Бүген Рамазан аеның 14 көне! Без диетолог Чулпан Мөслихова белән сәхәрдә нәрсә ашау файдалы булуы турында сөйләштек.
Сәхәрдәге ашау көн буена энергия биреп торырга тиеш. Тәлинкәгездә углеводлар гына булса, ул тиз үзләштереләчәк һәм энергиягез көн буена җитмәячәк.
Сәхәр ашавында тәлинкәне баланслы итеп төзегез, төп урынны аксымлы ризыкларга бирергә тырышыгыз. Мәсәлән, ит, эремчек, балык, йомырка, дерелдәвек (холодец). Алар янына яшелчәләр өстәсәгез була. Алар парда пешкән, суда төнәтеп пешергән яисә чи булырга мөмкин. Яшелчәләр организмны витаминнар белән тәэмин итәчәк. Сыйфатлы терлек майлары өстәгез: сыер мае, сары май, сыр, ат салосы. Туклыклылык хисе озаккарак җитсен, кандагы шикәр күләме нормада торсын өчен катлаулы углеводлар да өстәргә мөмкин. Глютенсыз бөртекле ярмалар булса әйбәт: карабодай, борай, тары, борчак, ясмык, перловка, кукуруз ярмасы. Ашагач 15-20 минуттан соң үлән чәе эчәргә мөмкин.
Сөяк шулпасында җиңел үзләштерелә торган аксым һәм май, аминокислоталарга бай минераллар (магний, кальций, тимер) күп, алар эчәклек стеналарына уңай тәэсир итә, җәрәхәтләрне, ялкынсуларны төзәтә. Озак итеп кайнатылган сөяк шулпасы суставлар өчен файдалы һәм тән тиресенең структурасын ныгыта торган табигый коллагенга бай. Ул энергия, озакка җитә торган туклыклылык хисе бирә, артык ашап җибәрүдән саклый. Аны сәхәрдә дә, ифтарда да эчәргә мөмкин. Аерым гына эчә алмасагыз, боткаларны шунда пешерә аласыз.
Сәхәр вакытында дөрес туклану кагыйдәләре:
1. Сәхәр тәмамлануга 40 минут кала торабыз.
2. 1-2 стакан җылы су эчәбез. Бөердә таш булмаса, бер стакан суны җылы минераль суга алыштырырга мөмкин (газын алдан чыгарырга). Ашказаны проблемалары (язва, гастрит, эрозия) булмаса, гади суга 1 чәй кашыгы табигый алма серкәсе өстәргә мөмкин. (Кибетләрдә сатыла торган пластик шешәләрдәге серкәне кулланырга ярамый!)
3. 15-20 минуттан соң ашыйбыз. Ашыкмыйча яхшылап чәйнәү мөһим!
4. Аннары 50-100 мл үсемлек чәе эчәргә мөмкин.
5. Сәхәр ашагач, шунда ук йокларга ятмагыз, диванда утырмагыз. Ким дигәндә 30 минут йөрергә, дога укырга, өй эшләре белән шөгыльләнергә була.
Ифтар өчен файдалы, туклыклы һәм тиз әзерләнә торган рецепт тәкъдим итәбез. Бу рецепт сезгә көчегезне сакларга һәм гыйбадәт вакытында актив булырга ярдәм итәр дип ышанабыз. Һәрберегезгә Рамазан ае рәхәте, күңел тынычлыгы, сәламәтлек һәм иминлек телибез. Тоткан Уразаларыгыз кабул булсын!
ЧИА-ПУДИНГ (2 порция өчен ингредиентлар):
- Чиа орлыклары – 50 гр
- Бернинди өстәлмәләрсез йогурт яки сөт – 250 мл
- Үзегез теләгән җиләк-җимеш – 100 гр
- Чикләвек (кешью, миндаль) – 40 гр
Әзерләү ысулы:
Чиа орлыкларын йогуртка салып, яхшылап болгатыгыз һәм 8 сәгатькә суыткычка куегыз. Әгәр туңдырылган җиләк-җимеш кулланасыз икән, аларны алдан эретегез. 8 сәгатьтән соң суыткычтан алыгыз. Барысын бергә кушып болгатыгыз. Өстенә вакланган чикләвек сибегез.
Нет комментариев