Новости
Яңалыклар

«Авыл яшьләре» бәйгесендә катнаш

Яшьләрне «Авыл яшьләре» («Молодежь селу») инновацион проектлар конкурсында катнашырга чакыралар.

«Авыл яшьләре» инновацион проектлар конкурсы «РФ авыл ишегалды 2023-2063» Бөтенроссия модульле проектының аерылгысыз программаларының берсе булып тора.

Конкурсның максаты – яшьләрне авыл җирлеге тормышында уңайлылык дәрәҗәсен күтәрүдә, яңа технологияләр кертүдә һәм авылда эш урыннары булдыруда, шулай ук азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә актив катнашуга җәлеп итү.

Катнашыр өчен гаризалар 2024 елның 3 апреленнән 30 июненә кадәр дәвам итә. 1 июленнән 30 сентябренә кадәр гаризаларны сайлап алу буенча эксперт комиссиясе эшлиячәк.

 Җиңүчеләр 1 октябрьдә билгеле булачак. 22 җиңүчедән тыш, тамашачы мәхәббәте буенча 3 кешегә приз биреләчәк.

 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое