Бүген, 9 майда, Бөек Җиңүгә 81 ел булды.
Ел да май аеның иң җылы көннәрендә ул дәһшәтле, яралы елларны искә алабыз. Бу санда Бөек Ватан сугышы турында язылган әсәрләрне җыярга булдык.
Марат Кәбиров
«Кайту»
Исемлекне әйтеп чыккач, офицер авыл түрәләре ягына борылды. Нәрсәдер сөйләшеп алдылар. Исемлеккә төртә-төртә киңәшләштеләр. Аннан соң офицер тагын халыкка эндәште.
– Исем-фамилиясе әйтелми калган ир-егетләр бармы?
– Бар, бар! – диештеләр ирләр к улларын күтәреп,
– Монда. Шундыйларның берсе янында торган хатын иренең авызын учы белән каплады да нәзек кенә тавыш белән:
– Юк, юк! – дип кычкырды.
Моны күргәч Тәнзилә пырхылдап көлеп җибәрде. Башкаларның да ирененә кыска вакытлы елмаю кунды.
– Сез менә монда җыелыгыз, – диде офицер, читтәрәк торган хәрбиләргә ым кагып,
– Хәзер сезнең исем-атны язып алырлар. Хәрбиләрнең берсе исемлек төзергә кереште, калган икесе исеме чыккан ир-егетләрне читкәрәк алып китте. Алар халык төркеменнән берничә метрга аерылып, саф булып тезелеп бастылар.
– Солдатка китүчеләр белән хушлашу өчен унбиш… – Офицер сәгатенә карап алды да дәвам итте, – Юк… Ярты сәгать вакыт бирелә.
Нәби Дәүли
«Яшәү белән үлем арасында»
Мин Мишага карап нишләргә дә белмичә аптырап торам. Кесәмдә кулъяулыгым да юк, ичмаса. Шулай якташ алдында аптырап торганда, кичә мин шырпы яктысында танып калган солдат безнең янга килде. Ул, Мишага иелеп, аның ярасын иснәп карады да башын селкеде:
– Да… – диде. Аннары Мишаның күзләренә карады. Кулын тотып, йөрәк тибешен санады.
– Сез врачмы әллә? – дип сорадым.
– Сезгә барыбер түгелмени? – диде ул. Мондый вакытта үземнең соравым үземә дә уңайсыз булып тоелды.
– Кемдә бинт бар? – диде ул һәм үзе гимнастёрка кесәсеннән индивидуаль пакет чыгарды. Иптәшләр тагын берничә пакет таптылар.
Мишаның ярасы бик зур иде. Иңбаш с өягенә кадәр ите умырылып алынган. Яраны төзәтер өчен, һичшиксез, хирург ярдәме кирәк. Теге солдат яраны әйбәтләп яңадан бәйләде. Мишага бераз уңайрак булып китте, ахры, тынычрак сулый башлады. Яралы иптәшебезнең тынычлануы безне дә ничектер җиңеләйткән кебек булды.
Шәйхи Маннур
«Муса»
– Гатаулла абзый, Шәрифә түти ни яздырган? – дип сораганнар аңардан иптәшләре. Ул, кулын селтәп, сүрән генә:
– Күзлек алгач укырбыз әле, – дип хатны кесәсенә тыгып куйган. Ике атна буе Гатаулла абзый хатны чалбар кесәсендә йөрткән. Тәмам таушалып бетте дигәндә генә, язу таный торган бер кешене очратып, хатны укыткан. Хатыны шушы арада бала көткәнлеген яздырткан, бик инәлеп иренең өйгә кайтуын үтенгән. Күңелем, дип әйттергән, ир бала булыр күк тоя. Ир бала булса, үзеңнең әйткән нәзерең дә бар иде, картым, кайтып китсәңче.
Ирнең күңелен нечкәртим дисә, хатын-кыз нәрсә әйтергә белә инде ул. Хатны укыткач, Гатаулла абзый бер көн тормый юлга чыга.
Галимҗан Гыйльманов
«Нихәл, яшьти?»
Соңгы очрашулары әле дә хәтерендә: Германиянең кайсыдыр шәһәрендә тимер юл станциясендә туган илгә алып кайтачак составка төялергә торалар... Шул вакытта дусларына ниндидер мәзәк сөйләп торган Сөендек янына дүрт хәрби килеп басмасынмы?! Фуражкаларыннан бик тиз танып алдылар – НКВД кешеләре. Йөзләре шундый кырыс – дөнья хуҗаларымыни!..
– Сөендек Ибраһимовмы? – Әйе.
– Пленда булдыгызмы?
– Булдым.
– Димәк, син – безнеке. Коралыңны тапшыр, каешыңны ычкындыр, орденнарыңны, погоннарыңны сыдырып ат!
– Орденнар нәрсәгә? Алар кан түгеп алынганнар...
Кайсыдыр автомат түтәсе белән Сөендекнең җилкәсенә бәрде. Герой сыгылып төште. Әмма аңын югалтмады. Аны коткарырга омтылган хезмәттәшләренә таба кулын сузарлык көч тапты әле:
– Кирәкми, егетләр. Минем өчен ү зегезне харап итмәгез. Тикшерерләр дә җибәрерләр. Мин Җиңү өчен җанымны бирергә әзер идем. Аңларлар… Шунда Хәернас аның карашын тотып алды. Бу елмаюлы карашта бер генә сүз укый алды ул: «Нихәл, яшьти... Бирешмә...»
Нәбирә Гыйматдинова
«Шәрифулла»
Җиңелчә генә яраланган солдатлар терелеп, яңадан фронтка киткәндә, ул да канатсыз кош кебек талпыныр иде. Их, бер могҗиза белән аяклары ялганса икән! «Җә үлсәм шунда!» дип, эчтән көеп-янганда, сизгер Тәнзилә әз генә сулыш алды исә, аның ятагы кырыена тезләнеп, шаян такмаклар җырлар иде. Такмак кына күңелсез уйлардан араласа, көнозын тыңлар иде Шәрифулла.
Шундый сыкранулы көннәрнең берсендә рота командиры Сидоров медпунктка сугылды. Күзгә туры карамыйча, башын аска иеп кенә сөйләште. Аның ни гаебе, ул – командир, ул – приказ колы. Тик менә... куркак дип кимсетүе генә гарьләндерде.
– Малайларны сакла, Сидоров, – диде Шәрифулла, аның өчен өлкән лейтенант «иптәш командир» түгел иде инде.
– Сакларбыз, Фәезханов. Син дәвалан. Мине каһәрләмә, кичер. Гаиләңә «һәлак булды» дип хат җибәреп ашыктык. Үлгәннәр исемлегендә идең. Хатамны төзәттерәм.
– Төзәттермә! Үлгән икән, үлгән!
Нет комментариев