«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Лайфстайл

Тел өйрәнү максатыннан – комикслар

Узган елгы саннарда Рәдиф Кашапов һәм Регина Гаязованың «Мәхәббәт» комикслары һәм аларны ясаган рәссамнар белән таныша башлаган идек.

Бу язмада нәшер, мөхәррир һәм Россиядә татар телендә беренче даими басылып килгән «Тәрҗеман» газетасының журналистлары Зөһрә Акчурина һәм Исмәгыйль Гаспралы гаиләсе турындагы комиксның өзеген тәкъдим итәбез һәм рәссам Юлия Галиәкбәрова белән танышырбыз.

Юлия Галиәкбәрова«Үзем белән гел альбом һәм каләм йөрттем»

– Мин балачактан рәсем ясарга ярата идем, рәссам булырга теләдем. Шуңа Казан сынлы сәнгать училищесына укырга кердем, аннары Петербургта укыдым. Кечкенәдән үк рәсем ясау минем өчен дөньяга башкача караш кебек иде, үзем белән гел альбом һәм каләм йөрттем. Бар күргән, кызыклы дип тапкан әйберне, кешеләрне дә, онытмаска дип, тиз генә альбомга төшереп бара идем. Комиксларны да балачактан үк яраттым. Күбесенчә манга (япон комикслары) укый идем, аннары рус, европа, америка комикслары белән таныштым. Үз комиксымны ясау – минем зур хыялым иде. Ләкин балачакта комикс ясау өчен түземлек җитмәгәндер инде – башлый да ташлый идем. Хәзер дә әле 20 бит буе бер үк стильдә рәсем ясау җиңел түгел. Янәшәмдә команда булмаса, мин аны да башлап ташлаган булыр идем бәлки…

«БӨТЕН “Ж” ХӘРЕФЕНӘ “КОЙРЫКЛАР” ЯСАП УТЫРДЫМ»

Комикс ясауның иң кызыклы һәм иң авыр өлеше – сценарийдан раскадровка ясау. Комикслар ясау белән таныш булмаган рәссам аның турында белмидер дә. Кино белән чагыштырсам, ул бераз оператор һәм режиссёр эшенә охшаган. Нинди сәхнәгә ничә кадр кирәк? Геройларны нинди ракурстан күрсәтергә? Картина тудырганда, әсәрдәге метафораларны ничек күрсәтергә? Шушы сорауларга җаваплар табып, каралама битләр ясыйсың – бу раскадровка дип атала.

Иң күп вакытны ала торган һәм теләмичә эшли торган эш – «куыкларга» текст язу, аңа туры килгән шрифт табу. Шрифт комикс стиленә ярарга тиеш, ә яхшы шрифтны акчага сатып алырга кирәк. Мин түләүсез шрифтлар арасыннан гына карыйм. Ә татарча хәрефләр кергән шрифтлар шулкадәр аз! Сара Шакулова турында комикска (Рәдиф Кашапов һәм Регина Гаязованың татар хатын-кызларына багышланган комикс турында сүз – Авт.) шрифтны үзем ясадым – бик мәшәкатьле эш, ә Гаспринскийлар турындагы комикста казах шрифтын алып, бөтен «ж» хәрефенә «койрыклар» ясап утырдым.

ТЕЛ ӨЙРӘНҮ МАКСАТЫННАН – КОМИКСЛАР

Исмәгыйль Гаспралы – гаҗәеп күренекле кеше. Аның тормышы да мавыктыргыч романга охшаган. Биографиясендә минем өчен иң кызыклы факт – Зөһрәнең әтисе Әсфәндияр Акчуринның каршы булуына карамастан, Исмәгыйль белән Зөһрәнең никахлашуы.

Тарихи комикс ясаганда фотоматериал җитмәү кыенлык тудыра. Кешеләр ничек киенгән? Нинди йортларда яшәгән? Мәсәлән, Зөһрә Акчуринаның ике генә фотосы бар, аларга карап кына персонаж тудыру шактый кыен.

Татар телендәге комикслар форматы яшьләр аудиториясенә кызыклы дип уйлыйм. Ул татар телен өйрәнүчеләргә бик файдалы. Мәсәлән, мин үзем үскәч кенә татар телен өйрәнә башладым, башта татар әдәбиятын укуы авыр иде, җиңелрәк текстлар эзләдем. Комикслар идеаль вариант булып тоелды. Тик мин аларны тапмадым, беренче татар комикслар җыентыгы соңрак чыкты. Ә хәзер барлык мөмкинлекләр дә бар, төрле жанрлардагыларын укыйсы килә. Минемчә, татар телендә балалар өчен генә түгел, зурлар өчен дә аерым комикслар булырга тиеш.

Зөһрә Акчурина – беренче татар хатын-кыз журналисты, «Тәрҗеман» газетасы наширләрнең берсе. Исмәгыйль Гаспралы – җәмәгать эшлеклесе, интеллектуал, мәгърифәтче, нәшер һәм педагог.
Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое