Яшь автор-башкаручы Азат Гыймадиев - Казан егете.
Әти-әнисе 90 елларда хәзер инде онытылган «Төнге Казан» төркеме катнашучылары булган, шуңа ул бала чактан, музыка тыңлап һәм уйнап үскән. Азат, үзе әйтүе буенча, кайбер җырларын төшендә күрә. Азатның үзенә генә хас җырлау стиле бар, ләкин бу җыр берникадәр дәрәҗәдә аерылып тора. «Син минеке» җыры аның иҗатындагы бик тиз язылган җырларның берсе икән.
«Син минеке»
G D Em Em
Без бер-беребез өчен бу дөньяга туганбыз
Am C D D
Ике күгәрчен, мәхәббәт хисенә кунганбыз
G D Em Em
Аннан кочканбыз галәмнең кояшын һәм күген
Am C D D
Иртәгәсен уйламыйча, яшибез тик бүген
Кушымта:
G Em
Син минеке. Син минеке.
Am C D D
Бүлмә пәрдәсе ябылган, сәгать төнге ике.
G Em
Һәм син минеке. Син минеке.
Am C D D
Бозыйк тынлыкны, матурым, әйт бер сүз, я ике.
G
Һәм син минеке.
G
Син минеке.
G D Em Em
Мин беркемгә дә беркайчан сине бирмим, ышан.
Am C D D
Тормыш бәласе югалды беренче караштан.
G D Em Em
Синең барлыгың дөньяма гел кертә гүзәллек,
Am C D D
Син иң хуш исле чәчәгем, иң татлы перәннек.
Нет комментариев