«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

«Сәмрух» ел премиясе нәтиҗәләре билгеле!

26 нчы февраль көнне Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта ХI Республикакүләм «Сәмрух» ел премиясен тапшыру тантанасы узды.

Анда ел дәвамында «Сәләт» хәрәкәтендә актив катнашучы талантлы балалар һәм яшьләр, берләшмәнең проектларын гамәлгә ашырырга ярдәм итүче партнерлар, сәләтлеләр һәм уңышлы инициатива авторлары бүләкләнде.

Зур чара искиткеч бәйрәм рухында узды. Тантаналы төп өлеш башланыр алдыннан барлык номинантлар үзләрен йолдызлар итеп хис итә алды, чөнки аларны «кызыл юл» белән каршы алдылар. Залда исә чакырылган кунаклар, әйдаманнар, сәлкешләр һәм аларның якыннары утырдылар. Премия барышында тамашачылар үзләренең дус-ишләре һәм апа-абыйлары өчен бар көчкә җан аттылар. Бөтен бина куәтле энергия һәм хәрәкәткә тулды. Искиткеч тамашалар тәкъдим ителде. Илгиз Шәйхразиев, Татьяна Ефремова, Фирдүс Тямаев һәм башка артислар үз җырлары белән сөендерде.

«Без буыннар бәйләнеше һәм элемтәсе белән көчле, һәм «Сәләт» ул – төрле, чөнки ел саен яңа сәлкешләр килә, яңа әйдаманнар үсеп килә», - дип әйтеп узды ТР Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» оешмасының республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов «Ел аланы» номинациясен бүләкләү чыгышында. Ул шулай ук «Сәләт» хәрәкәтенә ярдәм күрсәткән оешмаларга һәм җитәкчеләргә рәхмәтен белдерде.

 

«Ел директоры» исеменә лаек булган «Җисем» аланы җитәкчесе Аделина Ибәтуллина белән әңгәмә кордык. Ул үзенең хисләре һәм киләсе елга планнары белән бүлеште.

«Мин әлегә шок халәтендә, әмма бик күңелле шок. Син башкарган хезмәтне башкалар күрү һәм югары бәяләү, әлбәттә, ул җанга рәхәтлек өсти. Икенче елга да «Җисем» аланы директоры буларак барам. Без инде яңа башҗитәкләр командасы белән эшебезне башладык. Әлегә бар серләребезне чишә алмыйбыз, ләкин елдан-ел без «Кызыл чишмә» фестивален яңартабыз, программаны ныгытабыз.»

 

Татарстан төбәк «Сәләт» яшьләр фонды, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән, актив балаларны, яшьләрне, остазларны, аланнарны, Сәләт Клубларын 2015 нче елдан башлап, «Сәмрух» ел премиясе белән бүләкли. 10 ел дәвамында әлеге чарада 725 тән артык кеше катнашкан, 83 җиңүче билгеләнгән. 

 

ХI «Сәмрух» ел премиясе җиңүчеләре:

«Ел сәлкеше» - Зилә Газизова

«Ел әйдаманы» - Раил Харисов

«Ел кулдашлары» - Раил Харисов һәм Эльмира Галиәхмәтова

«Ел өлкән әйдаманы» - Рәмис Дияров

«Ел методисты» - Диләрә Бахтеева

«Ел директоры» - Аделина Ибәтуллина

«Ел аланы» - «Манзара » профильле Сәләт аланы

«Ел клубы» - «Сәләт — Саба» клубы

«Сәләт җырлый» - «Ярдәм кулларын суза » - «Изге Чишмә» аланы җыры

«Без рәхмәтле» - Ләйсән Арсентьева һәм Ләйсән Ветрова

«Бер дулкында» - Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры

«Сәләт стипендиясе» - Амелия Нигъмәтуллина, Әмир Шәйхетдинов, Камилла Янабирдина, Сәет Сруров.

«Ел клуб җитәкчесе» - Рушания Моратшина «Сәләт — Аксубай» клубы, Гүзәл Әгъләмова-Галеева «Сәләт — Адымнар Чаллы» клубы

«Ел алан укытучысы» - Радмила Минһаҗева

«Сәләт классы» - «Адымнар — Түбән Кама» 8 «Г» классы

«Без Сәләтне күрсәтәбез» - «Сәләт – Саба» клубы

 

Илүзә Минһаҗева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое