«Озак һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында Татарстанда диспансерлаштыруның масштаблы программасы дәвам итә.
Көндәлек ыгы-зыгыда һәм һәрнәрсәгә дә өлгерергә омтылып яшәү режимында безгә еш кына үзебезгә вакыт җитми. Әмма иртәме-соңмы организм билгеләр җибәрә башлый, ә аларны игътибарсыз калдыру тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә үзең турында алдан кайгырта башлау бик мөһим. Өстәвенә, моны эшләү шактый җиңел - бары тик даими диспансеризация узарга кирәк. Түләүсез профилактик тикшерүләр куркыныч авыруларны иң иртә стадияләрдә ачыкларга ярдәм итә.
Ни өчен даими тикшеренүләрне калдырмау мөһим? Кешеләргә поликлиникаларга килергә нәрсә комачаулый? Бу сорауларга җавапны поликлиникага барып сораштыру ярдәмендә ачыкладык. Без төрле һөнәр ияләре һәм яшь категориясе вәкилләре белән сөйләштек, табиб фикерен белдек.
Гүзәл Әхмәдуллина, 65 яшь, пенсионер:
- Без, өлкәннәр өчен, диспансеризация - чын ярдәм. Элек ел саен эш урыны буенча диспансеризация узуны таләп итәләр иде. Мин лаеклы ялга чыккач, профилактик караулардан һәм поликлиникалардагы чиратлардан баш тарттым. Ә бер елдан соң кинәт әле баш әйләнү, әле кичкә таба аяклар шешүен, тиз аруымны, хәтта китап укырлык та көчем калмавын сизә башладым. Картлык дип уйладым, нишлисең инде... Шулай да мин диспансеризациягә бардым. Ә анда – сюрприз: кан басымы «сикерә», шикәр нормадан югары! Хәзер мин бөтен кешегә ел саен тикшеренеп торуның мөһимлеге турында сөйлим. Минем яшьтә һәр көн, һәр сәгать кадерле. Даими рәвештә профилактик диспансеризация узу яхшырак, чөнки аннары соң булырга мөмкин.
Ольга Даминова, 34 яшь, 6 яшьлек Максимның әнисе:
- Улым Максим бик кечкенә булганда, мин аны даими тикшерүләргә алып бара идем. Хәзер, ул үскәч, үзем дә диспансеризация узарга тырышам. Кечкенә балалар белән бу бераз уңайсыз, ләкин мин тикшеренүнең мөһимлеген аңлыйм. Бала белән бергә үзем дә медосмотр узам. Диспансерлаштыруның тагын бер плюсы – прививкалар графигы. Тикшерү вакытында прививкаларның берсен яңартырга кирәк булуы ачыклады, ә мин моны инде оныткан идем. Сәламәтлек өчен вакыт кызганырга ярамый!
Әдилә Искәндәрова, 19 яшь, студент:
- Элек мин диспансеризация турында бөтенләй уйламый идем — бу өлкәннәр яки инде авыручылар өчен кебек тоела иде. Мин яшь, спорт белән атнага бер‑ике тапкыр шөгыльләнәм... Нигә миңа ниндидер тикшеренүләр? Әмма университетта икенче курста барлык студентларга мәҗбүри диспансеризация узу турында әйттеләр. Башта теләр — теләмәс кенә бардым, ярты көнемне бушка әрәм итәрмен дип уйладым. Ләкин барысы да тиз һәм чиратсыз үтте: берничә сәгать эчендә анализлар тапшырдым, терапевт, окулист һәм хирургны үттем.Хәзер мин ни өчен диспансерлаштыруның яшьләр өчен дә мөһим булуын аңлыйм. Киләчәктә мин моны кичектереп тормасмын һәм даими рәвештә тикшеренү узармын дип өметләнәм.
Алексей Кузнецов, 28 яшь, IT-специалист:
- Эштән диспансеризация узарга таләп иттеләр. Дөресен генә әйткәндә, озак кына сузылып, барасым килмичә йөрдем. Үземне сәламәт хис итәм бит! Поликлиникада су буе чират булыр дип уйлый идем. Ниһаять, җыенып, тикшеренү узгач, гаҗәпләндем - барысы да тиз, нерваларсыз үтте. Бердәнбер минус — эштән ял алырга туры килде, чөнки ялларда поликлиника эшләми. Әгәр тикшеренүне кич яки шимбә көнне узарга мөмкин булса, әйбәтрәк булыр иде.
Дмитрий Гущин, 56 яшь, машина йөртүче:
- Больницаларны яратмыйм, ләкин хатыным диспансеризация узарга мәҗбүр итте. УЗИда бөердә зур булмаган шеш тапканнар. Онкологиянең беренче стадиясе булып чыкты. Операция ясадык, барысы да уңышлы үтте. Хәзер ел саен диспансеризациягә эшкә кебек йөрим.
Хафизова Ләйсән, 42 яшь, укытучы:
- Әлбәттә, диспансерлаштыру сәламәтлекне профилактикалау өчен бик мөһим, әмма минем моңа вакытым бөтенләй җитми. Мин укытучы булып эшлим һәм тикшеренү узу минем бурычым. Эштән таләп итмәсәләр, үз теләгем белән мин хәтта поликлиникага да барып җитмәс идем, гел кичектереп торыр идем.
Лилия Хайруллина, 21 нче номерлы поликлиникада медицина профилактикасы бүлеге мөдире:
Диспансерлаштыру - сәламәтлекнең гомуми торышын бәяләү һәм җитди хроник авырулар үсешен кисәтү максатында комплекслы медицина тишеренүе. Татарстанда 18-39 яшьлек кешеләр 3 елга бер тапкыр диспансеризация уза ала. 40 яшьтән узганнарга ел саен диспансеризация узу мөһим. Диспансеризация сәламәтлек һәм яшәү рәвеше турында анкета тутырудан башланып китә.
Бүгенге көндә тикшерүгә керергә тиеш булган пунктларны санап узам:
- гәүдә массасы индексын билгеләү, бил юанлыгын үлчәү;
- артериаль кан басымын үлчәү,
- 40-64 яшьлек кешеләргә йөрәк-кан тамырлары куркынычын (абсолют) билгеләү;
- үпкәләргә флюорография яки рентгенография;
- беренче тапкыр профилактика тикшерүе узганда бар кешегә дә ЭКГ (аннары 35 яшьтән соң елга 1 тапкыр) үтү;
- беренчел диспансеризация вакытында бөтен кешенең дә күз басымын үлчәү, ә 40 яшьтән соң ел саен бер тапкыр күз басымын үлчәү;
- 18-39 яшьлек хатын-кызларга акушер яки акушер-гинеколог тикшерүе;
- ФАП фельдшеры яки медицина профилактикасы табибы консультациясе, аның белән медицина тикшерүе нәтиҗәләре турында киңәшләшү.
Шушы ук этапта, билгеле бер онкоскрининг – яман шешкә тикшерү, мәсәлән яшерен канга тизәк анализы билгеләнә. Проблемалар ачыкланса, диспансеризациянең икенче этабы билгеләнә. Кешене профиль буенча табибка җибәрәләр, яки өстәмә тикшерү билгелиләр.
Диспансеризацияне даими рәвештә онкологик һәм хроник авыруларны ачыклау өчен барлык кешеләргә узарга кирәк. Бу авыруны вакытында ачыклау һәм дәвалануны башлау өчен мөһим.
Физик активлыгы түбән булган, дөрес тукланмаган, алкогольне күп кулланучы кешеләргә тикшеренү узу аеруча мөһим. 2025 елда безнең 21 номерлы поликлиникада 32 000 гә якын кеше диспансеризация узды. Нәтиҗәдә яман шеш барлыкка килүнең 33 очрагы ачыкланды. Тизәктә яшерен кан булу-булмауга анализны узган ел 12 000 пациент тапшырган һәм аларның 6%ында патология иде.

Нәтиҗә ясап әйткәндә, сәламәтлегебез чыннан да безнең кулларда. Аның турында кайгырту – һәр кешенең бурычы, һәм диспансеризация бу очракта реаль ярдәм күрсәтә. Профилактик тикшерү гаилә традициясенә әйләнсен иде дигән теләктә калабыз.
Сабина Идиятуллина
Азалия Даутова
Нет комментариев