«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Лайфстайл

Тамак туйды, күз туймады: бәйрәмнән соң ничек формада калырга?

Узган елгы салатлар көне котлы булсын!

Яңа ел төненә әзерләгән ризыкларны кая куярга дип баш ватасызмы? Дуслар-туганннар кунакка чакыра, ә сез күп ашап тазарудан куркасызмы? Бәйрәм ялларында ничек үз формаңны саклап калырга соң? Хәзер яңа ел бәйрәмнәрен дуслар-туганнар яки үзегез генә уздырганда ничек күп ашамаска һәм сәламәтлегегезне шулай саклап калу серләрен ачырбыз. Безгә дөрес туклану буенча белгеч Чулпан Мөслихова булышыр.

Майонезлы салатларны зур порцияләрдә әзерләмәгез! 


Өстәлне әзерләгән вакытта майонезлы салатларны гадәтләнгәнгә зур-зур табаклар белән әзерләп, «10 көн буе ашарбыз әле» дип ясамаска киңәш итәм. Соуслы һәм майонезлы ризыклар 1-2 көннән дә артык сакланмый, сакланган очракта да алар зарарлы матдәләр бүлеп чыгара һәм агулану куркынычы тудыралар. Андый ризыкны бер тапкыр ашарлык итеп кенә әзерләргә кирәк. 

Быел яллар калган елларга караганда озынрак, аларны организмыгызга файдалы итеп үткәрергә тырышыгыз. Ашау сәламәтлекнең төп нигезе булып тора. Иртәнге, көндезге һәм кичке ашларыгыз балансланган булсын, бөтен 10 көнне дә майонезлы салатлар, пилмән һәм бәлеш кенә ашап ятмаска, файдалы ризыклар ашарга, көн дәвамында 1,5 л чиста су эчәргә киңәш итәм. 


Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләрне күбрәк куярга киңәш итәр идем. Кайбер салатларны, мәсәлән, грек салатын, канапега тезеп, кабымлыклар әзерләргә була. Шулай эшләгәндә артык күп ашап җибәрү куркынычы янамыячак.

Туйганчы ашауны туктатырга ярдәм итүче лайфхаклар 


Ашарга утырыр алдыннан 20-30 минут алдан су эчеп куярга – ул ашауны әзрәк киметергә булышачак. Үз каршыгыздагы тәлинкәгез бик зур булмасын һәм аңа салатлар, кабымлыклар һәм башка төр ризык салганда күп порция алмагыз. Истә тотыгыз: тамак тую хисен кеше ашап, 20 минут узгач кын а сизә башлый. Әгәр дә сез үзегезнең күбрәк ашап җибәргәнегезне сизәсез икән, тәлинкәне читкәрәк алып куегыз, шулай итеп, бераз вакыт узгач, тамагыгыз туйганны үзегез үк сизәчәксез. Табынга утырган вакытта майлы ризыкларның күп ашалачагын беләсез икән, ул очракта авыррак артиллериянеэшкә җигәргә кирәк: ферментлар, энзимнар ярдәмгә киләчәк. Ризыкларны яхшылап чәйнәргә дә онытмагыз, ашказанының тешләре юк бит. «Тамак туйды – күз туймады» дигән гыйбарә дә бар бит әле, әгәр эчегез шар кебек зур булганчы ук тамак туйганын сизсәгез, күз белән өстәлдәге әйберләргә карап, кызыгып утырганчы, өстәл артыннан вакытында һәм ешрак китәргә киңәш итәм. 


Өстәлне үзегез әзерлисез икән, кайчан гына булса да «зыянлы ризык» янына файдалысын куярга тәкъдим итәм, ягъни балансны сакларга. Мисал өчен, оливье янына – грек салаты, шуба янына – тозлы кәбестә (ул пробиотикларга бай, ашкайнату системасына да, эчәклекләргә дә файдалы булып санала). 


Әгәр сез кунакка барасыз икән, ашауны яшелчәләрдән, клетчаткага бай булган ризыклардан башларга киңәш итәм. Алай иткән вакытта сез артык ашау куркынычын киметәчәксез һәм яшелчәләрдәге клетчатка – шикәрнең кискен күтәрелеп китүен дә кисәтәсез.


Бәйрәмдә диетаны ничек сакларга? 


Бөер, бавыр һәм йөрәк-кан, нерв, ашкайнату системасында пробламалар булган очракта алкогольле эчемлекләр куллану нык зыянлы булачак, боларны истә тотыгыз! Әз генә күләмдә дә алкогольле эчемлекләр сәламәтлеккә зыянлы. Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы шундый күрсәткечләр бирә: ир-атлар өчен 2 бокал шәрап, хатын-кызлар өчен 1 бокал шәрап норма санала. Югары градуслы эчемлекләргә килгәндә, 80 мл – ир-атларга, 30-40 мл – хатын кызларга. Ә иң яхшысы – алкогольле эчемлекләргә альтернатива табу. Бүгенге көндә алкогольсез эчемлекләгә генә түгел, шикәрсезләргә дә сайлау күп. Табында минераль сулар, морслар ясап кую һәм алкогольле эчемлекләр белән чиратлаштыру организмга нагрузканы бермә-бер киметәчәк. 


Тозлы ризыкларны күп ашамаска киңәш итәм, ул организмда суны тоткарлый, һәм шуның аркасында кан басымы күтәрелергә мөмкин. 


Баллы ризыкларга килгәндә, аларны җиләк-җимешләргә, сухофруктыларга алмаштырырга мөмкин. Әгәр дә төнлә үзегезнең тортыгызны ашап бетерә алмасагыз, иртәнгегә калдырыгыз. Тик десертка иртән дә ач карынга түгел, ә төп баланслы иртәнге аштан соң гына тотынырга кирәк.


Өстәлгә кечкенә кабымлыклар куярга мөмкин (шул ук канапе, бутербродлар). Онытмагыз, алар янында яшелчәләр булса, алар күпкә файдалырак булачак. 


Бәйрәм – ашау гына түгел 


Кайнар ризыкларга килгәндә аларны пешергән вакытта ук артык майлы итеп пешермәгез. Әгәр кунакта кайнар ризык чыга икән, аңа бераз лимон согы өстәргә була. Ашказанына эшкәртү өчен авыр ризык, мәсәлән, каз, үрдәк, бәлеш ашагач, ананас, киви яки имбирь ашап куярга мөмкин, чөнки аларның составында ризыкны эшкәртергә булыша торрган табигый фермент – бромелайн бар.


Шикәр, йөрәк-кан һәм башка авырулары булган кешеләр үз диеталары турында онытмасын иде. Бәйрәм табыннары искәрмә түгел. Үз авыруыңны белә торып, ярамаган ризык ашау – бу инде үз-үзеңә зыян китерү генә. 


Аларга клетчаткага бай булган ризыклардан башларга киңәш итәм. Яшелчә, грек салатлары, тозлы кәбестә, мисал өчен. Шулай иткән очракта кандагы шикәрнең күләме артмыячак, чөнки бу ризыклардагы клетчатка аны баланста тота. Җиңел углевод һәм шикәрле ризыклардан баш тартырга кирәк. Ак батон һәм багетлар урынына эре бөртекле яки арыш оныннан пешерелгән ипи кулланырга киңәш итәм. Бу авырулар һәм кан басымы белән белән интегүчеләргә дә тагын бер киңәшем: ашау белән физик активлыкны чиратлаштырырга кирәк. ә физик активлык саф һавада булса, тагын да яхшырак, чөнки хәрәктләнгәндә кан басымы да, шикәр дә нормада тотыла. Мәҗлесләрне гел табын артында гына утырып үткәрмәгез, бәйрәм бит, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнап керегез! Гомумән, бәйрәмегезнене ашауга гына кайтарып калдырмыйча, кыннарыгыз белән чана, чаңгы, тимераякта шуып рәхәт һәм файдалы вакыт үткәрегез! 


Өстәлне әзерләгәндә һәм ашау артына утырганда беренче урынга үзеңнең сәламәтлегеңне куярга кирәк. Өстенлекне үзегезгә яраган һәм яраткан ризыкларга бирергә киңәш итәм. 


Елларыбыз тыныч, бәрәкәтле булсын! Яңа ел бәйрәмнәреннән соң сәламәт булып эшләребезгә барырга язсын! 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое