – 9 «өй» һәм 1 «казан» ясала. Һәрбер уен чокырына тугызар кумалак (таш, кәҗә тизәге яки түгәрәкләнгән киез кисәкләре) салына. Шобага тотышып, кемнең беренче йөриячәге ачыклана һәм уенчылар һәрберсе үз ягының теләсә кайсы улагыннан кумалакларны алып, аларны сәгать йөреше юнәлешендә киләсе чокырларга берәмтекләп салып чыга. Һәрбер «ход»ның максаты: көндәшенең чокырында кумалак санын җөп итеп кумалак ясау. Соңгы салынган һәм җөп калган чокырны уенчы үз казанына алып сала. Җиңүче булып үз казанына күбрәк кумалак туплый алган кеше санала. Бар да гади кебек. Уенда берничә адым алдан уйлап йөрү кирәк. Әгәр көндәшеңнең берәр улагында өч кумалак калдыра аласың икән, өчесен дә алып «туздык» ясый аласың. Бу «дамка» була инде. Туздык итеп 9 нчы чокыр гына сайланыла алмый. Синең туздыкка төшкән бөтен кумалаклар автомат рәвештә синең казанга күчә.

Әлеге уенның башка илләрдә дә аналоглары бар, аны «манкала» яки «кала» дип атыйлар, урынына карап улаклар саны аерылырга мөмкин. Дала шахматы турында кайбер язма истәлекләрдә дә саклана. Танылган язучы, фәлсәфәче Абай Кунанбаевның тугыз кумалак уенын бик яратуы һәм яхшы уйнавы билгеле. Бүгенге көндә уенны Казахстанда чемпионатлар оештырып уйныйлар һәм мәктәп балаларына өйрәтәләр.

ЛӘНГӘ

Әлеге уен – футболның борынгы бабасы. Әмма туп урынына кәҗә тиресе кисәгенә беркетелгән кургаш кисәгеннән ясалган «воланчик» кулланыла. «Ләнгә» – шул «воланчик»ның атамасы була. Уенның максаты – ләнгәне җиргә төшермичә аяк белән типкәләү. Бәләкәйрәкләр болай уйный: бер бала ләнгәне кулы белән башкаларга ыргытып тора, уенчылар аны кире типкәли. Кемнеке төшеп китә, шул ыргытып торучы урынына баса. Олыраклар такымнарга бүленә һәм кемнең такымы озаграк вакыт ләнгәне һавада тота ала, шул такым җиңүче чыга.

Әлеге уенның бөтен дөньяда төрле вариантлары бар. Бүгенге көндә иң популяр варианты «сокс» – туп урынына эченә борчак тутырылган оектан ясалган туп. Кытайда әлеге уенның атамасы – «цзяньцзы». Уенны бик шәп итеп Джеки Чанның «Лорд дракон» фильмында күрсәтәләр.

Уенның килеп чыгышы хәзерге Урумчи җирлегеннән дигән фикер бар. Уен шуклыкны, өлгерлекне, аяк мускулларын ныгыта. Аяк мускулы үз чиратында атта яхшы утыру өчен кирәк булган.

КҮК-БҮРЕ (КӨК-БӨРҮ)

Ат дигәннән, төрки халыкларда атка атланып уйный торган, шактый экстрималь, шул ук вакытта күзәтүче өчен бик мавыктыргыч уены бар. Аны рус теленә «козлодрание» дип тәрҗемә иткәннәр. Төркиләр исә аны күкпар, кок-бору (күксел / соры бүре) дип атыйлар. Әлеге уен атта йөрү осталыгын, аудагы елгырлыкны, такымдашлык хисен арттыру өчен шәп. Бүгенге көндә аны казахлар, кыргызлар, үзбәкләр, алтайлылар, монголлар уйный. Төрек, азәрбәйҗан, төркмәннәрдә дә милли такымнар бар.

Ике елга бер оештырыла торган Бөтендөнья күчмә халык уеннарында күк-бүре иң төп спорт төре булып санала. Уенның кагыйдәсе буенча, ике түгәрәк капка ясала – аларны «казан» дип атыйлар. Алты кешедән һәм алты аттан торган ике такым ясала. Алар 200х70 метрлы мәйданда көч сынаша. Аларның максаты – кәҗә җәсәден көндәш такымның казанына салу. Күбрәк «гол» керткән такым җиңүче чыга.

Әлеге уенны спорт түгел, ә башлыча нәкъ менә уен дип атарга була, чөнки, элек кагыйдәләре уйлап табылганчы, кыргыз һәм казахлар аны авыллар арасында уйнаган – кем кәҗәне үз авылына алып кайтып куя, шул җиңүче. Андый вакытта инде уенчылар саны чикләнми һәм уенга атка атлана һәм ныклап йөри алган бөтен кеше кушыла. Атта шәп йөрү, нык утыру мәслихәт, чөнки күк-бүре уены барышында аттан төшәргә ярамый, төшеп киткән кәҗәне атта асылынып торып алып кына була. Кайбер җирләрдә кәҗә җәсәден шундыйрак формадагы авырлыгы 20 килограммга җиткән муляж белән алыштыралар, әмма ешрак аны алдан чалынган мал белән уйныйлар. Уен беткәннән соң, кәҗәне пешереп ашыйлар. Аның ите бик йомшак һәм кеше әйтүенә караганда, кысырлыктан дәвалый торган була.

Бүгенге көндә шактый кырыс һәм этик нормаларга сыешмаган бу уенның мәгънәсе нәрсәдә соң? Борынгылар әйтүенә караганда, күк-бүре уены ауда елгыррак, кыюрак булырга, бер-берең белән киңәшләшеп, ым белән аңлашып эш итәргә өйрәткән. Уенның бүрегә катнашы да шуннан килеп чыга дип санаган Совет этнографы Г.Н.Симаков. Аның 80 елларда язып калдырган этнографик язуларында болай диелә: «Карт кыргыз аучылары безгә бүре ауларга баруларын сөйли. Кышын бүре уларга чыкканда, алар елгыр чабышкылары белән бүрене куып тотып, башына күсәк белән сугып аулый торган булганнар. Алай аның тиресе кыйммәтрәк йөргән. Аучы бүрене үтергәннән соң, аны ияренә салып алып кайткан, ә башкалар аны уйнап кына урлап китәргә тырышкан». Уенның атамасы да шул вакытлардан сакланып калган дип санала.

 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое