«Мәхәббәт» комиксы рәссамнары белән таныша башлаган идек.
Дүрт мәхәббәт тарихының соңгысына да җиткәнбез икән. Бу санда татарның күренекле шәхесләре Фатиха һәм Сөләйман Аитовлар тормышын комиксларга күчереп сурәтләгән рәссам – Арина Филиппова белән таныштырабыз.
Сәнгать минем гомерлек юлдашым. Ул минем өчен дөньяны һәм үз-үземне аңларга тырышуның иң камил ысулы, күңелемдәге хисләрне, уй-кичерешләрне сурәтләп бирү юлы, сәләт һәм осталык ярдәмендә шәхси тәҗрибәмне, дөньяга карашымны чагылдыру мөмкинлеге.
Комикслар дөньясына башлангыч мәктәптә укыганда килдем. Ул вакытта мәктәп тормышындагы төрле кызыклы хәлләрне, көлкеле вакыйгаларны ясый идем. Дәресләрдән соң, дусларым, сыйныфташларым белән бергәләп, әлеге рәсемнәрдән көлә идек. Әнә шул вакытта мин үземне рәссам-комиксист итеп тойдым.
Комикс ясаганда мин һәрвакыт кадр эчендә матурлык тудырырга тырышам. Матур арткы план, күркәм интерьер, геройларның затлы киемнәре – болар барысы да әсәрне тагын да җанландырып җибәрә. Минем өчен күңелсез яки озак ясала торган нәрсә юк. Һәрбер деталь миңа иҗади шатлык китерә.
Комикс ясаганда иң мөһиме – сценарий белән эшләүгә күбрәк вакыт бирү. Сценарий никадәр кызыклы булса, рәссамга да шуның кадәр җиңелрәк булачак. Сценарий – рәссам өчен иң зур терәк һәм ярдәмче.
Аитовлар комиксын ясаганда минем өчен иң кызыгы әлеге күркәм гаилә тарихына кагылу булды. Иске фотосурәтләргә, сакланып калган очеркларга, көндәлекләрдән өзекләргә таянып, кадр артыннан кадрны җанландыру – искиткеч тәҗрибә! Аитовлар үзләре ничек яшәгән, аларның замандашлары ничек киенгән, нәрсә белән шөгыльләнгән –
болар барысы да минем өчен бик мөһим иде. Шул чорны, аларның тормыш рәвешен, кызыксынуларын белдем. Мине Фатиха һәм Сөләйманның көчле шәхесләре сокландырды. График хикәяләүне төзү бик мавыктыргыч, шул ук вакытта җаваплы эш. Әлеге проектка кадәр мин Регина һәм Рәдиф белән «Татар хатын-кызлары» дигән комикста эшләгән идем. Аннары алар мине Аитовлар турындагы комикс командасына чакырдылар.
Татар комикслары татар мәдәнияте дөньясына кирәк дип уйлыйм. Алар тарихны аңлаешлы, җиңел, шул ук вакытта кызыклы итеп күрсәтә. Шулай ук, комикслар яшьләр арасында да бик популяр. Шуңа күрә дә, бу – искиткеч проект дип саныйм.
Сөләйман Аитов – татар сәүдәгәре, җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче.

Нет комментариев